Әдәбият
21 Июня 2017, 08:31

Муллаларның 90 проценты — кичәге парторглар

Башкортстанның 1200 мәчетендә эшләүче 1200 мулланың 10 процентының гына махсус белеме бар. Бу хакта республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов “Эхо Москвы” радиостанциясе җитәкчесе белән әңгәмәсе вакытында белдергән. Бу төбәкнең “йомшак урыны” һәм ел саен 100-150 дин әһелен укытып чыгару таләп ителә, дигән ул.

— Муллаларның 90 проценты кичәге парторглар, мәдәният хезмәткәрләре, цех начальниклары һәм башкалар. Алар Корьән сүрәләрен ятлаган, ләкин дин нечкәлекләрен тиешенчә белмәскә мөмкин. Бүген безнең өчен иң мөһим бурыч — кайдадыр Мисырда түгел, ә үзебездә, Русиядә муллаларны укытуны оештыру, — диде республика Башлыгы.

Билгеле булуынча, Башкортстан дәүләт педагогия университеты ислам диненә хезмәт итүчеләрне әзерли башларга җыена. 5 миллион сумга конкурс игълан ителгән, аның кысаларында 100 кешене укыту күздә тотыла. Тендер нәтиҗәләре июль башында игълан ителәчәк.
Читайте нас