Яшьлек еллары да иҗатта уза Салават Җәмил улының. Башта — Уфа сәнгать училищесында, аннары Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясендә белем ала. Академиягә кергәндә, ректор Заһир Исмәгыйлев, Салаватның башкару осталыгын югары бәяләп, җыр педагогларына аны бер үк исемдәге ариядә Салават Юлаев роленә әзерләргә тәкъдим итә. Халык җырларына мәхәббәт кечкенә чагыннан ук бирелсә, студент елларында тагын да ныгый төшә. Салават халык көйләрен өйрәнә, фольклор материаллары туплый. Шул ук вакытта академиядә һәм республикада узган чараларда катнаша, көчен төрле конкурс-фестивальләрдә сыный, җиңүләр яулый. Әйтик, 1989 елда Чемкент шәһәрендә һәм 1993 елда Казан шәһәрендә узган “Татар җыры” конкурсларында җиңә ул. 2003 елда Алма-Ата шәһәрендә җырчы-гармунчылар бәйгесе лауреаты була. Укуын тәмамлагач, җиде ел Башкортстан дәүләт педагогия университетында вокал дәресләре бирә. Фәридә Кудашева, Гали Хәмзин, Асия Смакова, Идрис Кәлимуллин кебек билгеле шәхесләргә аккомпаниаторлык итә. Әлеге көндә исә “Сәйәр” яшьләр иҗат үзәге музыканты ул. Шигырьләр яза, көйләр иҗат итә.
— Борай районының Каенлык, Шабай, Бадрак, Кәшкәләү, Каразирек, Ялдәк, Кузбай, Бикмәт, Чалкак авылларында концертлар оештырдык, — ди Салават Әхсәнов. — Нигездә, үзем көй язган җырларны (“Онытылган сөю” (Рима Шаһмуллина сүзләре), “Сөю газабы” (Светлана Васикова сүзләре), “Үзем барам” (Флүзә Морзабаева сүзләре) һәм башкалар) җырладым, үзем язган шигырьләрне укыдым, тальянда уйнадым. Хатыным Илмира җырлады, улым Артур ди-джей буларак ярдәм итте.
Хәзер авылларга концертлар еш бармый, чөнки бу эш табышлы түгел. Проектны башлап җибәрүнең максаты да шул җан авазы инде: яшьләргә үзебезнең җырларны, туган телдә шигырьләр ишеттерү. Авыл бетсә, тел дә, моң да бетә бит...
Авылларны җанландырып җибәрүче бу проектны Борай районы хакимияте башлыгы Борис Нурисламов, аның урынбасарлары Гимир Нуртдинов, Николай Хәмәтдинов, авыл советы рәисләре хуплап, бик зур ярдәм күрсәтте.
Әйтергә кирәк, Борайда мәдәният көчле, үсешкән. Мәдәният бүлеге начальнигы Илгиз Харисов эшне оештыра белә. Аңа, Мәдәният сарае директоры Айдар Миңнеәхмәтовка, бик көчле режиссер Рәиф Мансуровка да төбәктәге мәдәни тормышны җанландырып торганнары өчен зур рәхмәт сүзләремне җиткерәсе килә. Әйтик, 9 майда Борай Мәдәният сараенда узган концерт хәтта Уфа өчен дә — сирәк күренеш. Һәр чыгыш энәсеннән-җебенә кадәр тикшерелгән, әзерләнгән, камил иде. Профессионаллар үрнәк алырлык.
Май бәйрәмнәрендә күп авылларда обелисклар ачылды, очрашулар узды. Тыл ветераннары белән чәй эчтек, аларны тальян гармунга биеттек. Илһам алып кайттым. Июнь уртасында Борайның үзендә шундый проект белән чыгыш ясарга уйлыйм.
Клуб булмаган авылларда да аппаратура корып, урамдамы, авыл кырындамы концертлар куярга хыял бар. Хыяллар, теләк булганда, һичшиксез, авылда моң бетмәс ул!