Яшәү символы булган ямь-яшел үләннәр баш төрткән, умырзаялар, алмагачлар чәчәк аткан яз аенда һич көтмәгәндә Рәдиф Тимершинның авыру йөрәге тибүдән туктады. 40 көнен искә алган көннәрдә Зәйнәп Биишева исемендәге китап нәшриятында аның унөченче китабы дөнья күрде.
Үлсәм – көтелмәгән хәбәр
Булсын иде күпләргә.
Якыннарым гына түгел,
Ышанмасын читләр дә, – дип язган иде ул әлеге китабында. Якыннарың да, иҗатыңа мөкиббән күпсанлы укучыларың да, каләмдәшләрең дә әле булса ышана алмый синең үлемеңә, Рәдиф Мәхмүт улы. Шигыреңне “Бәхетле үлем” дип исемләсәң дә, сине югалтудан кайгы-хәсрәтләр йөрәкләрдә әле дә сыкрый.
Рәдиф Тимершин 1947 елның 1 гыйнварында Яңавыл районының Мәсәгуть авылында туган. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, күрше Ямады авылы урта мәктәбендә укуын дәвам итә. 1965 елда БДУга укырга керә. Югары белем алганнан соң, 1970 елда ул “Һәнәк” журналына эшкә чакырыла. Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәннән соң, 1972 елның башында “Һәнәк” журналына әйләнеп кайта. Әдәби хезмәткәр, хатлар бүлеге мөдире, әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире, фельетоннар бүлеге мөдире вазыйфаларын башкара. Биредә 22 ел хезмәт салганнан соң, чакырылу буенча, Башкортстан Язучылар берлегенең матур әдәбиятны пропагандалау бюросында ел ярым эшләп ала.
Рәдиф Тимершин алтынчы сыйныфта укыганда ук шигырьләр яза башлый. 2-3 елдан “Башкортостан пионеры” (хәзер “Йәншишмә”), “Кызыл таң”, “Һәнәк”, Татарстанда чыгучы “Ялкын” гәзит-журналларында аның тәүге шигырьләре һәм хикәяләре күренә башлый. Мәктәптә укыганда ук берничә иҗади конкурста җиңүче була, ул шигырьләр һәм хикәяләр 1968 елда “Тамчылар” дигән җыентыкта басыла.
Башта Рәдиф Тимершин балалар шагыйре буларак танылды. БДУда укыганда һәм армиядә хезмәт иткәндә республика басмаларында чыккан һәм балаларга багышланган әсәрләре “Беренче кар” дигән тәүге китабына керә (1974 ел). Балалар әдәбиятына талантлы шагыйрь килүен раслаучы мәкаләләр дә пәйда була. Ике елдан аның беренче китабы, урыс теленә тәрҗемә ителеп, 200 мең данә тираж белән басылып чыга.
Аннан соң чыккан китаплары: “Әче җимеш” (Уфа, 1982), “Цветы для Гульнары” (Мәскәү, 1989), “Теле бар, сөйләми” (Уфа, 1992) шулай ук кечкенә укучыларның күңеленә хуш килде. Аның күп кенә шигырьләре тематик җыентыкларга, антологияләргә дә кертелгән.
Рәдиф Тимершин – бәләкәчләр өчен берничә радиоспектакль авторы да (“Серле сәяхәт”, “Мәңге торчы, яшел чыршы!”, “Ал чәчкә” һ.б). Балаларга багышланган зур күләмле әкиятләр дә иҗат итте. Алар “Җиде әкият” исеме белән Башкортстан китап нәшриятында 2001 елда дөнья күрде һәм бу китапны Республика сукырлар китапханәсе үз укучылары өчен диск итеп чыгарды. “Юмарт керпе” дигән әкият-пьесасын Яшьләр театры сәхнәгә куйды.
Шулай да Рәдиф Тимершин укучыларга көлке остасы һәм сатирик буларак ныграк билгеле. Иҗади эшчәнлеген гомере буе журналистика белән бергә алып баручы бу язучы гәзит һәм журнал битләрендә 300дән артык фельетон язып бастырды. Күбесенең сатирик хикәяләр җыентыгында урын алуы да гаҗәп түгел (“Гаепләштән булмасын”, Уфа, 1989). Шагыйрьнең “Тартып-сузып” дигән сатира-юмор китабы 1987 елда дөнья күрде. Бу ике китап та тиз арада үз укучыларын тапты һәм кибет киштәләрендә озак ятмады.
Рәдиф Тимершин көлкеле монологлар остасы да иде. Башкорт эстрадасының күп атаклы артистлары, концерт алып баручылар репертуары тулысынча диярлек бу үткер телле һәм юморга бай язучының әсәрләреннән торды. Ул бәләкәй драматургия өлкәсендә дә уңышлы эшләде, дистәләгән скетч, инсценировка, реприза иҗат итте. Үзе дә, автор-башкаручы буларак, тамашачы мәхәб-бәтен яулады. 90нчы елларда аның иҗатына багышланган көлке кичәләре зур залларда уңыш белән үтте.
Рәдиф Мәхмүт улы талантлы тәрҗемәче буларак та билгеле. Урыс, украин, казах, үзбәк, белорус сатирикларының әсәрләре аның тәрҗемәсендә дөнья күрде. Үзенең әсәрләре дә төрле телләргә тәрҗемә ителде, Мәскәүдә, Киевта чыккан альманахларда, “Молодая эстрада”, “Крокодил”, “Урал”, “Чаян” һәм башка журналларда басылды.
Шигырь язган һәр кеше сатира һәм юмор яза алмый. Рәдифнең әсәрләре гади, бүгенге тормышка нигезләнгән, аларга көтелмәгәнлек хас. Көнкүреш мәсьәләләренә бәйле күренешләрне иҗтимагый әһәмияткә ия булган идея-эстетик дәрәҗәгә күтәргән. Бу “осталык” дип атала. Күтәрел-гән темаларның үткер булуы, нечкә, күңел күтәргеч юмор, гади һәм йөгерек тел, жанрлар төрлелеге – һәркайсы аерым осталык белән җиренә җиткереп иҗат ителгән.
Рәдиф Тимершин – 1982 елдан Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы. 1997 елда аңа “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.
Рәдиф Тимершинның язу өстәлендә өлкәннәр өчен язылган бер пьесасы, урыс теленә тәрҗемә ителгән сатирик шигырьләр, хикәяләр китаплары, балалар өчен язылган шигырьләр китабы ятып калды.
Филзә Тимершина.