Тәүдә Башкорт милли мәдәниятенең гыйльми-тикшеренү институты дип аталган, бүген Русиянең әйдәүче гуманитар учреждениеләрнең берсе булган институтка 1932 елда нигез салына. Ул — төбәктә башкорт һәм башка халык-ларның тарихын, телен, әдәбиятын өйрәнүче бердәнбер академик институт. М. Любавский, Н. Дмитриев, С. Руденко, шулай ук Х. Усманов, Р. Күзәев, Н. Бикбулатов, С. Шитова, А. Пшеничнюк, Ә. Харисов, Г. Хөсәенов, Н. Максютова, З. Ураксин, Р. Юсупов һ. б. күре-некле галимнәр институт эшчәнлегенә зур өлеш кертә.
Төрле елларда институтның аерым тармаклары нигезендә үзаллы учреждениеләр: Этнологик тикшеренүләр институты (ул Р. Күзәев исемен йөртә), “Башкорт энциклопедиясе” — аерылып чыга.
Берничә буын галимнәрнең көче белән биредә уникаль кулъязмалар тупланмасы, этнология бүлегенең фототекасы (http://rihll.com/files/fototeka_rihll.htm), антропологик фондлар булдырылган. Шәрык кулъязмалары бүлегенең гарәп язмалы кульязма һәм басма китаплар фонды исә Русиядә иң эреләрдән.
Гуманитар фәннәр үсешенә керткән өлеше өчен 1982 елда Тарих, тел һәм әдәбият институты “Почет билгесе” орденына лаек була.
Айбулат Псәнчин билгеләп үтүенчә, коллективның фундаменталь хезмәтләреннән “Башкорт халык иҗаты”, “Башкорт халкы тарихы” күптомлыкларын, башкорт теленең академик аңлатмалы сүзлеген, “Башкортстанның археологик картасы”н, Филиппов курганнарындагы казыну эшләрен (биредә сармат чорына караган уникаль алтын эшләнмәләр табылды) атарга мөмкин.
Тарих, тел һәм әдәбият институты җәмгыятьтә фәнни белем-нәрне тарата, экспертлык эшчәнлеген алып бара, Казахстан, Венгрия, Төркия, Һиндстан, Иран белән гыйльми хезмәттәшлек итә. Республиканың милли, мәдәни, иҗтимагый һәм мәгариф өлкәләрендәге сәясәтен булдыру һәм тормышка ашыруда, югары квалификацияле гыйльми һәм гыйльми-педагогик кадрлар, максатлы программалар, уку әсбаплары әзерләүдә оешма хезмәткәрләренең өлеше зур.
Фирдәвес Хисаметдинова институтның башкорт теле нормаларын билгеләүче булуын ассызыклады. Башкорт теленең 10 томлы академик сүзлеге – лексикография бүлегенең горурлыгы. Чөнки һәр томда 30-40 меңләп сүз тупланган, аңлатмаларыннан тыш сүзнең урыс, инглиз, төрек телләренә тәрҗемәсе бирелгән. Дөрес, бөтен сүзләрне иңләп бетерү мөмкин түгел. Мисалга, урыс теленең академик сүзлеге 20 томда. Киң кулланылышта булмаган, онытылган яисә диалекталь сүзләрне туплау әле дә дәвам итә. Киләчәктәге максатларның берсе – башкорт теленең күптомлы этимологик сүзлеген төзү. Галимә фикеренчә, тикшеренүләрнең таҗы булып нәкъ менә этимологик сүзлекләр тора. Этимологик сүзлеге булган тел — ул, димәк, бай тел, фәнни яктан тулысынча өйрәнелгән тел.
Чыгыш ясаган галимнәр гуманитар фәннәр өлкәсендәге кайбер проблемаларга да тукталып үтте. Мисалга, Гөлнур Хөсәенова халык авыз иҗатын тикшерү өлкәсендәге казанышларга (18 томлы “Башкорт халык иҗаты” дөнья күрү, 2002-15 елларда 35 фольклор экспедициясе оештырылу) карамастан, фольклор буенча Уфада гыйльми совет юклыгын (алар бүгенге көндә Мәскәүдә һәм Махачкалада гына бар) билгеләде, профессиональ фольк-лорчыларның санаулы гына булуын, яшьләрнең бу өлкәгә килергә ашыкмавына борчылу белдерде. Экспедиция материаллары басыла, аларга ихтыяҗ зур, әмма тиражлары 100 данә генә булу сәбәпле, басма китаплар бик тиз таралып бетә. Уфада 2020 елда Бөтендөнья Фольклориадасы үткәреләчәген дә уйлаганда, галимә күтәргән мәсәләләр, чынлап та, көнүзәк.
Марсил Фархшатов, тарих юнәлешендәге уңышларны барлап, Башкортстан халкының электән үк тарихка игътибарлы булуын, шәҗәрәләр төзелүен, хаҗнамә, сәяхәтнамә жанрлары үсешүен, институтта профессиональ тарих фәне үстерелүен билгеләде, Башкортстан тарихы буенча дөнья күргән академик басмаларны, аерым алганда, 7 томлы “Башкорт халкы тарихы” коллектив монографиясен атады, институтта инде дүртенче буын тарихчыларның хезмәт салуын әйтеп үтте. Әмма, аның фикеренчә, Башкортстан дәүләт университетында тарих факультетының үзаллылыгын югалтуы тарихчылар әзерләүгә аяк чалырга мөмкин. Гыйльми өлкәдә халыкара бәйләнешләр бик сүлпән. Әйтик, бүгенге көндә Германия, Төркия, Казахстан бу җәһәттән активлык күрсәтә: чит телдәге материалларны тәрҗемә итү аларда яхшы оештырылган. Үзебездә чыккан хезмәтләрне чит телләргә тәрҗемә итү юк дәрәҗәсендә. Халыкара индекслау системаларында бәяләнерлек фәнни журнал булдыру да — өлгереп җиткән мәсьәлә.
Республикада һәвәскәр тарихчылар армиясе барлыкка килүенә тукталып, Марсил Нурулла улы алар белән эшләү, координацияләү кирәклеген әйтте. Галимнең: “Ил имиджын хоккейчылар һәм футболчылар гына түгел, галимнәр дә тудыра”, — дигән сүзләре, һичшиксез, дөрес. Фән дәүләт тарафыннан яклауга мохтаҗ.
Миңлегали Нәдергулов башкорт әдәбиятын өйрәнү юнәлешендәге яңалыклар белән уртаклашты. Үткән гасырның 90нчы елларында “Башкорт әдәбияты тарихы”ның 6 томы дөнья күргән иде. Ниһаять, чирек гасыр үткәч, 7нче том әзерләнгән, анда совет чорыннан соңгы әдәби процесска анализ ясала, ул Башкортстан “Китап” нәш-риятында басмага чират көтә. Башкорт әдәбияты антологияләре сериясе әзерләнә. Башкорт әдәбияты тарихының урыс телендәге дүртенче томы өстендә эш бара. 80нче еллардан соң тукталып торган археографик экспедицияләр 2009 елдан соң грантлар исәбенә янә яңартылган. Башкортстанның төньяк-көнчыгыш районнарына гыйльми сәфәрләр кылынган. Быел институт хезмәткәрләре Тәтешле районына юлланачак. Кулъязмалар фондында 6,5 меңләп язма җыелган — бу, чын мәгънәсендә, кыйммәтле хәзинә. Ләкин аларның әле нибары 15-20 проценты гына өйрәнелгән. Ике ел элек әдәбият белеме бүлегеннән Көнчыгыш кулъязмалары бүлеге аерымланып чыга. Андагы берничә галим гарәп язмалы чыганакларны тикшерү белән шөгыльләнә. “Бу юнәлешкә игътибар тагын да зуррак булса иде, чөнки бу материаллардан тыш төбәкнең тулы тарихын, мәдәниятен, әдәбиятын тулысынча күзал-лау мөмкин түгел. Шулай ук башкорт әдәбияты тарихын инглиз телендә эшләргә максат куябыз”, — диде Миңлегали Хөсәен улы.
Әйе, галимнәр хаклы: тел, мәдәният, тарих — республикабызның иң зур, иң кадерле байлыгы. Шул байлыкны кадерләп җыючы, саклаучы, өйрәнүче, киләчәк буыннарга тапшыручы гыйлем учагының юбилее — зур һәм күркәм вакыйга. Тарих, тел һәм әдәбият институты галимнәре күтәргән проблемаларга киләчәктә дәүләт дәрәҗәсендә игътибар артыр дип ышанасы килә.
Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА.