+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Әдәбият
8 Августа 2018, 21:00

Еллар аны үзгәртмәгән

Ул шулай ук горур, тәвәккәл, ирек сөючән.Зәки Зәйнуллин. Бу исем безнең район халкына гына түгел, шулай ук Башкортстан, Татарстан һәм Латвиядә яшәүчеләргә дә яхшы таныш. Галим, язучы, Стәрлебаш районының шәрәфле шәхесе Зәки Лотфулла улына 85 яшь тулды. Аның юбилей көнендә район Мәдәният сараенда иҗат кичәсе булды.

Добавить в предпочтительные источники Google
— Стәрлебаш җире талантларга бай, ул дистә­ләгән шагыйрьләр һәм язучылар үстергән. Алар арасында Зәки Зәйнуллин аерым урын били. Отставкадагы полковник, аның исәбендә күп кенә яшерен ачышлар, ул үзенең тырышлыгы ярдә­мендә язучылар арасына тиз вакытта кереп кенә калмый, анда бик тиз үз кешегә әйләнә, кыска гына вакыт эчендә 21 китап чыгарып, укучылар арасында популярлык һәм танылу яулый, — диде кичәне алып баручы Зөлфия Гыйззетдинова.
— Зәки Лотфулла улы — максатка омтылучы кешенең бик югары биеклекләргә ирешүенең чагу үрнәге, — дип бил­геләде район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров. — Авылдан чыккан татар егете үзенең ихтыяр көче нәтиҗәсендә тормышта күп нәрсәгә ирешә. Аның холкында берәүдә дә булмаган үзенчәлекле сыйфат бар — ул кемгә караганда да туган районын ныграк ярата һәм данлый, бу сүзләрем өчен башка язучылар миңа үпкәлә­мәсен. Аның китаплары күбесенчә Стәрле­баш районы һәм аның халкы язмышына багышланган. Зәки абый читтә яшәгәндә дә күңеле белән якташлары янында була. Стәр­лебаш — билгеле мәдрә­сәләр төяге турында Латвиядә, Башкортстанда һәм Татарстанда гына түгел, башка күп кенә җирләрдә дә беләләр. Шуның өчен генә дә Зәки абый хөрмәткә һәм ихтирамга лаек.
Юбилярны котлап, Фә­нүр Зөфәр улы аңа киләчәктә дә илһам нуры, каләм тоту өчен кулла­рының көче бетмәвен, ныклы сәламәтлек, яңа матур әсәрләр язуын теләде, истәлекле бүләк һәм Рәхмәт хаты тапшырды.
Зәки Лотфулла улы үз җиренең чын ватанпәр­вәре булуы турында бу көнне күпләр сөйләде. Алар арасында — рай­онның М. Акмулла исе­мендәге премиясен булдырган Ягъфәр Хис­мәтуллин. Юбиляр районда тәүгеләрдән булып, район гәзите мөхәррире Фәйзи Гомәровтан соң, әдәбият өлкәсендә әлеге премиягә күрсәтелгән. Шулай ук урындагы язучылар һәм шагыйрьләр, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Рәфкать Рысаев һәм Хисаметдин Исмәгыйлев, район мәдә­ният бүлеге начальнигы Рәйфә Галиева һәм башкалар аның турында тик яхшы сүзләр белдерде.
Татарстаннан килгән кунаклар Булат Ибра­һимов, Рифә Рахман һәм Александр Долгов Бөтен­дөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировтан Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Зәки абый өчен балалары белән очрашу да тәэссоратлы булды. Чөнки улы Зөфәр тормыш ип­тәше Рәгыйдә белән еракта — Латвиядә яши, ә кыз­лары Зөлфия — Стәрле­тамакта.
— Гомер буе без әтидән “Стәрлебаш кебек авыл башка бер җирдә дә юк һәм ул иң яхшысы” дигән сүзләр генә ишеттек. Анда еш кайта алмасак та, без дә аны яраттык. Әтиебез әле латыш­ларның, әле татар­ларның мәнфә­гатьләрен яклаган. Нәрсәгә генә тотынса да уңышка ирешә, хөрмәт һәм ихтирам яулый. Аллаһы Тәгалә аңа сәләт тә, максатка омтылу да, эш сөючәнлек тә биргән. Аның белән разведкага да, сугышка да барырга була. Без аның белән горурланабыз. Әгәр дә бөтен балаларның да әтиләре шундый булса, тормыш күпкә яхшырак булыр иде, — диде алар.
Зәки абый киләчәккә планнары белән бүлеште. “Стәрлебашның асыл уллары” дигән роман язуы турында әйтте. Үзенең 85 яшьлек юбилеена бүләк ясап, 600 битлек яңа китап чыгарган һәм чын күңел-дән аларны халыкка бүләк итте. Китапны чыгаруда ярдәмләшкән Александр Долговка ихлас рәхмәт әйтте.
Кичә күтәренке рухта үтте, монда сценарий авторы һәм алып баручы Зөлфия Гыйззетди­нова­ның өлеше зур. Рөстәм Галиев, Зөлхиҗә Әсәдул­лина башкаруында юби­лярның яраткан җырлары, шулай ук “Эстәрле” үзеш­чән татар халык театры артистлары күрсәт­кән З.Зәйнуллинның “41нең арбалы хатыннары. Дә­вамы” пьесасыннан өзек­ләр чараны бизәде.

Рәйсә МУСИНА.
Стәрлебаш районы.