Радик Хәкимҗан иҗатында парлы сүзләр башка лексик берәмлекләрдән, барыннан да элек, ике компонентлы булулары белән аерылып тора: җир-ана, әткәм-әнкәм, көч-дәрт, ай-йолдыз, чәчәк-үлән, сөңге-кыя, ут-яшен, кар-боз һ.б. Алар мәгънәне я көчәйтеп (экспрессия), я киңәйтеп, я гомумиләштереп килә. Мәсәлән, шагыйрьнең “Гомерем булды җырлы” шигырендә “җыр-моң” парлы сүзе җырның гомум аталышы булып тора: Вазыйфалы урыннарда Мин дә байтак юл үттем, Тик барыбер шигъриятне, Җыр-моңнарны үз иттем.
Җыентыктагы парлы сүзләрдә компонентлар мәгънәләре буенча бер-берсеннән бөтенләй диярлек аерылмый. Шуңа күрә алар арасында нинди дә булса башка сүзне кую мөмкин түгел. Радик Хәкимҗанның иҗатындагы парлы сүзләр бербөтен лексик мәгънә ясый торган нигезне тәшкил итә. Автор парлы сүзләрнең соңгы компонентына, нигездә, һәртөрле кушымчалар ялгый: Син булмасаң, якты көнем нурсыз, Җырларымның хәтта моңы юк, Икмәк-суларым-ның тәмнәре юк, Йөрәгемдә – давыл, тынгы юк. (Иркәмә). Киемемне минем давыл йолыкты, Тыныч түгел әле дөньялар, Күктә үрсәләнгән ай-йолдызлар, Көмеш яшен җиргә коялар (Таңнарыма җиләм). Тау-үрләргә юлны үзебез ярдык, Шуңа безгә тормыш кадерле! Әнкәйләргә терәк булып үстек, Ил-Ватанга булдык таяныч (Тормыш кадерле безгә).
“Гомер көлтәсе”ндә автор парлы сүзләрне үзләренең беренчел, ягъни туры мәгънәләрендә дә еш кулланган: ...Акылларым җитми бер дә Мәңгелек шушы сергә. Ахры, гашыйк булыр өчен килгәндер ир-ат җиргә (Мәңгелек сер). Ис китәрлек киңлек монда, Офыклар да күренми, Җәй айлары шундый эссе, Кояш-ялкын сүрелми (Байконур). Сафландыра, көч-дәрт бирә Акмулланың ак юлы, Мәңге яшәр йөрәкләр-дә Бөек шагыйрьнең җыры! (Мәңге яшәр). Язгы гөрләвекләр белән Тукай кайта иленә, Күңелләргә җыр-моң тула, Бөтен халык сөенә (Язлар булып кайта). Шулай ук Радик Хәкимҗан парлы сүзләрнең икенчел, ягъни күчерелмә мәгънәдә булганнарын да оста файдаланып, өченче, яңа мәгънә тудыра алуы белән дә ота. Мәсәлән, ватып-изеп (юк итү; юкка чыгару), томан-болытлы (ачык түгел; күренми), ыгы-зыгы (буталыш), имеш-мимеш (буш сүз) һ.б. – моның ачык мисаллары.
Шагыйрь, үзенең иҗатында парлы сүзләрне төрле стилистик максатта кулланып, сүз сәнгате остасы булуга да ирешкән. Ул шигырьләрендә парлы сүзләрдәге компонентларны ирекле рәвештә алмаштырып куя ала һәм парлы сүзләрдә туган тоташ мәгънә һичнинди үзгәреш кичерми. Мәсәлән, җыр-моң – моң-җыр; ут-ялкын – ялкын-ут; җил-давыл – давыл-җил һ. б. Синең инде сабый чагың үтте, Егет чагың килә ашкынып, Йөрәгеңдә ут-яшеннәр уйный, Ярсып аккан җыр-моң ташкыны. – Табигатьнең тоташ дүрт мизгелен Сыйдырганмы әллә моң-җырың? Ярый әле син бар бу дөньяда, Бүләк иттең безгә яз нурын (Яшә шулай һәрчак яз булып), яки Табигатьнең мең-мең тылсымына, Кешеләргә азмы сокландым, Туган җирнең гүзәллеген җырлап, Күңелләргә ялкын-ут салдым (Сугылмаган әле көлтәләрем). Хаклык-пакьлек, диеп яна, Борчылып, әрнеп-көеп, Ут-ялкыннарга ташлана, Җиркәен шашып-сөеп (Шагыйрьләр), яки Дөньялыкта яшибез гел, Җил-давыл, карлар ярып, Үтә дә китә икән ул Гомер дигәнең агып (Ком сәгате). Ярсу тайлар, давыл-җил уйнатып, Тояклардан утлар очырды, Көмеш ялкайларын җемелдәтеп, Никадәрле шатлык эчерде (Тайлар чаба).
Телебездә парлы сүзләрнең лексик-тематик төркемнәре шактый күп. Алар ша-гыйрьнең иҗатында да органик рәвештә объектив чагылыш таба. Хәзер шуларның берничәсенә тукталабыз.
1. Табигать күренешләрен белдерүче парлы сүзләр: Ә кышларын котырына комлы-карлы бураны, Үзәкләрне өзә җиле – Шулдыр язмыш сынавы (Байконур). Җил-давыллар берни түгел, Эссегә чыдам, түзем, Алар хәтта яшел көе Корбан итәләр үзен (Карагайлар). Катлаулы һәм авыр заманнарда Кешеләргә илһам, наз булып, Күңелләрнең кар-бозларын эретеп, Яшә шулай һәрчак яз булып! Умырзая! Яшә шулай һәрчак яз булып! (Яшә шулай яз булып). Синсез үткән гомерләрем – Гел кояшсыз көннәрем, Йөрәгемдә һич тынгы юк, Кар-буранлы төннәрем (Сагышланып сине көтәм). Ярдәм кулын әллә сузмадыкмы, Кирәк чакта, давыл-буранда? Белсәк иде кеше кадерләрен, Исән чакта, кыен булганда! (Шартлап сынды имән). Бу шигъри өзекләрдә табигать күренешләре парлы сүзләр куллану хисабына интенсиврак, хәрәкәтчәнрәк, күренешнең микъдари зурлыгы күз алдына чагурак булып баса.
2. Төрле процессны (эш-хәрәкәтне, халәтне) белдерүче парлы сүзләр: Акчарлаклар әнә чыр-чу килә, Ерак сәфәрләргә ашкынып; Корабларга һәрчак диңгез кирәк, Юлларыма чыксын ташкыннар! (Уйлар диңгезендә). Балкыдың да җилеп үттең, Яктыртып күңелемне, Көтә йөрәк, әрнеп-сыкрап, Кабаттан килүеңне (Сине белми яшәгәнмен). Гомер юлы – урман юлы сыман, Каршы исә язмыш җилләре, Бата-чума олы юлга чыккач, Бәхет бит ул – яшәү мәлләре (Урман юлы). Бу тематик төркемдәге парлы сүзләр эш-хәрәкәтнең тоташ киңлеген иңли, колачлый алган. Мәсәлән, шагыйрь күңелендә йөрәк әрнеп кенә калмаган, ул сулкылдый һәм сыкрый да. Процессның интенсивлыгын арттыруда “бату” сүзенә мәгънә ягыннан якын булган “чуму” сүзен парлап куллану шагыйрьнең сүзләрнең эчке мәгънәсен нечкә тоеп эш итүен раслый.
3. Туганлык-кардәшлек мөнәсәбәтләрен белдерүче парлы сүзләр: Шушы җирнең улы бит мин, Бер чәчәге Уралның, Әткәм-әнкәм кабере монда, Башы монда юлларның (Бар хәстәрем синдә). Татар-башкорт халкы өчен Ул бер сандугач иде, Исән чакта ук койды бит Җыр-моңнан һәйкәл үзе (Моң чишмәсе). Ут күршеләр әллә ваемсызлар, Ник ачылмый әле капкалар? Тәмле коймак, чәчәкләрен тотып, Килеп керми җиңги-апалар (Ут күршеләр). Дүрт тарафка карап, дүрт күз белән санап, Кыз-улларын көтә чит яктан, Колачларын ачып, шатлыгыннан ташып, Каршы чыга, кайтсаң ерактан (Авыл капкасы). Ак чәчәктәй ак күлмәкле, Ак күлмәкле килен-кыз, Бөтен дөнья нурга чумган, Балкып яна шат йолдыз (Туй). Әти-әни ташлап киткән Юл чатында сабыйны, Алар хәмер сазлыгында, Алда кышның салкыны! (Ятим бала). Югарыдагы мисаллардагы парлы сүзләрнең тоташ мәгънәсе җыелмалык, тупланганлык төшенчәләрен белдерү өчен барлыкка килгән. Телебезнең бу семантик мөмкинлегеннән Радик Хәкимҗан төгәл һәм уңышлы файдалануга ирешкән.
4. Кеше организмының һәртөрле өлешләрен атаучы парлы сүзләр: Яшьлек дусларым күптәннән Бабай, әби булганнар, Кыз-уллары күзле-башлы, Матур тормыш корганнар (Әй, төягем, сыендыр). Шагыйрь кеше организмының өлешләрен атаучы туры мәгънәле сүзләрнең икенчел (күчерелмә) мәгънәдә кулланылган очрагын иҗатында дөрес һәм урынлы итеп файдаланган. Биредә “башлы-күзле” парлы сүз, балигъ булып, “үзаллы тормыш көтү” дигән төшенчәне белдерә.
5. Дини йолалар, һәртөрле ышану белән бәйле парлы сүзләр: Серле дөнья, күчә-реңдә зырлап, Бертуктаусыз һаман әйләнә, Җирдә яшәү бәхет булса да бит, Корылгандыр тылсым-хәйләгә (Яшәргә соңлый). Урап-урап тауга үрләгәндә, Шик-шөбһәләр җанга сыена, Аста шаулый йөгерек Сим елгасы, Таеп китәрсеңдәй тоела (Сим үрләре). Мисаллардан күренүенчә, парлы сүзләрдәге компонентлар, мәгънәви яктан үзара тәэсир итешеп, экспрессияне арттыра.
Радик Хәкимҗан Башкортстандагы татар телле язучылар арасында шигъриятенең лирик-философик характерда булуы, иҗатында күтәргән проблемаларның күплеге һәм актуальлеге белән аерым урын били. Шигъри әсәрләрендә ул, фәлсәфи уйлануларын, илнең иҗтимагый-сәяси тормышында очраган вәхшилекләрне, кешеләр мөнәсәбәтендәге төрле хәлләрне табигать күренешләре белән чагыштырып, укучысына шактый камил шигъри формаларда җиткерергә тырыша.
Шагыйрь иҗатында сүзләрнең мәгънә егәрлеген, аларның үзара мөнәсәбәткә керә алу мөмкинлекләрен сизгер тоеп эш итә. Моның ачык мисалы булып, аның “Гомер көлтәсе” дигән шигырьләр, җырлар җыентыгында урын алган парлы сүзләрнең кирәкле дә, урынлы да кулланылышы тора.
Резеда ШАКИРОВА,
укытучы.