+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Әдәбият
8 Августа 2019, 03:12

“Күкрәгемне ярып чыкты җырым...”

Шагыйрь, журналист, мөхәррир, җәмәгать эшлеклесе, милләтпәрвәр Марис Нәзировның тууына 70 ел

Шагыйрь, журналист, мөхәррир, җәмәгать эшлеклесе, милләтпәрвәр Марис Нәзировның тууына 70 ел


Бу санап киткәннәрнең Мариста кайсысы өстенрәк булды? Шундый сорау куелса, икеләнебрәк каласың. Аларның барысына да ул җитди карады, һәркайсы буенча якты эз калдырды.
Шагыйрь буларак... “Тумыштан бирелгән сәләт” дип, тапталган сүзләр әйтергә туры килә. Тормышы ал да гөл булганнар чын шагыйрь була алмый дигәнне дә ишеткән бар. Марис өлешенә авыр гына түгел, аянычлы да язмыш төшкән. Тумыштан ук. Ул дөньяга килү белән әнисе үлгән. Бу коточкыч фаҗига турында аның “Мин дөньяга тавыш биргән чакта” дип башланган шигыре дә бар. Шуның ике строфасын китерәм:

Тәрәзәләргә бәреп күк күкрәгән,

Җил улавы аңа катышкан.

Ә бүлмәдә минем япь-яшь әнкәм

Үлем белән озак тартышкан.

Ә мин әле берни белмәгәнмен.

Елаганмын, ярсып беткәнмен.

Сизмәгәнмен: үз гомерем белән

Әнкәемнең гомерен кискәнмен.

Кечкенә малайның шуклыклары өчен абыйлары, хәтта әтисе дә, “син туганчы...” дип еш кына битәрлиләр дә, шуңа да ул моңлы булып үсә, шигърияткә тартыла. Марисның 2002 елда нәшер ителгән “Еллар кары” дигән зур күләмле җыентыгында 10-11 яшьләрдә язган шигырьләре дә урын алган.

Журналист буларак... Марис Нәзиров 1973-93 елларда “Кызыл таң”ның Күмертау, Мәләвез, Күгәрчен, Зианчура, Федоровка районнары буенча үз хәбәрчесе сыйфатында шул төбәк халкының тормышын өйрәнде, аларның фидакарь хезмәтен гәзит битләрендә яктыртты. Теләсә нинди теманы югары дәрәҗәдә яктырта алучы, теләсә нинди проблеманы ачып сала белүче киң колачлы журналист булып җитеште. Даими рәвештә кешеләр арасында булу аның уй-фикерләрен, карашларын киңәйтергә, гражданлык хисе ташып торган чын шагыйрь булып формалашырга да ярдәм иткәндер. Ул районнарда без Марис белән бергә дә байтак йөрдек, урындагы халыкның аны ихтирам итүен, эч серләрен дә яшермәвен үз күзләрем белән күрдем. Марисның аннан киткәненә инде 26 ел үтүенә карамастан, ул төбәк кешеләре — татары, башкорты, урысы — аны сагынып, яхшы яктан гына искә ала.

Мөхәррир буларак... Гәзитнең үз хәбәрчеләрен (алар 10-11 кеше иде) әледән-әле берәр ай редакциягә китереп эшләтәләр иде. “Типография исен онытмасыннар”, — ди иде мөхәрриребез. Күп вакыт аларны дежур итеп куялар иде. Бу эшне Марис яратып, аеруча җитди башкара. Хәтта кирәгеннән артык таләпчәнлек күрсәтә: мәкаләләрне шомарта, андагы фактларны шик астына ала. “Аларны мөхәррир укыган, урынбасарлары төзәткән, нигә син дә белдеклеләнеп утырасың инде”, — дип канәгатьсезлек белдерә өлкәнрәк иптәшләр. Аларның сүзләре бар ни дә юк ни Марис өчен. Хезмәт­тәшебезнең таләпчән мөхәррирлек каләме соңрак “Мәгърифәт” нәш­риятында бихисап китапларны басмага әзерләүдә, Язучылар берле­гендәге әдәби кулъязмаларны тикшереп, язмышын хәл итүдә һәм Чакмагыш район гәзитенә җитәкчелек иткәндә аеруча булышкандыр.

Җәмәгать эшлеклесе, милләтпәр­вәр шәхес буларак... Бу юнәлештәге уңышлары, бу сыйфаты аның яшь чактагы эшләрендә, бөреләнеп кенә килгән иҗатында ук күзгә ташлана иде. Яшь өлкәнәя барганда алар аеруча үсеш кичерде. Эш-гамәлләрендә дә, иҗатында да.

Хәер, хронологиядән тайпылмыйк, кем әйтмешли, баштан башлыйк, шагыйрьнең гомер юлын күздән кичерик.

Марис Назиф улы Нәзиров 1949 елның 4 августында Чакмагыш районының Каракөчек (хәзерге Үрнәк) авылында туган. Мәскәү янындагы алышларда берничә тапкыр авыр яраланып кайткан, балта эшенә бик оста ата һәм үги ана кулы астында үскән. Урта мәктәпне тәмамлау белән Благовещен районының Карагайкүл сигезьеллык мәктәбендә математика һәм немец теле укытучысы булып хезмәт биографиясен башлап җибәрә. Бераздан туган районына кайтып, “Игенче” гәзитендә әдәби хезмәткәр вазыйфасын башкара. 1968 елда Бөре дәүләт педагогия институтына укырга керә. Беренче курстан ук аны филология факультетының профсоюз оешмасы рәисе итеп сайлыйлар. Институтның “Яшьлек” әдәби-иҗат берләшмәсенә җитәкчелек итә һәм шул ук исемдәге, өч-дүрт метрлык диварны тутырып торучы кулъязма гәзит-альманахның мөхәррире була. Бөренең үзендәге мәдәният йортларында, тулай торакларда, һөнәрчелек училищеларында, мәктәпләрдә, авыл клублары сәхнәләрендә спектакль, концерт куялар, күренекле язучылар белән очрашулар, һәр елның көзендә берничә көнгә сузылучы сәнгать һәм шигърият фестивале оештыралар. Әллә кайлардан, хәтта чит республика-өлкәләрдән килеп төшкән кунакларны Марис һәм аның дуслары каршы ала, урнаштыра, яңа кулъязмаларны тикшерүләр, халык алдында чыгышлар оештыра. Шул чактагы очрашуларның берсе турында Баш­кортстанның халык шагыйре Марат Кәримов болай дип хәтерли:

“Мин Марис Нәзировны беренче тапкыр аның Бөре пединституты студенты чагында күрдем. Чандыр гына гәүдәле, күзләре ут чәчеп торган, җитез, хәрәкәтчән егет иде ул. Үзе белән таныштыргач, ул бер шәлкем шигырьләр сузды. Алар белән шунда ук танышып чыктым һәм яңадан аңа карадым. Әйе, каршымда дөньяга әйтер үз сүзе булган, бар нәрсәне үзенчә күрә белгән, өлгереп җиткән шагыйрь утыра иде. Мин шатланып ул шигырьләргә баш сүз яздым һәм “Ленинсе” гәзитенә тәкъдим иттем. Алар тиз арада басылып та чыкты.

Бу очрашу шагыйрьнең үзендә дә зур тәэсир калдырган булса кирәк, югыйсә, ул хакта шигырь язмас иде:

Мин Бөрегә килдем.

Әйдәргә дип

Шигырь бәйгесенә — бәйрәмгә.

Ак юл теләп, фатыйхаңны

бирдең.

Алтмыш юллык шигъри

бәйләмгә.

Яшьләр гәзитендә

бастырдылар,

Көлеп торган фотом бар иде.

Колагымнан тартып

үстерерләр

Дигән яшьлек хатам бар иде...

Әйе, шулай дип уйлау яшьлек хатасы булган шул! Чын талант тартып үстерүгә мохтаҗ буламыни! Марис Нәзиров үз-үзен тартып үстергән шагыйрь”.

Диплом алгач, аны институтның урыс һәм чит илләр халыклары әдәбияты кафедрасына эшкә калдыралар. Ректорат органы булган “За педагогические кадры” дигән гәзитнең мөхәррире дә була.

Солдат юллары аны Төрекмәнстән чүллекләренә алып китә. Анда ул өлкән мотоукчы, гранатометчик, пулеметчы, хәрби пехота машинасы командиры, бронедромда өйрәнү полигоны начальнигы булып хезмәт итә. Махсус төз ату приборларының кул астында булуы аның мәргәнлек сәләтен үстерергә дә булыша. Пис­толеттан атканда да мишеньнең нәкъ үзәгенә — 10 санына тидерә. Оста кулында каләмнең дә зур көчкә ия булуын яхшы аңлап, дивизиянең “Советский патриот” гәзитенә үзе күргән-белгәннәр турында урысча мәкаләләр язып тора. Арытаба Ташкентта чыккан “Туркестанец” дигән округ гәзитендә дә исеме еш күренә. Аның бу эшчәнлеге югары хәрби җитәк­челекнең мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Югары белемле солдатның СССР Журналистлар берлеге әгъзасы икәнлеген дә белгәч, аңа хәрби хәбәрче сыйфатында армия сафында калырга тәкъдим итәләр. Ул киңәш сорап әтисенә хат юллый. “Марсель абыеңның офицер булуы да бик җиткән. Барыбер генерал була алмассың. Кайт, син монда кирәксең!” — дигән җавап килә әтисеннән.

Армиядән ул күпсанлы шигырьләр дә төяп кайта. Китапларының бер­сендә аларны “Төрекмәнстан дәф­тәре” дигән цикл итеп чыгарды.

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе вазыйфасында үткән ике дистә елга якын вакыт эчендә Марис шигырь­ләрне күп язды дип әйтмәс идем. Атнасына 6 тапкыр чыккан гәзит журналисттан мәкалә, хәбәр суырды, шигырьгә аның вакыты да, хәле дә кал­мый иде. Алай да каләм­дә­ше­безнең 1982 һәм 1986 елларда Башкортстан китап нәшриятында башкорт телендә “Чакматаш” һәм “Мәңгелек очыш” дигән зур булмаган ике җыентыгы дөнья күрде. Шул ук нәшрият татарча да китаплар бастыра башлагач, мондый тәүге “карлыгач” Марис Нәзировныкы булды (“Янә утларга керәм”, 1994 ел). Шул арада (1992 елда) Уфадагы “Иҗат” нәш­риятында “Йолдызлар табын кора” китабын чыгарды. Анысы да татарча.

Милләтебез йокысыннан уянган, законлы хокукларын даулый башлаган, үзенең башкалардан ким түгеллеген исбатлаган, раслаган заман иде. Республикабызда татар телендә “Өмет”, “Гасыр”, “Вакыт”, “Азатлык нуры” гәзитләре, “Тулпар” һәм “Шура” журналлары пәйда булды. Марис, Мәләвездән килеп, “Гасыр”га җаваплы секретарь булып эшкә керде. Бер үк вакытта татар милли хәрәкәтенең уртасында кайный башлады. Журналист каләме һәм оештыру сәләте белән.

Шигырьләрендә туган тел, туган милләт, туган халык язмышы темасы беренче планга чыкты. Якын һәм ерак бабаларыбыз, ил агалары образы, аларның хикмәтле сүзләре дә М. Нәзиров шигырьләрендә шактый урын алды. Татар халкы тормышына мөрәҗәгать иткәндә ул аның тарихы турында еш уйланды, бүгенге язмышы хакында да тирән борчылды. Шәһри Болгарга багышланган дистәгә якын шигырь иҗат итте. Болардан тыш, “Нинди куркыныч”, “Дар ураткан Казан капкаларын”, “И сөенгән Иван Васильевич...”, “Җәлләд түмәре” кебек шигырьләрендә дә татар тарихының фаҗигале сәхифәләрен үзенчә күз алдына китерде.

“Гасыр”да ике ел эшләгәннән соң Марис Нәзиров “Тулпар” журналының җаваплы секретаре итеп тәгаенләнде, бераздан баш мөхәррир урынбасары булды.

Каләмдәшебез 2000 елдан башлап татар халкы һәм Татарстан Республикасы Аксакаллар шурасының Башкортстандагы һәм Урал төбәгендәге вәкаләтле вәкиле-референты, Бөтенрусия “Мәгариф” фонды Башкортстан бүлекчәсенең “Мәгърифәт” нәшрияты баш мөхәррире, “Башкортостан” гәзитенең Чакмагыш төбәге буенча үз хәбәрчесе вазыйфаларын башкарганнан соң, 2002 елның мартында Чакмагыш районының “Игенче” гәзите баш мөхәррире итеп билгеләнде. 2011 елның апреленнән Башкортстан Язучылар берлегенең Татар телле әдипләр берләшмәсенә җитәкчелек итә башлады. Ул яшь язучыларның, берлектә әгъза булып тормаган иҗатчыларның кулъязмаларын тикшерүгә, аларны китап итеп чыгаруга игътибарны көчәйтте. Кыска гына чорда берләшмәнең бюро әгъзалары, тәҗрибәле язучылар катнашлыгында Дүртөйле, Балтач, Илеш районнарында семинарлар үткәрде. Аларның сөенечле нәтиҗәсе булып шунда кулъязмалары тикшерелгән иҗатчыларның “Китап” нәшриятында төрле басмаларда (“Акчарлак” альманахы, “Яшьләр тавышы” сериясе, “Сәйләннәр” гомум җыентык) әсәрләре дөнья күрде. 2001 елда, мәсәлән, татар телендә 15 китап нәшер ителде.

Марис Нәзиров иҗатының тагын бер балкып торган ягы — халык арасында киң таралган бихисап җыр­лары. Аның шигырьләренә танылган композиторлар Рим Хәсәнов, Нур Даутов, Ринат Гобәйдуллин, Зәбих Мамалимов, Газиз Дәүләт­бирдин, үзешчәннәр Фәүзә Гасакирова (барлык җырларның яртысы диярлек аныкы), Фаил Абдраков, Фәрзәнә Галиева, Илдар Газиев, Мөдәрис Морзаханов, Венер Мөхәммәдиев һәм башкалар музыка язды.

Марис Нәзиров 2000 елдан Башкортстан һәм Русия Язучылар берлекләре, шулай ук Бөтендөнья Язучылар берләшмәсе — ПЕН-клуб әгъзасы иде. Әдәбият һәм матбугат өлкәсендәге хезмәтләре 2003 елда – Башкортстан Президентының Рәхмәт хаты, 2004 елда “Башкорт­станның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре” исеме белән билгеләнде. Бөтендөнья башкортларының икенче корылтае, Бөтендөнья татар конгрессының дүртенче съезды, Башкортстан татарларының беренче һәм икенче съездлары делегаты булды.

Бу олы талант иясенең иҗаты белгечләр игътибарыннан да читтә калмады. Төрле матбугат чараларында аның турында халык шагыйре Марат Кәримов, фән докторлары Рәиф Әмиров (институттагы укытучысы), Әмир Мәхмүтов (сабакташы), Суфиян Поварисов, фән кандидатлары Суфиян Сафуанов, Муса Мөлеков, Камил Дәүләтшин, журналист-режиссер Ренард Хантимеров тәфсилле мәкаләләр бастырды.

Каләмдәшебезне аяусыз чир 2013 елның февралендә арабыздан алып китте.
Фәрит Фаткуллин.
Читайте нас