Быел ул Мәтәүбашның 300 еллык юбилеена багышлап уздырылды
Бу авылда туып-үсеп, кош балалары кебек илебезнең төрле тарафларына таралганнар гына түгел, яхшы эш-гамәлләре, хезмәт сөючән халкы белән абруй казанган, саланы якын күргән бик күпләр җыелды хозур табигатьле Ак чишмә акланына. Аннары, соңгы елларда районда бердәнбер авылда уздырылучы һәм, әйтергә кирәк, шәп оештырылучы Мәтәүбаш Сабантуеның даны күптән инде барлык тирә-якка билгеле.
“Чулпан” җәмгыяте район авыл хуҗалыгы оешмалары арасында алдынгы хуҗалык-лардан исәпләнә, район дә-рәҗәсендә уздырылган Сабантуйда җәмгыять вәкилләренең алдынгылар парадында катнашуы, җитәкчесе Урал Нәбиуллинның бүләк-ләнүе — моңа ачык дәлил. Шуңа да Урал Равил улы, “Сез — авылның төп таянычы, минем терәгем”, дип, басу эшчәннәренә, малчылыкта намуслы хезмәт куйганнарга ихлас рәхмәт сүзләрен җит-керде, бүләкләр тапшырды.
Сабантуйның төп спонсоры Илшат Биккинин, һәр елдагыча, үзләре өч ул (Шәүкәт, Нәфкать, Илшат) – булдырган һәм әтиләре Җәүдәт Биккинин исемендәге премияне өч авылдашка тапшырды. Бу юлы хезмәт ветераннары Рөстәм Шәймәрданов, Фәүзел Төхвәтшин, механизатор Виталий Павлов әлеге премия лауреатлары булды.
Сабантуй сәхнәсенә кү-тәрелеп, бүләк алучылар күп булды бу көнне: сугыш ветераннары Габдрәүф Гәрәев, Якуп Әюпов, яшь балалы гаиләләр (Яркәевлар, Шәймәрдановлар), яңарак никахка керүчеләр (Фазлетдиновлар), үз көче белән йорт төзүче Павел Зәйнуллин, тәрбиягә алты бала алган Люба белән Руслан Уразаевлар һ.б.
Син борынгы да, яшь тә, Мәтәүбаш!
Өч гасырлык гомер... Бу дәвердә Бәләбәй районының Мәтәүбаш авылы ниләр генә күрмәгән дә ниләр генә ки-чермәгән. 300 яшьлек авыл-ның үз яшәү рәвеше, үз холык-фигыле, үз гореф-га-дәтләре һәм йолалары барлыкка килгән, алар буыннанбуынга тапшырыла килгән.
Педагогик хезмәт ветераны Габидә Яркәева белән бергә халык авылның үткәне-нә сәяхәт кылды – револю-циягә кадәрге авыл тормышы, революция, ачлык афәте, колхозлашу чоры, Бөек Ватан сугышы еллары, аннан соңгы җиңел булмаган тормыш күз алдыннан йөгереп үткәндәй булды. Авыл тормышында якты эз калдырган бик күп авылдашларның исем-шәрифләре аталды.
Бөек Ватан сугышы чорына аерым тукталып, бер минутлык тынлык игълан ителде. Башкача мөмкин дә түгел иде, сабантуй бит нәкъ 22 июньгә – Хәтер һәм кайгы көненә туры килде. Җиңү хакына һәлак булганнарны менә шулай искә алу күңелләрне тагын да якынайтты, тынычлыкның нинди кадерле булуына ныграк төшендерде булса кирәк. Җиңүнең 75 еллыгына һәлак булган һәм хәбәрсез югалган авылдашлар хөрмәтенә куелган обелискны яңарту, Хәтер паркы төзү нияте дә белдерелде. Барча авылдашлар аңлап, мөмкин булганча акчалата өлеш керткән хәлдә бу изге ниятне, әлбәттә, тормышка ашырып булачак.
Мәтәүбашның җыр-моң сөюче халкы быел да Сабантуйга яраткан җырчыларының киләчәген өметләнеп көтте һәм алданмады. Ике республиканың халык артисты Айдар Галимов, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, авыл халкын, барча кунакларны зур бәйрәм белән ихлас котлап, иң матур җырларын бүләк иттеләр, безнең авылны, аның кунакчыл, ачык күңелле халкын яратуларын белдерделәр. Мәтәүбашлылар җыр-чыларга кушылып җырлады да, сәхнә алдына биергә дә төште.
Сабантуй бәйрәменең борынгыдан сакланып килгән үз күркәм традицияләре онытылып калса, яхшы булмас иде. Күңелләрне җилкен-дергән, әйтеп аңлата алмаслык хис-тойгылар өстәгән ат чабышы да булды бу көнне; күз бәйләп чүлмәк тә ваттылар, капчык киеп йөгерү, капчык бәреп сугышу да онытылмады. Элекке традиция-ләргә заманчалары да өс-тәлде: зәңгәр күкне төрле төстәге парашютлар балкытты, балаларны һәртөрле аттракционнар җәлеп итте, әле тегендә, әле монда кыздырылган шашлыкның, телеңне йотарлык итеп пешерелгән карабодай боткасының тәмен сөйләп тә тормыйм инде.
Сабантуйны сабантуй иткән иң борынгы тамаша —әлбәттә, милли көрәш. Менә кайда малайларның булачак батыр икәнлекләре күренә, менә кайда егетләрнең, ир узаманнарының көче, чәме, тәвәккәллекләре көрәш мәйданын уратып алган барча халыкны таң калдыра, тел шартлаттыра. Башта, әлбәт-тә, әле буыннары ныгып бет-мәгән малайлар көч алыша – бу кирәк, бу шулай булырга тиеш, алар милли көрәшнең ни рәвешле булуын карап торып түгел , ә үзләре чәмләнеп бил алышып белергә тиеш.
Быелгы Сабантуйда тәкә алыр өчен 16 яшьтән 40 яшькәчә 12 көрәшче мәйданга чыкты. Дәүләкән районыннан Ташлы авылы егете Илшат Хәмитовны күтәреп атардай тиңдәш булмады, тәкә аңа эләкте.
Күпләргә эшләр, яшәр өчен көч һәм илһам өстәгән, күпләрнең күңелендә якты хатирә булып озак сакланачак мондый зур бәйрәм үзеннән-үзе генә булмый. Иң башта аны әзерләү һәм үткәрү өчен бик күп көч куйган, оештыру эшләрендә башлап йөргән барча коллективларга, авыл кешеләренә рәхмәт әйтәсе килә. Аннары заман шундый – акчаң булмаса, теләгән хәлдә дә зур чара уздыра алмыйсың. Бу җәһәттән Урал Нәбиуллин акчалата ярдәм күрсәткән оешмаларны һәм аерым кешеләрне сәхнәдән берәмләп атап чыкты.
Бер очрашу – үзе бер гомер
Көтеп алынган Сабантуй бәйрәме авыл өйләрендә мул сыйлы өстәлләр артында бик озак дәвам итте. Шик юк, табын артында гамьле авылдашлар авылга бәйле якты хатирәләрен искә төшергән-дер, проблемалар турында фикер алышкандыр, авылның киләчәге хакында уйлангандыр.
...Һәркемне тәмле суы белән сыйлап озатып калган Ак чишмәнең, җиләс рәхәтлек биреп торган сылу каеннар, бушап калган акланның уйларында ниләр бар икән? Мөгаен, без сезне сагынып көтәрбез, киләсе елларда да очрашырга язсын, дип уйлыйдыр алар. Очрашырбыз, дөньялар гына тыныч булсын.