Бәйрәмдә Русия төбәкләре язучылары белән беррәттән, Европа, Азия илләре вәкилләре дә булды. Вакыт үткән саен СССР чорындагы әдәбиятлар, әдәбиятчылар дуслыгы, аларның халыкара бердәмлекне ныгытудагы, күпмилләтле әдәбиятыбызның халыкларны гуманизм идеяләрендә тәрбияләүдәге мөһим роле һәркемгә аңлашыла бара. Һәм бу тәҗрибәне бүген дә дәвам итәргә кирәклеген югары даирәләр дә аңлап эш итә.
Фестивальнең беренче көнендә “ЛиФФт” журналы-ның төбәк мөхәррирләренең икенче съезды үтте. Анда сүз төбәкләрдә әдәбият буенча мөхәррирләр, аларның ярдәмчеләрен булдыру, журналны урыннарда чыгару турында барды.
Калининград, Рязань өлкәләрендә, Калмык Республикасында журналның икешәр саны чыккан да инде. Быел безнең республикада да басманың беренче санын чыгару буенча эш бара. Әлеге вакытта язучыларның республикада яшәүче халыклар телләрендә иҗат иткән әсәрләрен шушы журналда укып шатланырбыз дигән өмет белән яшибез. Шунысы куанычлы, журнал яңа исемнәр эзләүне, үзенчәлекле иҗат ияләрен ачуны, аларны әдәбият сөючеләргә танытуны максат итеп куя. Үзәктә инде дүрт саны чыгып өлгергән журналда безнекеләрдән Лариса Абдуллина, Сергей Янаки, Сергей Крул, Азамат Юлдашбаев, Гөлшат Саматова, Александр Бондарен-коның әсәрләре урыс телендә басылды. Билгеле, әсәрләрне туган телдә, шулай ук тәрҗемәләр аша бастыру күз уңында тотыла. Әлеге чарада Русия төбәкләрендә тәрҗемә институтлары ачылачак дигән хәбәрне ишетү күңелне җылытты.
Икенче көнне фестивальне ачу тантанасы үтте. “ЛиФФт” фестивале проектының генеральный директоры, журналның баш мөхәррире, шагыйрә, философ Маргарита Аль тантананы ачып:
– Әдәбиятның кыйммәтен, хәзерге заман язучысының җәмгыятьтә тоткан урынын күтәрергә күптән вакыт. Безгә киң катлам халыкны Русия Федерациясенең мәдәни тормышында катнашуга, матур әдәбиятны укуга һәм таратуга җәлеп итү өстендә ныклап эшләргә кирәк. Шул ук Русия язучысы образын дөнья киңлегендә таныту мөһим, – диде. Мәскәүдәге “Ак тирмә” милли-мәдәни үзәге әгъзаларының курай моңы, җыр-биюләре белән тамашачыларны таң калдыруы тантананың иң чагу бизәге булды.
Фестиваль кысаларында үткән Евразия халыклары ассамблеясенең I съездында катнашу безнең өчен мөһим һәм шатлыклы вакыйга булды. Анда танылган казах шагыйре Олжас Сөләйманов белән очрашу аның, фәһемле чыгышын тыңлау онытылмас тәэссоратлар калдырды.
Мәскәүдә безне тагын бер күңелле очрашу көтеп торган. “Сәсән” иҗади берләшмәсендә якташыбыз, М. Алексеев һәм С. Злобин исемендәге әдәби премияләр лауреаты, “Почет билгесе” ордены, чит илләр орденнары кавалеры, танылган прозаик Җәмил Мостафинның 90 яшьлек юбилей кичәсендә катнаштык. Язучы Чишмә районының Усман авылында туган, 30нчы еллар башында аларның гаиләсе Себергә сөрелә һәм егетнең яшьлек еллары шушы кырыс якларда үтә. Хәзер ул Мәскәүдә яши. Урыс телендә иҗат итә. Авторга “Күпер”, “Авыр балачак” повестьлары, “Юл” дигән романы танылу китерә. Җылы тәэссоратлар калдырган очрашуны оештырган Әлфия Әһлиевага, кичәне алып барган Гүзәл Хөснетдиновага рәхмәтлебез.
Фестиваль барышында Башкортстан дәүләт флагы астында, милли киемдә чыгыш ясап, туган телебездә шигырьләр укып, аның моңын, тәмен илебезнең төрле почмакларыннан, Дания, Англия, Австралия, Казахстан, Польша, Германия кебек илләрдән килгән шагыйрьләр, язучылар алдында ишеттердек. Төрле әдәби конкурсларда катнашып танылдык, җиңү яуладык. Хәзерге заман әдәбиятының актуаль темаларына, проблемаларына багышланган түгәрәк өстәлләрдә, секцияләрдә чыгыш ясадык, осталык дәресләре карадык. Гүзәл Ситдыйкова Марина Цветаева шигырьләрен башкортчага тәрҗемә итеп, Александр Хватков, фестиваль ачышы буларак, фестивальнең көмеш медальләре һәм дипломнар белән бүләкләнде. Мин үзем “Рязань күге астында” XIV халыкара әдәби конкурс-фестиваленең “Балалар өчен шигырьләр” номинациясендә лауреат исеменә, шулай ук, барыбыз да “ЛиФФт-2017” фестиваленең Мактау грамоталарына лаек булдык.
Марина Цветаева, Борис Пастернак йорт-музейларында, Рамазан ае уңаеннан Мәскәүнең Сәҗдә тавында урнашкан мәчеттә оештырылган ифтар мәҗлесендә, “Переделкино” Язучылар йортында, Үзәк Язучылар йортында, Кызыл мәйданда һәм башка истәлекле урыннарда булдык. Милли киемнәребезгә сокландылар. Безне җылы каршы алган Мәс-кәүдәге барлык якташларыбызга, “Ак тирмә”гә, “Сәсән” иҗади берләшмәсенә дә рәхмәтебез чиксез зур.
Сүземне шушы зур бәйрәмдә барыбыз бергә җырлаган җыр сүзләре белән тәмамлыйсым килә: “Без бер җирнең кешеләре, Бөтен Җиһан безнең мәмләкәт. Русия – ул шагыйрьләр иле, Русия – ул шигърият”.
Зәлифә КАШАПОВА,
Русия һәм Башкортстан Язучылар, Журналистлар берлекләре әгъзасы, “Балкыш” әдәби берләшмәсе җитәкчесе.