+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Әдәбият
25 июль 2019, 03:27

Егерменче гасыр уртасында

“Китап” нәшриятының 100 еллыгына...

Бу чорда язучылар сафы ишәя, әсәрләренең эчтәлеге тирәнәя, тиражлар арта


Үткән елның көзге-кышкы айларында һәм агымдагы елның беренче кварталында “Кызыл таң” битләрендә “Китап”ның данлы тарихына багышланган материаллар бастырган идек. Укучыларга бүген тәкъдим ителгәне — аларның дәвамы.


Илленче елларда башкорт әдә­биятына яңа көчләр килде, нәшрият аларның китапларын бер-бер артлы бастыра торды. Фәрит Исәнгулов, Ногман Мусин, Әсгать Мирзаһитов, Әнгам Атнабаев, Рәми Гарипов, Рафаэль Сафин, Марат Кәримов, Абдулхак Игебаев, Рәис Низамов, Рәис Габдрахманов, Кәтибә Кинҗәбулатова, Габдулла Байбурин һәм башкалар үзләре турында тулы тавышка белдереп, әдәбиятны яңа әсәрләр белән баеттылар.

Ул заманда партия һәм хөкүмәт таләп иткәнчә, өстенлек производство тематикасына бирелә. Чөнки республикада сәнәгать, аеруча нефть чыгару тармагының көчле үсеш алуы эшчеләр сыйныфы турында әсәрләр язарга этәргеч бирә. Бу темага Кирәй Мәргәннең “Нарыштау итәгендә”, Әнвәр Бикчән-тәевның “Аккошлар Уралда кала” китаплары басыла. Очерк жанры популярлаша, нәтиҗәдә Әкрам Вәлинең “Май яңгыры” һәм “Гөлҗи­меш чәчәге”, Әнвәр Бикчәнтәевның “Оҗмах вәгъдә итмим”, Ногман Мусинның “Өзәрем юл кешеләре” дигән очерк стилендәге романнары дөнья күрә.

Утызынчы еллар уртасында үсеше акрынайган роман жанры янә җанлана. Мәсәлән, Сәгыйть Агишның җир кешеләренең драматик язмышы турындагы “Нигез”, Баязит Бикбайның коллективлаштыру елларындагы башкорт яшь­ләре турындагы “Акчелән ташканда”, Әкрам Вәлинең революция­дән соңгы беренче буын башкорт зыялылары турындагы “Беренче адымнар” романнары ул елларның җитди казанышы булып тора.

1957 елда Һәдия Дәүләтши-наның “Ыргыз” тарихи-революцион эпик романы укучыларның тирән ихтирамын яулау гына түгел, рес-публиканың мәдәни тормышында истәлекле вакыйгага әйләнде. Социаль гомумиләштерүләрнең тирән­леге, әдәби яктан югары дәрәҗәдә эшләнеше белән аерылып торган бу әсәр башкорт халкының ХХ гасыр башындагы тормышын, аның рево­люциягә юлын ышандырырлык итеп күз алдына бас­тырды. Шул замандагы башкорт җәмгыя­тенә хас сыйфатлар башкорт әдәбиятында беренче булып нәкъ менә “Ыргыз”да тирән һәм төрле яклап ачылды.

1967 елда Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе булдырылып, лауреат исеме иң тәүдә балетмейстер Фәйзи Гаскәровка, язучы Һәдия Дәү­ләтши­нага, композитор Заһир Исмәгыйлевка һәм шагыйрь Мостай Кәримгә бирелде.

1959 елда китап нәшрия-тында “Кимсетелгәннәр” романы басылып чыгу аның авторы Зәйнәп Биишевага лаеклы танылу китерде. Әсәрнең “Уяну” һәм “Яктыга” дигән икенче-өченче кисәкләре дә озак көттермәде. Трилогия башкорт кына түгел, тоташ совет әдәбия­тының олы казанышына әверелде, тарихи жанрда бер күренеш буларак, әдәбият тарихына керде. Әсәрдә башкорт халкының 1917 елдагы ике революция һәм Гражданнар сугышы вакытындагы тормышы сурәтләнә.

Бу трилогия өчен Зәйнәп Биишевага 1968 елда Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе бирелде. “Китап” нәшрияты 2007 елдан Башкортстанның халык язучысы Зәйнәп Биишева исемен йөртә. Ә тагын бер елдан әдибә исемен­дәге премия булдырылып, аңа нәшрият директоры Зөфәр Тимербулатов белән баш мөхәррир Галия Галимова лаек булдылар.

Бөек Ватан сугышы тәмамлану белән үк нәшрият республикабыз язучылары әсәрләренең күптом-лыкларын системалы рәвештә бастыруга кереште. Арытабангы 24 елда Мәҗит Гафуриның — 6, Сәйфи Кудашның — 4, Рәшит Нигъмә-тинең, Сәгыйть Агишның, Афзал Таһировның — 3, Даут Юлтыйның, Имай Насыйриның, Мостай Кәримнең, Әкрам Вәлинең, Гайнан Әмиринең, Кирәй Мәргән­нең, Әнвәр Бикчәнтәевның икетомлыклары дөнья күрде.

Балалар әдәбиятын нәшер итүгә игътибар елдан-ел арта барды. Мәсәлән, 1964 елда балалар өчен гомум тиражы 300 мең булган 16 китап чыкса, 1969 елда бу саннар 1 миллион 154 мең һәм 31 тәшкил итте.

Башкорт язучыларының урысчага тәрҗемә ителгән китаплары да укучылар кулына күпләп килеп керде. Шул ук вакытта республикабызда яшәп, урыс телендә иҗат итүче Матвей Нагаев, Иван Сотников, Василий Перчаткин, Михаил Воловик, Александр Филиппов, Рамил Хәкимов, Роберт Паль кебек осталар да уңышлы иҗат итеп, бер-бер артлы китаплар чыгара.

Урыс һәм дөнья классикасының күренекле әсәрләре, шулай ук хәзерге заманның урыс, төрле милләтләр, чит илләр каләм оста­ларының роман, повесть, хикәя, шигырьләре башкорт телендә китаплар булып чыга. 30-35 ел эчендә М. Горькийның — 39, А. Пушкинның — 37, М. Лермонтов­ның — 15, В. Маяковскийның — 12, Н. Гогольнең — 12, А. Чеховның 11 исемдәге китабы дөнья күргән. Башкорт укучылары Джек Лондон, Марк Твен, Шандор Петефи, Рабиндранат Тагор, Джанни Родари һәм башка күп кенә авторларның китапларын үз туган телләрендә уку мөмкин­леге ала. Гомум алганда, биредә СССР халыкларының — 32, дөнья халыкларының 25 теленнән тәрҗе­мә ителгән китап­лар дөнья күрә.

Ә башкорт авторларының китаплары СССРның – 23 һәм чит илләрнең 19 теленә тәрҗемә ителә. Мәсәлән, Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим китапларын татар, урыс, украин, грузин, латыш, литва, молдаван, казах, авар, кыргыз, таҗик, төрекмән, үзбәк, чуваш, уйгур кешеләре үз туган телләрендә уку бәхетенә ирешә.

Нәшрият эшчәнлегендә китап­ларны художестволы бизәүгә игътибар көчәйтелә. Алтмышынчы еллар уртасында РСФСР Министрлар Советы каршындагы Матбугат буенча комитет отчетында шундый юллар бар: “Башкортстан китап нәшриятында соңгы елларда чыгарылган барлык төр басмаларның бизәлеш сыйфаты байтакка күтә-релде. Коры һәм үтә гади иллюстрацияле китаплар сирәк очрый, эзләнү, яңалыкка омтылу сизелеп тора. Графика теле байый бара”.

БАССР Мәдәният министрлыгы карамагындагы бу нәшрият 1963 елда республиканың Нәшриятлар, полиграфия һәм китап сәүдәсе буенча идарә карамагына күчерелә. Аның начальнигы итеп зур тәҗ­рибәле җитәкче Тимер Саяпов тәгаенләнә. Басма продукция чыгару буенча нәшриятның даими партнеры “Октябрьский натиск” типографиясе шул ук елда Уфа полиграфкомбинаты дип үзгәртелә.

Үзара тыгыз хезмәттәшлектәге бу ике предприятие илленче елларда бер-берсенә якын урнаша. Нәшрият — Сталин (хәзерге Коммунистик) урамындагы 53нче, полиграфкомбинат — шул ук урамдагы 43нче йортта. “Октябрьский” натиск” чорында аның директоры Батыр Гозәеров була.

Башкортстан китап нәшриятына төрле елларда Гыйндулла Гозәе-ров, Хәбиб Мамлиев, Фәйзи Шаяпов, Гайнислам Галиев, Ислам Миң-негалиев, Сафый Куватов җитәк-челек итә, баш мөхәррир булып Әхмәт Котышев, Җәлил Киекбаев, Шакир Насыйров, Гали Ишбулатов, Хәбир Фәритов эшли.

Проект җитәкчеләре Зөфәр Тимербулатов һәм Галия Галимова, автор-төзүчесе Динә Морзакаева булган “Китап” рухият шәҗә­рәсе” фото­альбомыннан (2009 ел).
Читайте нас