+19 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Әдәбият
21 Июня 2017, 21:00

Бүләккә – көмеш кубыз

Мәчетле районында кубызчылар һәм өзләүчеләр төбәкара конкурсы үтте. Гран-прига Уфадан Заһир Зәйнетдинов лаек булды. Конкурска нигез салучы Роберт Заһретдиновның кызы Айсылу җиңүчегә махсус приз – көмеш кубыз тапшырды.

Чарада Саха (Якутия), Татарстан, Хакасия республикалары, Самара һәм Свердловск өлкәләре, Пермь крае вәкилләре катнашты. Башкортстан исеменнән Уфа, Межгорье, Сибай шәһәрләреннән, Әлшәй, Балакатай, Благовар, Бөрҗән, Зианчура, Күгәрчен, Салават, Мәчетле, Учалы районнарыннан чыгыш ясадылар.
“Дөньяның виртуоз кубызчысы” исеменә ия Миңлегафур Зәйнет­динов рәислегендәге жюри составында республиканың танылган мәдәният эшлеклеләре һәм сәнгать осталары, шулай ук, Халыкара варганда уйнаучылар оешмасы ида­рәсе әгъзасы, “Дөньяның виртуоз кубызчысы” халыкара конкурсы лауреаты Лео Тадагава (Япония) һәм Халыкара варганда уйнаучылар ассоциациясенең генеральный секретаре, Саха (Якутия) респуб­ликасының атказанган мәдәният хезмәткәре Николай Шишигин эшләделәр.
Агымдагы елда конкурс алтынчы тапкыр, CIOFF илләренең иҗади коллективлары катнашлыгында “Бердәмлек” халыкара милли мәдәниятләр фестивале кысаларында үтте. Аны оештыручылар – Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗады үзәге, Мәчетле районы хакимияте.
Читайте нас