Динар Мөкъминовны дәвалау өчен 450 мең сум таләп ителә
Тормыш ниндидер закончалыкка буйсына, дип әйтү дөресме ул? Әллә ул очраклылыклар йомгагымы? Ни өчен кайчагында бер вакыйга икенчесенә, өченчесенә, дүртенчесенә… очраклы рәвештә өзлексез бәйләнеп, нәкъ шушы нәтиҗәгә китерә?
Менә уйлап карыйк. Тулы, матур гаиләдә көтеп алынган малай туа. Табигать кануннарына ярашлы, барысы да яхшы булырга тиеш. Витаминнар ашалган, тиешле анализлар вакытында бирелгән. Бернинди тайпылыш та күзәтелмәгән. Әмма нидер булган. Ниндидер очраклылык белән баланың туганда ук умыртка сөяге сынган. Аңа бу җәрәхәтне вакытында күрмәү, шуңа ияреп, дөрес булмаган дәвалау, шунлыктан сабыйның сәламәтлеге бозылуы, аягы шешүе, иммунитеты какшавы кебек очраклылыклар бәйләнеп киткән.
Бәлки, башта ук ул сөяк сынмаса, вакытында дәваланса… Башкача булыр иде микән?
Әмма буласы шул булган. Бүген яшь ярымлык Динарда — авыр формадагы балалар параличы. Ул утырмый, шуышмый. Кечкенә кулларын әнисенә таба сузмый.
Янә вакыйгалар чылбырын сузабыз. Мондый диагноз белән йөзгә-йөз очрашкан күп әниләр кебек үк, Динарның әнисе Галия дә тормыш биргән сынауларга буйсынып, дәвалау курслары үтә башларга тиеш иде. Әлбәттә, ул шулай итә дә. Әмма бер очраклылык аны Кытайның Харбин шәһәрендәге клиника турында сөйләүче кешегә юлыктыра. Шушы клиникада өзелгән өметләрне дә ялгыйлар икән. Ата-ана, барлык матди көчен җыеп, Кытайга оча. Һәм бер барудан ук уңай үзгәрешләр сизелә. Тик нәтиҗә булсын өчен бу клиникага берничә тапкыр бару зарур икән. Ничек булса да киләсе курска 450 мең сум табуга ышанып, гаилә клиникага барырга карар кыла һәм бөртекләп акча эзли башлый. Социаль челтәрләр, танышлар аша 150 мең сум җыела. Ә бит янә 300 мең сум кирәк!
“Бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына”, диләр бит. Күп җырлар авторы, актив җәмәгать эшлеклесе Мидхәт Әбделманов гаилә кайгысын үзенекедәй якын итә. Менә шуңа башка вакыйгалар бәйләнеп китә. Ул популяр җырчы Илнур Вәлитов белән очраша. Алар Динарны дәвалауга күпме булса да акча җыю өчен хәйрия концерты уздыру хакында килешә.
Концертта Илнур үзе һәм Руслан Зөлкарнәев, Галия Язданова, Әлфия Әмирханова, Рөстәм Вәлиев, Гөлфинә Хәмитова, Наил Латыйпов, Флүр Абдеев, Гөлсем Хөсәенова, Мәхмүт Ибраһимов, Альбина Якупова кебек җырчылар, мимика һәм жестлар ярдәмендә җырлаучы Антонио Масунов, биюче Лилия Мөхәммәдиева, баянчы Хәлим Юнысов, скрипкачы Илзира Кудашева катнашты. Сценарийны Айгөл Юлъякшина язды. Тамашачыларга олы рәхмәт сүзләре белән Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе урынбасары, шагыйрь, язучы һәм дәүләт эшлеклесе Нурлан Ганиев чыгыш ясады. Ул Мидхәт Әбделмановны оешманың Рәхмәт хаты белән бүләкләде, чыгыш ясаучыларның төп өлешен тәшкил иткән “Милли аваз” төркеменә һәм тамашачыларга рәхмәт әйтте. Мидхәт абый шигырьләрен укыды. Концерттан кергән табыш Динарны дәвалауга тотынылачак, әмма кирәкле сумма һаман да җыелмаган…
Вакыйгалар шушы урында үз җае белән агышын дәвам итә алыр иде. Очраклылык чыгып, алар әле дә башка юлдан китә ала. Сез исә бу юлның кечкенә сабыйны дәвалауга таба баруын теләсәгез, үз өлешегезне кертә аласыз. “В контакте” челтәрендә Галия Язданованың (Динарның әнисе), Инстаграмда dinarik_mukminov сәхифәләренә күз салыгыз да…