Китапханәгә Бүздәк, Благовар районнарыннан шигырь язучылар җыелды. Очрашуга килгән кунакларыбыз арасында үткен каләм ияләре дә, яңарак кына каләм тибрәтә башлаучылар да бар иде. Иң элек иҗатчыларны китапханә директоры Зөлфия Вәлиуллина сәламләде. Арытаба сүзне Благовар районының “Каләмдәшләр” әдәби клубы әгъзалары вәкилләре алды. Флүр Әбдрәшитов ямьле Чәрмәсән буендагы Олы Әрәмә авылында туган, утыз алты ел газ челтәрендә инженер булып эшләгән. Ул күптән түгел генә язган шигырен укып ишеттерде. Сәрия Гафарова мәктәптә укыган елларында ук шигырләр язган. Ул – “Матурлыкка сокланыйк” дигән җыентык авторы. Агарды авылында яшәүче Өммикамал Шәрәфетдинова – “Язларымда калам”, Чулпан авылында яшәүче Рәхилә Биглова – “Боз кузгалганда”, мәктәптә математика фәнен укытып хаклы ялга чыккан Әнисә Имаева “Илаһи мизгел” дигән шигырь җыентыклары авторлары. “Күкләрдән йөгергәндә” дигән китап авторы Фәнирә Ибраһимова очрашуда яңа гына язган “Бүздәк” дигән шигырен яттан сөйләп сокландырды. Саҗидә Ибраһимова үзе язган шигырьләрен укып ишеттерде. Ә Гәүһәр Йосыпова сүзләренә язган һәм көйгә салган “Ачуланма, иркәм”, “Өмет” дигән җырларын бик оста башкаруы, моңлы тавышы белән таң калдырды.
Шуннан соң сүз хуҗаларга бирелде. Очрашуда Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, райондашларының олы хөрмәтен яулаган, күңел хисләрен, кичерешләрен шигырь юлларына салган Мөслимә Хөсәенова да катнашты. Якташым, Уран авылы кызы Сания Шәрипова чыгышы белән бәйрәмне бизәде. Ул 38 ел мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытып, яшь буынны туган телебезне хөрмәт итәргә, яратырга өйрәтте.
Очрашуыбыз бөек Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
Телебезнең сакланып калуы бүген һәрберебездән тора. Халыкның рухи байлыгы бервакытта да саекмасын, кимемәсен, милләт үткәнен хөрмәт итсен, кеше үзенең туган җирен, туган телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын онытмасын иде.
Зөһрә ӘСКАРОВА,
Бүздәк районының
Әмир авылы китапханәчесе.