Халкының 90 проценты өлкән яшьтәгеләр булса да, чишмә-үрәкәйлеләр киләчәккә якты караш ташлап яши
Шагыйрьләргә илһам бирерлек гүзәл табигате, җырларда мактап җырларлык уңган халкы, бишек җырыдай моңлы челтерәгән чишмәләре, шаулап утырган алтын башаклы басулары белән дан тоткан авыллар бүген бетеп бара. Ләкин шуларның беркадәре дәрт, киләчәккә ышаныч белән яши. Менә шундый авылларда бердәмлек, сәнгатькә, яшәүгә сөю, илһам ташып тора. Чишмә-Үрәкәй авылында да тырыш, сәләтле, бердәм халык яши. Бәйрәмнәр монда аеруча кызыклы, милли, истә озак сакланырдай итеп оештырыла. Быел үткән “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме дә шундыйлардан булды. Ул сагынышкан якташларны, туганнарны, сыйныфташларны бергә җыйды.
Бәйрәмгә мәртәбәле кунаклар да бик күп килгән иде. Башкортстан татарлары конгрессы рәисе Заһир Хәкимов, Аскын районы хакимиятенең эшләр идарәчесе Зинфира Суфиярова, районның мәдәният, спорт һәм яшьләр сәя-сәте бүлеге җитәкчесе Альфред Хаҗимуллин, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Рәфил Суфияров чишмә-үрәкәйлеләрне бәйрәм белән тәбрик иттеләр.
– Ил Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы, илебездә, шул исәптән республикабызда киң колач белән, гомумдәүләт проектлары тормышка ашырыла. Һәр юнәлеш буенча дәүләт тарафыннан халык тормышын яхшыртуга бик күп акча бүленә. Минемчә, иң мөһиме – бу проектлар ярдәмендә без бөтен көчебезне салып, авылларны саклап калырга тиешбез. Тик шул чакта гына демография дә үсешәчәк, башка социаль мәсьәләләр дә хәл ителәчәк. Авылларыбыз – яшәешебезнең нигезе, – диде котлау сүзендә Заһир Әхсән улы.
Татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклауда башкарган зур эшләре өчен Бөтендөнья татар конгрессы һәм Башкортстан татарлары конгрессы исеменнән Заһир Хакимов Рәхмәт хатлары да тапшырды.
Шулай ук авылдашларны бәйрәм белән Арбаш авылы хакимияте башлыгы Фәнил Зыятдинов һәм СПК “Урал” колхозы рәисе Илвер Солтангиров та тәбрикләделәр.
– Күп кенә авыллар белән чагыштырганда, безнең туган авылыбыз төзек, чөнки кайда гына яшәсәләр дә, якташларыбыз әти-әниләренең йортын онытмыйча кайта, туган нигезләрен җыештырып, буяп, яңартып тора. Авылда үткән өмәләргә җыелышып кайталар. Мондый авыл балалары булганда газиз төбәгебез яшәячәк. Мин аларга һәм бәйрәмне оештыруга үз өлешен керткән һәр кешегә зур рәхмәтлемен, – диде Фәнил Ихсан улы.
Чара җыр-биюләр, милли уеннар белән үрелеп барды. Шигъри бәйге дә игълан ителде.
Авылыбызның сандугачы Хафизә Даутова, Ралия Зыятдинова, Әлисә Шәрәфиева, Айсылу Ибраһимова – моңлы җырлары, Элиза Садретдинова, Финиза Аскарова дәртле биюләре белән тамашачыларны сөендерде. Укытучылар коллективы, бәйрәмне ачып, милли йола күрсәтте. Моннан тыш, күрше Карткисәк авылы үзешчәннәре дә матур концерт номерлары белән чыгыш ясады. Упканкүл, Арбаш, Көндәшле авылларыннан дә чыгышлар күп булды. Бәйрәм, татулыкның символы булып, авыллар арасын, дуслыгын тагын да якынайтты, ныгытты.
Бүген Чишмә-Үрәкәйдә йөздән артык йорт бар, 300ләп кеше яши. Ләкин авыл картая, 90 проценты – өлкән яшьтәгеләр. Тик шулай да алар күңелләрен төшерми, авылның яшәячәгенә ышана, кулдан килгәнчә тырышлык сала.
2023 елда авылыбызга 300 ел тулачак. Хәзер инде Чишмә-Үрәкәй халкы әлеге олуг чарага әзерләнә.