+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Әдәбият
6 Декабря 2018, 10:01

Зәйнәп Биишеваның «Дус булыйк» әсәре дөнья күрде

«Китап» нәшриятында Башкортстанның халык язучысы Зәйнәп Биишеваның башкорт һәм урыс телләрендә «Дус булыйк» повесте дөнья күрде. Зур форматта нәшер ителгән яңа басма чагу сурәтләр белән бизәлгән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Повестьта яшүсмер балалар тормышы, аларның үзара мөнәсәбәте, уй-кичерешләре, дөньяга карашлары чагылдырыла.

Язучы, филология фәннәре докторы, профессор, М. Өметбаев һәм З. Биишева исемендәге премияләр лауреаты Тимергали Килмөхәммәтов китапка кереш язган.

Зәйнәп Биишева – әдәбиятның бөтен жанрларында да әсәрләр язган күренекле прозаик. Аның иң зур әсәре булган «Бер гомернең тарихы» дигән трилогиясе «Кимсетелгәннәр», «Уяну», «Яктыга» романнарын үз эченә ала. Алар Мәскәүдә урыс телендә басылып чыгып, төрле милләт кешеләренең яратып укыган китапларына әверелде. Иек елгасы (язучының бала чаклары үткән җир) Сакмарга таба аккан кебек, Зәйнәп Биишеваның иҗаты да күпмилләтле совет (Русия) әдәбиятына барып кушыла.

Яшүсмерләр тормышын чагылдырган «Дус булыйк» повесте урыс, шулай ук башка телләрдә басылып чыкты, төрле милләт балаларының яратып укыган әсәренә әверелде.