+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Әдәбият
14 Ноября 2018, 21:00

Ватан кайдан башлана?

Нефтекама мәктәпләрендә бу сорауга “Туган тел”дән дип җавап бирәләр.Туган як, туган җир, туган авыл... Һәркем өчен иң кадерле сүзләр. Кеше кая гына барса да, газиз туган төбәгенә ашкынып кайта. Туган җир – туган авылдан, шәһәрдән, андагы һәр сукмактан, андагы без үткән юллардан башлана. Шуңа да Ватаны белән горурланмаган кеше юктыр ул. Мин, татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, укучыларымда туган илгә ярату хисе тәрбияләргә тырышам. Бу максаттан төрле чаралар, әдәби кичәләр еш үтә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Күптән түгел укучылар һәм әти-әниләр ярдәме белән шәһәр күләмендә “Туган җиргә мәхәббәт” дип аталган шигырь бәйгесе үткәрдек. Укучылар бик теләп катнашты. Мәктәпнең актлар залына шәһәребезнең барлык мәктәпләреннән укучылар, укытучылар, әти-әниләр килде. Бәйгене Айнур Нургаянов һәм Ленара Кашапова алып барды. Иң элек Башкортстанда яшәп иҗат итүче шагыйрьләр турында кыскача мәгълүмат бирелде, укытучылар аларның шигырьләрен укыды. Бәйгегә бер генә укучы да шигъри күчтәнәчсез килмәгән иде. Шигырь бәйгесен музыкаль яктан Флидә Шакирова бизәде: ул үзенең туган як турындагы матур җырларын бүләк итте. 2-4нче сыйныфлар арасында Сәмирә Шәймәр­данова (6нчы мәктәп), 5-7нче сыйныфлар арасында Лина Садриева (1нче гимназия), 8-11нче сыйныфлар арасында Рамил Әхкәмов (9нчы мәктәп) җиңүчеләр дип табылды. Шулай ук призерлар, номинантлар билгеләнде, гомумән, һәр укучы дипломнар белән бүләкләнде.
Максатыбыз — һәр укучыга, укытучыга шигырь дөньясы аша туган җиренең матурлыгын, байлыгын, язмышын аңларга ярдәм итү. Укучылар туган җиргә бул­ган горурлык хисен саклап, зур җаваплылык тоеп, аның лаеклы шәхесләре булса иде, дигән теләктә калабыз.

Ләйсән ВӘЛИУЛЛИНА,
Нефтекама 7нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.