+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Әдәбият
17 Мая 2018, 07:28

Язучы Мансаф Гыйләҗевка — 85 яшь!

Мансаф аганы гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез һәм иң яхшы теләкләребезне юллыйбыз! Бүген "Кызыл таң" гәзитендә Фәния Габидуллинаның әдип белән күләмле һәм бик эчтәлекле әңгәмәсе басылып чыкты. "Тулпар" журналының алдагы санына (2018, № 3) исә язучының "Сөйләсеннәр әйдә" дигән повесте әзерләнә. Мансаф абыйның җәмәгате Фәсәхәт апа повестьны редакциягә күптән түгел генә китереп тапшырса да, әсәрнең язмышы шактый катлаулы. Ул 1970-1971нче елларда язылган һәм 50 елга якын басмага бирелмичә яткан. Сәбәбеме? Геройларның прототиплары — Башкортстанда һәм Татарстанда билгеле кешеләр. Аларның кемнәр икәнен әсәрне уку белән күпләр танып алачак, чөнки сүз заманында зур сәхнәне тоткан талантлы артистлар, аларның катлаулы язмышы, драматик кичерешләре турында бара.

Добавить в предпочтительные источники Google
Мансаф Таҗетдин улы Гыйләҗев 1933 елның 17 маенда Чакмагыш районының Яңа Йомран авылында дөньяга килә. Үзләрендә башлангыч, күрше Яңа Калмаш авылында җидееллык мәктәпне тәмамлап, Борай районының Чалкак урта мәктәбендә белем ала. Армия сафларында хезмәт итә. 1952 елда хәрби очучылар училещесында укый башлый. Өч ел Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан якларында самолетларда оча.

1960 елда Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Тәүге курсларда укыганда ук актив языша башлый. Диплом алуга, аны әле яңа гына оештырылган Башкортстан телевидениесенә эшкә чакыралар.

1967-1969 елларда партиянең Ленинградтагы югары мәктәбендә укый. Чирек гасыр (1960-1984) телевидениедә эшли, баш мөхәррир вазифасында да хезмәт сала. Башкортстан «Китап» нәшриятында берничә ел – баш мөхәррир, 1988-1998 елларда «Һәнәк» журналында баш мөхәррир урынбасары була.

Әдипнең күпчелек әсәрләре документаль яки тарихи нигездә иҗат ителгән. Язучы шулай сатира-юмор жанрында да уңышлы эшли. Мансаф Гыйләҗев – тугыз китап авторы. Татар телендә берничә үзнәшер китабы («Өч елга буйларында» (2000), «Каһәрле язмыш» (2000), «Мәхшәр» (1999)) дөнья күрде.

Русия һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Ш.Ходайбирдин исемендәге дәүләт премиясе белән бүләкләнгән.