“Мостай укулары”на БДБ илләре вәкилләре дә килде
Уфада Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган “Мостай укулары” халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды.
Аның эшендә Русия төбәкләренең һәм БДБ илләренең милли һәм академик китапханәләреннән килгән 200дән артык фәнни берләшмә вәкилләре катнашты. Алар арасында Кырым, Казахстан, Үзбәкстан республикаларыннан вәкилләр дә бар иде.
Конференциянең максаты — Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең әдәби һәм фәлсәфи иҗаты, аның әсәрләренең дөнья, Русия һәм төбәк мәдәни-тарихи процесслары контекстындагы әһәмияте, Мостай Кәрим иҗатының хәзерге заман мәгариф һәм мәдәни киңлегендә урыны һәм роле турында фикер алышу.
— Әтием өчен иң кадерле һөнәр — ул укытучы һәм китапханәче булды. Әдәбиятны, китапны яратучы кешеләр тәрбияләгән китапханәчеләргә зур рәхмәт. Гаиләбездә һәрвакыт китаплар күп булды, ләкин без китапханәгә дә йөрдек, — диде шагыйрьнең кызы Әлфия Кәримова журналистлар белән очрашуда.
Конференциядә секция эше биш юнәлеш буенча барды: “Чорның тарихи-мәдәни һәм иҗтимагый-сәяси контекстында М. Кәримнең шәхесе, язмышы һәм иҗаты”, “М. Кәрим әсәрләрендә дөньяның сәнгать һәм тел бизәкләре”, “М. Кәрим-нең полилингваль дөньяда иҗаты: сәнгатьле тәрҗемә”, “М. Кәрим белем бирү киңлегендә: югары уку йортында һәм мәктәптә язучы иҗатын өйрәнү традицияләре һәм тәҗрибәсе”, “М. Кәрим мирасын популярлаштыру һәм саклау мәсьә-ләләре”.
“Мостай укулары” халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында, М. Кәримнең әдәби мирасын алга таба этәрү буенча халыкара китапханә проектлары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы да узды.
Конференция материаллары буенча җыентык бастырылачак, электрон версияне Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәнең рәсми сайтында урнаштырачаклар.
Конференцияне оештыручылар: Башкортстанның Мәдәният министрлыгы, Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә, Русия Фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренү үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты, Башкортстан Фәннәр академиясе.
Шунысы да куанычлы, элекке СССРда яшәүчеләр дә Мостай Кәримнең иҗаты белән таныш, әсәрләрен укыйлар.
— Безнең дәүләт телерадиокомпаниясе фондында Мостай Кәрим әсәрләре сакланган. 1965 елда төзелгән “Ай тотылган төндә” һәм “Ташлама, утны, Прометей!” радиопостановкаларын алып килдем. Китапханәбездә үзбәк телендә “Озын-озак балачак” китабы саклана, Мостай Кәримнең шигырьләре дә бар. Быел 100 еллыгы билгелә-нүче шагыйрь Шукруллоның китабын алып килдем. Ул — Мостай Кәримнең дусты. Бу китапта Мостай Кәримнең хаты һәм Шукрулло турында мәкаләсе бар, — диде Үзбәкстан Фәннәр академиясенең үзбәк теле, әдәбияты һәм фольклоры Институты өлкән фәнни хезмәткәре Гөлназ Сатторова.
Казахстан Милли китапханәсенең диссертацияләр бүлеге җитәкчесе Гөлнара Бәхтегәрәева, Алма-Ата китапханәсе фондында Мостай Кәримнең 30дан артык әсәре саклануын билгеләп үтте.
2007 елда Казахстанның “Мәдәни мирас” дәүләт программасы буенча Мостай Кәрим әсәрләре казах теленә тәрҗемә ителгән. И. Гаспринский исемендәге Кырым татарлары республика китапханәсе директоры Гөлнара Ягъяева әйтүенчә, аларда Мостай Кәримнең тәрҗемә ителгән әсәрләре бар, ә башкорт телендә юк икән. Ул Мостай Кәрим фонды директорына башкорт телендәге китапларны сорап мөрәҗәгать итте. Мостай Кәрим фонды директоры Әлфия Кәри-мова әйтүенчә, Мостай Кәримнең тугыз томлы тулы җыентыгы башкорт телендә басылып чыккан, 10нчы том әзерләнә һәм тагын өстәмә 11нче том планлаштырыла. Алар конференциядә катнашучы барлык китапханәләргә бүләк ителәчәк.