+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Әдәбият
23 Октября 2018, 07:07

Айгөл Әхмәтгалиева Чакмагышта һәм Әхмәттә булды

Татарстанның иң популяр язучыларының берсе Айгөл Әхмәтгалиева Чакмагышта һәм Кушнаренко районының Әхмәт авылында китап укучылар белән очрашты.

Добавить в предпочтительные источники Google
"Ак читек" , "Таллыкүлдә былбыл бар", "Сагынган чакларымда", "Баланнарда бал тәме", "Хәния" кебек популяр китаплар авторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, "Казан утлары"ның проза бүлеге мөхәррире Айгөл Әхмәтгалиева соңгы вакытта Башкортстанда еш кунак.

14нче сентябрьдә Дүртөйле, Балтач, Тәтешле районнары үзәкләштерелгән китапханәләрендә "Хәния" китабының исем туе узса, күптән түгел ул Чакмагыш һәм Кушнаренко районының Әхмәт авылы китап сөючеләре белән очрашты.

Чакмагыштагы очрашуда, башлыча, район китапханәчеләре катнашса, Әхмәттәгесенә шушы авылда яшәүче билгеле шагыйрә Нәҗибә Әминева да килгән иде. Әхмәттәге чараны мәгариф ветераны, шагыйрә Фәнисә Фәхретдинова оештырды һәм алып барды.

Моннан тыш, очрашуларга килүчеләр бүген популяр булган татар китаплары белән дә таныша алды.