— Соңгы елларда милли телләрдән тәрҗемә мәсьәләсе бик сүлпәнәеп килә иде. Соңгы тапкыр тәрҗемә буенча белгечләр чирек гасыр элек Әдәбият институтында әзерләнде. Әлеге башлангыч китапханәдә Әдәбият институты ректоры һәм күп еллар элек институтны тәмамлаган язучылар белән очрашуда туган иде. Бу башлангычны республика хөкүмәте күтәреп алды. Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов чараны уздырырга зур ярдәм күрсәтте, — диде, чараны ачып, Милли китапханә мөдире Айгөл Моратова.
Республика Хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Салават Сәгыйтов җыелучыларны тәүдә Рамазан ае башлану белән котлады. Аннан соң тәрҗемә эшенең язучының аудиториясен зурайтуда әһәмиятен билгеләде.
— Башкорт телендә язылган әсәрләр, башка телләргә тәрҗемә ителеп, чит илләргә һәм кыйтгаларга барып җитә. Бу бәйгедә җиңүчеләр, һөнәри тәрҗемәчеләр булып өлгереп, башкорт әдәбиятын барлык нечкәлекләре белән урыс телендә чагылдырыр дип өметләнәм, — диде Салават Тәлгать улы.
Мостай Кәримнең кызы Әлфия Кәримова әтисе турында истәлекләр белән бүлеште.
— Әтием илнең иң зур шагыйрьләре белән аралашты, — диде ул. — Алар арасында Рәсүл Гамзатов, Кайсын Кулиев кебек даһилар да бар иде. Алар әтинең шигырьләрен үз теллә-ренә тәрҗемә итте. Без ши-гырьләрне урысчага юлга-юл тәрҗемә итеп әзерли идек. Башка телләргә шигырьләр урыс теле аша тәрҗемә ителде. Әлбәттә, урысчага тәрҗемә итүче шагыйрьләр башкорт телен белми иде. Бүген ике телне дә яхшы белүче яшь тәрҗемәчеләр үсеп килә. Ә инде әтинең прозасын абыем Илгиз урысчага аударды. Бу яклап әти бик бәхетле булды, чөнки аның прозасы барлык төсмерләре белән тәрҗемә ителде. Мин исә әтинең шәхси сәркәтибе булдым.
Мостай Кәримнең оныгы, фондны оештыручы Тимербулат Кәримов, бу чараның мөһимлеген билгеләп, бәйгедә җиңүче яшьләрнең Әдәбият институтына алыначагын белдерде.
Әдәбият институты ректоры Алексей Варламов та, аның сүзен куәтләп, Русиядә соңгы елларда тәрҗемә мәктәбе эшләмәве турында сөйләде. Әлеге бәйгенең илдәге тәрҗемә мәктәбен тергезү юнәлешендә зур эш булуын билгеләде.
— Бу конкурс белән милли әдәбиятларны тәрҗемә итү эшен башлыйбыз, — диде ул. — Әдәбият институтында быел күп еллар өзеклектән соң кабат милли төркем ачылачак. Ул башкорт төркеме булачак.
Мостай Кәрим әсәрләрен тәрҗемә итү бәйгесе 2016 елның сентябреннән шушы елның гыйнварына кадәр дәвам иткән иде. Анда барлыгы 70 автор катнашты. Бәйгене Мостай Кәрим фонды Әдәби институт белән берлектә игълан итте. Бәйге ике турда узды. Икенче турга 11 кеше чыкты. Чарада беренче һәм икенче турга чыгучылар, шулай ук җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.
Чыгыш ясаучылар, Мостай Кәрим фонды һәм Әдәбият институты оештырган бу чара Русиядә милли әдәбиятларны тәрҗемә итүне җанландыру җәһәтеннән беренче карлыгач, дип билгеләде.