Бакалылылар моны эштә дә, иҗатта да раслый
— Районыбызның тырыш халкы кырларда иген игә, терлек асрый, гомумән, агросәнәгатьтә дә, башка тармакларда да матур уңышларга ирешә, рухи дөньясын баетып яши. Бездә бай тарихи һәм мәдәни мираслы татарлар, керәшеннәр, урыслар, башкортлар, марилар, чувашлар, мордва һәм башка уннан артык милләт вәкилләре яши. Халкыбызның: “Кош канаты белән, кеше дуслык белән көчле”, — дигән әйтеме нәкъ безнең җирлектән алынган кебек. Райондашларның көнүзәк проблемаларын чишү, рухи ихтыяҗларын канәгатьләдерү, әхлакый тәрбия бирү җәһәтеннән күпкырлы эш алып барыла. Авылларда социаль инфраструктура яңартыла. Мәдәни учаклардан тыш, мәчетләр, чиркәүләр салынган. Район үзәге Бакалыда чиркәү белән мәчет янәшәдә диярлек урнашкан. Дини мәсьәләләрдә толерантлык хөкем сөрә. Иҗтимагый оешмалар үзара киңәшләшеп эшли, — ди Бакалы районы хакимияте башлыгы Александр Андреев.
Әгәр дә дөньяви җитәкчеләр тарафыннан уңай караш, акыл белән эш итү, һәр диннең, милләтнең хокукларын тану булмаса, дин әһелләренә үз вазыйфаларын үтәү – мәчетләр һәм чиркәүләр төзү, мәдрәсәләр һәм якшәмбе мәктәпләре ачу, яшьләргә әхлакый, дини кыйммәтләрне иңдерү кыенлашыр иде, әлбәттә. Бергәләп эш итүнең асылы – районда яшәүче барлык халыкларның мәдәниятен үстереп, милли йөзен сакларга һәрьяклап ярдәм итү, диннәр арасында тигезлекне тәэмин итү. Мондый сәясәтнең нәтиҗәсе күзгә күренеп тора. Иң мөһиме, милләтләр арасында татулык һәм хезмәттәшлек юлыннан барып, демократик институтларны актив файдаланып, халыкларның интеллектуаль, мәдәни-эстетик һәм рухи-әхлакый дәрәҗәсен күтәрү юлында зур адымнар эшләнә. Бу исә татулыкның, социаль иминлекнең нигезе.
Бакалы районының егермедән артык авылында керәшеннәр гомер итә. Бай тарихлы, күркәм һәм үзенчәлекле рухи-мәдәни мирасын, йолаларын безнең көнгәчә саклаган Бакалы керәшеннәре 1998 елның гыйнварында, “Башкортстан Республикасында иҗтимагый оешмалар турында” Законына ярашлы рәвештә, район үзәгендә Республика милли-мәдәни үзәген оештырды. Аңа бүген Геннадий Марков җитәкчелек итә. Бу милли оешма Татарстан, Удмуртия, Ырынбур һәм Чиләбе өлкәләре керәшеннәре белән элемтә булдырды. Шушы төбәкләр керәшеннәрнең фольклор коллективлары арасында үткән иҗади бәйгеләрдә Бакалының һәвәскәр артистлары һәрчак иң сәләтле, талантлылары булып таныла. Мәсәлән, “Моң”, “Уралым”, “Сөнәкәй”, “Коробейники” халык ансамбльләрен Бакалының үзенчәлекле визит карточкасы дип тә була. Районда шулай ук башкортлар корылтаеның, урыслар соборының, татарлар конгрессының, чувашлар канашының бүлекләре уңышлы эшли.
Рухи-мәдәни мирасны, йолаларны безнең көннәргәчә саклаган керәшен авылларының берсе — Яңа Илек. Хезмәт сөючән кешеләр яши анда. Иҗади бәйгеләрдә дә Яңа Илекнең һәвәскәр артистлары һәрчак иң сәләтле, талантлылар булып таныла. Тамашачы һәрчак аларны алкышларга күмә. Авыл мәдәният йорты, республикада иң яхшы булып танылып, грант та яулады. Аның директоры Григорий Карпов милли мирасны саклау, киләчәк буынга калдыру юнәлешендә күп эшләр башкара. Ул — авылдагы унсигез нәселнең шәҗәрәсен төзегән, бай эчтәлекле этнографик музей булдырган кеше. “Без бабайларыбыз-әбиләребез гореф-гадәтләрен, истәлекләрен, аларның иҗади мирасын да, борынгы һөнәр-ләрен дә кадерләп саклыйбыз”, — ди ул.
Бакалы халкы бердәм. Республикада тәүгеләрдән булып 1999 елда “Якташлар-бакалылылар” оешмасы төзелде, Әйтергә кирәк, якташлар Бакалыны социаль-икътисади үстерүгә сизелерлек өлеш кертә. 2009 елда Наил Баһаветдинов тарафыннан “Сәләтле яшьләргә ярдәм күрсәтү фонды” оештырылган иде. Ул аерым фәннәр буенча олимпиада һәм спорт бәйгелә-рендә җиңүче Бакалы яшьләрен, уку алдынгыларын исемле стипендияләр, төрле дәрәҗәдәге бүләк һәм дипломнар белән дәртләндерә. Шушы көннәрдә оешманың 10 еллыгын билгеләп үттеләр.
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.