+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Әдәбият
15 август 2019, 06:19

Халыклар дуслыгы — тирән төшенчә

Иң өлкән каләмдәшебез Расих Ханнанов аны ныгытудагы биниһая хезмәтләре өчен орден белән бүләкләнде

Иң өлкән каләмдәшебез Расих Ханнанов аны ныгытудагы биниһая хезмәтләре өчен орден белән бүләкләнде


Хәбәр итүебезчә, 1 августта бер төркем күренекле якташларыбызга югары бүләкләр тапшырылды, шул исәптән журналист, шагыйрь һәм язучы Расих Ханнанов Халыклар дуслыгы орденына лаек булды. Аны мондый бүләккә туган Кырмыскалы районы һәм республиканың Язучылар берлеге тәкъдим итте, ә Татарстанның Башкортстандагы Даими вәкиллеге, республикабызның Иҗтимагый палатасы һәм Халыклар дуслыгы йорты бу тәкъдимне яклады.


Мондый бердәм яклау һич тә очраклы хәл түгел, чөнки Расих Ханнановның алтмыш елга сузылган иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлеге башкорт һәм татар, шулай ук Русиянең башка халыклары мәдәниятләре ара­сында үзен­чәлекле күпер булып тора. Ул республикадагы хәзерге милли журналистиканы камил­ләштерүгә зур өлеш кертте, әлеге вакытта Уфада һәм аннан читтә эшләүче дистәләрчә та­лант­лы каләм остасы тәр­бия­ләде, моннан төгәл 30 ел элек республикабыз журналист­ларының Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиясен оештыру башлангычы белән чыгучы­ларның берсе булды.

1961 елдан башлап, 32 ел гомерен “Кызыл таң” гәзитенә багышлады, шул исәптән 20 ел баш мөхәррир урынбасары, өч ел ярым баш мөхәррир вазыйфасын башкарды, басманың тиражы рекордлы санга – 120 мең данәгә җитүендә дә аның хезмәт өлеше бәяләп бетергесез. Расих Нургали улының иҗади коллективка акыллы җитәкчелек итүе, тыныч һәм тотрыклы сәясәт алып баруы милли мәдәниятне үстерүгә генә түгел, ә республикада милләтара татулыкны саклауга да көчле йогынты ясады. Безнең республикада да милли хәрәкәтләр манифестацияләр һәм ачлык игълан итү ысуллары белән эш иткән болганчык үзгәртеп кору елларында мондый татулык аеруча кирәк иде.

Тынычлык саклау комитеты активисты, Татарстанда Башкортстан мәдәнияте көннәрендә катнашучы, “Мәслихәт” башкорт-татар дуслыгы җәмгыятен оеш­тыручыларның берсе, Башкорт­станның һәм башка милли республикаларның иҗади берлекләре һәм сәнгать эшлеклеләре хезмәт­тәшлегендә актив катнашучы буларак, ул алып барган иҗтимагый эшчәнлек һәрвакыт төбәктә милләтара мөнәсәбәтләрне камилләштерүгә юнәлтелде.

Ә моннан тыш, шагыйрь, язучы һәм драматург буларак, милли әдәбиятка якты сәхифәләр өстәвен әле дә дәвам итә. Ватандашларыбызга иминлек һәм изгелек идеяләрен җиткерергә омтылуда бу – Расих Ханнановның төп “коралы”. 1970 елдан башлап балалар һәм өлкәннәр өчен проза, публицистика, драматургия һәм шигърият жанрларында башкорт, татар һәм урыс телләрендә 30дан артык китап нәшер итте. Бөтен иҗаты белән ул замандашларына туган төяккә мәхәббәт, милләтләре, диннәре, карашлары төрле булган кешеләрнең үзара югары мәдәни мөнәсәбәтләрен тәрбияли. Башкортстанның талантлы композиторлары белән берлектә башкортча һәм татарча иҗат иткән 200дән артык җырда хәзер инде төрле төбәкләрдә һәм илләрдә яшәүче берничә буын кешеләре тәрбияләнде. Күп кенә җырлары милли эстрада йолдызлары репертуарында ныклы урын алды, ә кайберләре хәтта музыка мәктәпләрендә милли мәдәниятне өйрәнүдә методик материал сыйфатында дәреслекләргә дә кертелгән. Расих Ханнановның Русиянең, Үзбәкстанның һәм Казахстанның профессиональ һәм үзешчән театрларында кабат-кабат куелган пьесалары, шулай ук, дөрес яшәргә өйрәтә, халык аларны җылы кабул итә.

Әдип һәм журналистны Уфа белән аерым мөнәсәбәтләр бәйли. Ул – башкалабызга багышланган җырларның тоташ бер шәлкеме, шул исәптән кайчак шәһәрнең рәсми булмаган гимны дип тә йөртелүче “Уфам – Урал эн­җе­ләре” тексты авторы. Берничә ел элек шәһәрне үстерүнең җәмәгать фонды аны “Башкала казанышы” дипломы белән бүләкләде.

Үткән ел каләм остасына аеруча зур иҗади казанышлар китерде: төрле шәһәрләрдә берьюлы өч китабы дөнья күрде. Уфадагы “Китап” нәшрияты – балалар өчен башкортча “Салават ялкыны”, Татарстан китап нәшрияты татарча “Робагыйлар” китапларын бастырды. Ә Мәскәүдәге Ресоrdsman студиясендә авторның уникаль мультимедиа проекты – аудиокитап чыкты. Хәзерге дөньяда туган телдә китапны кыенлык белән укучы, әмма рәхәтләнеп тыңлаучы һәм аңлаучы кешеләр өчен үзенең шигырьләрен биредә автор үзе укый.

Үткән атнаның элеккесендә бу эстафетаны Уфада тәүлек әйләнәсенә эшләүче “Туган тел” музыкаль-күңел ачу телеканалы күтәреп алды. Аның эфирында һәр ике сәгать саен безнең телевидение өчен гадәти булмаган форматта кыска поэтик видеосюжетлар тапшырыла, ягъни Расих Ханнановның робагыйлары һәм башка шигырьләре авторның үзе укуында медитатив видеорәткә салынып һәм күренекле композитор Рим Хәсәнов музыкасы астында тапшырыла.

Расих Нургали улы бу күренешкә үзе түбәндәгечә аңлатма бирә: “Бу кыска гына минутлар бүгенге чиктән тыш тиз агышлы тормышыбызда кешене бер мизгелгә генә тукталырга, акыллы шигъри киңәш яисә фикер тыңларга, үзенең тормыш ритмын һәм проблемаларын мәңгелек кыйммәтләр белән чагыштырырга мәҗбүр итә. Чөнки кайчак кыска гына дүртьюллык та фи­кер­ләреңне, кәефеңне, планнарыңны – бөтен тормышыңны үзгәртергә сәләтле.

Ә инде бүгенге куанычыма, миңа тапшырылган орденның ничек аталуына килгәндә... Халыклар дуслыгы – минем өчен бик тирән төшенчә. Ул туган телеңне үзләштерүдән, яшәешнең мәгънәсен, җәмгыятьнең нигезен аңлаудан башлана. Чөнки иң тәүдә үз-үзеңне, дөньяда үз урыныңны аңларга, ә аннары тирә-ягыңдагы кешеләр белән мөнәсәбәтләр корырга кирәк. Әгәр үзеңнең яшәеш маякларыңны дөрес билгелисең икән, күршеләр белән дә һәрчак тату яшисең”.
Фәрит Фаткуллин.
Читайте нас