+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Әдәбият
2 Июня 2017, 11:14

Илешне Мәскәүдә танытты ул!

25-30 майда Мәскәүдә “ЛИФФТ-2017 “ Бөтенрусия әдәбият фестивале һәм Евразия халыклары ассамблеясенең I съезды үтте.

Анда Башкортстаннан да делегатлар катнашты. Алар арасында безнең якташыбыз, талантлы шагыйрә, Башкортстан Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы, район “Маяк” гәзите каршында эшләп килүче “Балкыш” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Зәлифә Кашапова да бар иде.
— Шигырьләремне үзебезнең моңлы да, матур да туган телебездә күпмилләтле Русия шагыйрьләре, Дания, Англия, Австралия, Польша, Казахстан, Германия кебек чит илләрдән килгән әдипләр алдында яңгыраттым. Лауреат булып, Мактау кәгазе, Диплом белән бүләкләнеп кайттым. Мин — гади авыл хатыны, "Илеш шагыйрәсе" исемен күпләргә таныта алуым белән горурланам, — ди Зәлифә Кашапова, Мәскәүдә алган тәэссоратлары белән уртаклашып.
Без, “Кызыл таң”чылар да, Зәлифә апаны шундый мәртәбәле фестивальдә катнашуы, лауреат булуы белән ихлас күңелдән котлыйбыз, аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, иҗади уңышлар телибез.
Венера МӘҖИТОВА.
Рәсемдә: Башкортстан делегациясе. Зәлифә Кашапова уңнан өченче.
Читайте нас