Туймазы районы кабул итте.
Туймазы татар дәүләт драма театрында үткән зур бәйрәмгә килүчеләрне фойеда Төмәнәк мәдәният йорты директоры Раушания Зарипова җитәкчелегендәге “Рухият” халык уен кораллары ансамбле дәртле татар көйләре белән каршылады.
Икенче катта Туймазы районы “Алтын кул” иҗат берләшмәсе (җитәкчесе – Ольга Сафонова) осталарының кул эшләре, үзәк район китапханәсе оештырган “Кызыл таң”да – туймазылылар елъязмасы” дип аталган һәм шулай ук гәзит юбилеена багышланган “Хисләремне кулъяулыкка чигәм” бәйгесенә килгән кулъяулыклар күргәзмәләре оештырылган иде. Тамашачыларга “Кызыл таң” гәзите, “Әллүки”, “Тулпар” журналлары таратылды.