Николай Чернышевский турында моннан чирек гасыр элек язарга туры килгәндә, ул заманның сәясәтенә яраклашып, “ялкынлы революционер”, “халык бәхете өчен көрәшүче” кебек тапталган сүзтезмәләрне кабатларга кирәк булыр иде. Совет әдәбиятында Чернышевский образы шулкадәр тарайтылган, ярлыландырылган, идеологик яктан кадерсезләндерелгән иде ки, үзеннән-үзе шундый сорау тумый калмады: аның мәшһүрлеге нәрсәдә булган соң, ул ничек ничәмә буын ватандашларының уй-фикерләр хакиме булган һәм Европада абруй казанган?
Чернышевский хәзер, гомумән, хөрмәтләп телгә алынмый. Гәрчә ул хакимияткә каршы балта күтәреп чыгарга чакырмаган (күпләр шулай дип расларга маташкан), ә барыбер революционер булган.
Шул ук вакытта аның гадәти булмаган биографиясенең күп сәхифәләре бүген дә бер-бер артлы ачыла бара. Мәсәлән, тормышының “татар сәхифәләре”. Чернышевскийның татар телен яхшы белгәнлеге, татарча хәтта өч җыр иҗат иткәнлеге бик азларга гына мәгълүмдер әле.
Мәскәү архивларында гарәп имласында бик пөхтә итеп татарча язылган документлар саклана. Аларның барысын да Чернышевский язган.
Булачак урыс язучысының татар телен нинди шартларда өйрәнгәнлеген ачыклау хәзер кыендыр инде. Ихтимал, бу эштә аңа әтисе, күп кенә борынгы һәм үз заманының телләрен яхшы белгән протоиерей Гавриил Иванович Чернышевский ярдәм иткәндер. Билгеле булуынча, Николай урта белемне өйдә әтисе җитәкчелегендә, шулай ук гимназиядән килгән педагоглар ярдәмендә алган. Телләргә сәләте иртә ачылып, 16-18 яшендә латин, грек, француз, немец, инглиз телләрен яхшы үзләштергән, борынгы яһүд, поляк, фарсы, гарәп телләре белән таныш булган. Болар белән бергә татар телен өйрәнүгә дә зур игътибар бүлгән һәм аны яхшы белгән. Архивта Чернышевскийның мәктәп дәфтәрләре саклана, анда татар телендә килеш-ләр белән төрләнешкә мисаллар китерелгән. Татар сүзләре тәүдә гарәп хәрефләрендә, янәшәсендә кириллицада бирелгән. Чернышевскийның башка кулъязмалары да сакланган. Болар — язучы туып-үскән Саратов губернасындагы татар чыгышлы авылларның топонимик исемнәренә күзәтү. Моннан тыш, татар телен яхшырак үзләштерү һәм гарәп имласында язуын шомарту максатында үсмер ул замандагы байтак кына билгеле уку әсбапларын — Георгий Саб-луковның “Татар грамматикасы”ның һәм Александр Казембековның “Төрки-татар грамматикасы”ның зур гына өлешләрен, шулай ук татар фольклоры әсәрләрен күчереп язган. Чернышевский 1844 елда (16 яшендә!) төзегән оригиналь сүзлек безнең заман татар лексикографиясе өчен зур кызыксыну тудыра. Ул 1200 татар сүзен үз эченә ала һәм тәмамланган, тулы кыйммәтле хезмәт булып тора.
Монда китерелгән мисаллар ул заманда гап-гади кешеләр сөйләшкән җанлы татар телен күз алдына бастыра. Эш шунда, ХIХ гасыр уртасыннан сакланган татарча кулъязмалар буенча ул дәвернең телен анык күз алдына китереп булмый. Чөнки гадәттә алар гарәп һәм фарсы алынмалары мул кулланылып, “югары стиль”дә язылган. Чернышевскийның үрнәкле гарәп каллиграфик почеркы белән башкарылган башка кулъязмаларында татар халкының тарихына бәйле мәгълүматлар китерелә. Мәсәлән, Чыңгыз, Батый һәм Үзбәк ханнар нинди җирләргә һәм кайчан идарә иткәнлекләре турында сүз бара.
Николай Чернышевский татарлар тарихын яхшы белгән һәм бу мәсьәлә буенча аның үз фикере булган. 1860 елда нәшер ителгән “Философиядә антропологик принцип” дигән хезмәтендә татарларның килеп чыгышын тикшереп, урыс галимнәреннән беренчеләрдән булып, татарлар этногенезы — монголлардан дигән фаразлауны кире кага. Атап әйткәндә, ул болай дип яза: “Хәзерге Казан, Кырым, Ырынбур татарлары арасыннан чыгышы Батый яугирләреннән булган берәр кешене табып булыр микән? Бүгенге татарлар — бу җирләрдә Батыйга кадәр үк булган халыкларның токымнары. Батый гаскәрләре аларны да, урысларны да буйсындырган... “Татарлар” атамасы бу җирләрне басып алганнарга гына түгел, аларның аяк астында калган җирле халыкларга карата да кулланыла башлаган һәм “булгарлар” атамасын тулысынча кысрыклап чыгарган...”
Азат Ахунов,
филология фәннәре кандидаты.