– Мин гаиләдә икенче бала булып дөньяга килгәнмен. Җир йөзендәге иң матур җирләрнең берсе – Нуриман районының Иске Күл авылында туып-үсүем һәм гомерем туган җиремдә узу белән мин бик бәхетле.
Хәтеремдә, ун яшьләр тирәсендә әнкәй миңа гармун сатып алды. Ул үзе сәнгатькә гашыйк кеше иде. Әнкәйнең тәрбиясе гаиләдә үскән дүрт малайга да көчле тәэсир иткәндер. Бүген иң өлкәнебез Хафиз абый гармунда уйный, энем Ришат бик матур җырлый, тагын бер энем Айрат – фотокорреспондент. Ул үзе күргән матурлыкны башкаларга объектив аша җиткерә.
Миңа бүләк ителгән гармун үзенә күрә кызыксындыру чарасы иде. Мәктәптә яхшы укыганым өчен алып бирделәр аны. Тиз арада үзаллы уйнарга да өйрәндем. Аннан соң абыем Хафизны да үзем белгән көйләрне уйнарга өйрәттем. Авыл клубындагы, мәктәптәге чараларда катнаштым.
Җиденче сыйныфка Уфадагы Рәми Гарипов исемендәге гимназиягә укырга кердем. Анда инде мине курай үзенә әсир итте. Мәшһүр курайчы Әдһәм Искужин бу уен коралында уйнауның серләрен, нечкәлекләрен өйрәтте. Мин, бик яратып, курайда уйный башладым һәм бүген дә аңардан аерылганым юк. Гармунда уйнауны ташладым дип әйтә алмыйм. Гаиләбез, дуслар белән җыелганда мәҗлесләрдә уйныйм, – ди Марат Нурмөхәммәтов.
Гимназиядән соң Марат Авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, туган районының “Урал” колхозында баш инженер булып хезмәт юлын башлый. Берничә елдан соң яшь, тырыш, уңган, яшь белгечне партком секретаре итеп сайлыйлар. Бу йөкне ул дүрт ел буе тарта.
Районда үткәрелгән һәр чарада актив катнашучы, кешеләр белән уртак тел таба белүче, оештыру сәләте булган Марат Билал улына район хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы вазыйфасын тәкъдим итәләр. Бу өлкәдә дә ул сынатмый, тырышып эшли. Гомумән, ул үзенә ышанып тапшырылган һәр эшне намус белән башкарып чыгарга өйрәнгән.
Марат Нурмөхәммәтов, бүген хаклы ялда булса да, өйдә кул кушырып утырмый, “Башкиравтодор” акционерлар җәмгыятенең филиалына караучы Нуриман районы Юл ремонтлау-төзү идарәсендә хәвефсезлек инженеры булып эшли. Район, республика күләмендә үткәрелүче бәйгеләрдә катнаша һәм призлы урыннар да яулый. Шундый казанышларының соңгысы – “Горурланам синең белән, Башкортстан!” бәйгесенең икенче турында җиңеп чыгып, октябрьдә Уфада үтәчәк гала-концертта чыгыш ясарга чакырылган.
Марат Билал улы үзенә тиң яры белән матур, тату гомер кичерә. Хәләле Лилиянең хезмәт юлы “Урал” колхозында бухгалтер вазыйфасында үтә.
Лилия һәм Марат Нурмөхәммәтовлар гаиләсе бер кыз һәм улга тормыш бүләк иткән. Балалары да, әтиләре кебек, Уфадагы Рәми Гарипов исемендәге гимназияне тәмамлаган. Бүген кызлары Лиана, уллары Рөстәм үзләре сайлаган һөнәр буенча уңышлы эшлиләр. Әти-әниләрен ике онык белән шатландырганнар: Азат белән Айрат – картәни белән картәтиләренең иң зур куанычы.
– Яраткан шөгылегез нинди? – дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.
– Умарта карарга яратам. Бал кортлары – искиткеч тырыш бөҗәкләр! Алар янында булашсам, үземә илһам алам, – дип җаваплады ул.
Әйе, иҗади күңелле кешеләр хискә бай, нечкә күңелле була. Алар тирә-ягындагыларга күңел җылысын бүләк итеп яши. Андыйларны, моңга гашыйк җан, диләр. Мәкаләмнең герое да нәкъ шундыйлардан!
Зөһрә ИСЛАМОВА.
Нуриман районы.