Танылган галим-мәгърифәтче, шагыйрь, язучы, журналист, педагог, Русиянең атказанган укытучысы Вил Казыйхановның тууына – 80 ел
Бу датага багышлап, иртәгә, 18 октябрьдә, Вил Казыйхановның туган шәһәре Дүртөйледә зур чаралар үткәреләчәк. Ул 28 ел директор булып эшләгән мәктәптә тактаташ ачылачак, Мәдәният сараенда аның иҗатына һәм эшчәнлегенә багышланган бәйрәм чарасы оештырылачак.
9 ноябрьдә Уфаның “Ихлас” мәчетендә агымдагы елда олы юбилейлары билгеләнүче Ризаэтдин Фәхретдин, Мөхлисә Бубый, Мәрьям Солтанова һәм Вил Казыйхановка багышланган Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе үтәчәк.
Исеме меңнәрчә укучысы йөрәгендә урын алган, яшьләрне милләтпәрвәр рухта тәрбияләүгә зур өлеш керткән, Ватанына һәм халкына гомере буена фидакарьлек белән хезмәт иткән, җырлары сәхнәләрдә һәм табыннарда яңгыраган Вил Казыйхановның исеме еллар үткән саен чагурак балкый. Гәзитебездә бүген аның шәкертләре һәм якын хезмәттәшләренең якты хатирәләрен тәкъдим итәбез. Еллар дәвамында “Кызыл таң” гәзитен укымлы итүгә зур өлеш керткән коллегабызны тирән рәхмәт хисләре белән искә алабыз.
Вил Казыйханов минем өчен кем иде?
Вил Суфиян улы безнең әтиебез, гомере буена “Чишмә” колхозында тырыш хезмәт салган, югары вазыйфалар биләгән Тимерзаһит Рәкыйпов белән аерылмас, якын дуслар иде. Шуңадыр да мин Чишмә сигезьеллык мәктәбен уңышлы тәмамлагач, әтием киңәше белән 9-10нчы сыйныфларга Дүртөйле шәһәренең 3нче урта мәктәбенә укырга бардым. Аннары Башкорт дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетында югары һөнәри белем үзләштердем. Арытаба, кулыма диплом алып, янә шул мәктәпкә укытучы булып эшкә кайттым.
Вил Казыйханов, абруйлы җитәкче һәм мәктәп директоры буларак, минем хакта аталарча хәстәрлек күрде, чөнки ул шундый ярдәмчел, сизгер, саф күңелле, гаҗәеп талантлы, соклангыч кеше, үз Ватанының чын патриоты иде. Мин җитәкләгән сыйныф, аның тәкъдиме буенча, Бөек Ватан сугышы елларында тиңдәшсез батырлык күрсәткән авылдашым, яугир-кызыл флотчы Фәхрулла Хәйруллин исемен йөртте. Заманыбызның бу чагу герое балаларны укуда һәм хезмәттә яңадан-яңа уңыш-казанышларга дәртләндерде, югары үрләр яуларга әйдәде, аларны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләргә булышлык итте. Һәм, әлбәттә, җиңелдән булмаган укытучылык эшендә үземә дә бетмәс көч-куәт, дәрт-дәрман бирә иде.
Дүртөйле шәһәренең 3нче урта мәктәбендә укыган елларда, аннары бергә эшләгән чорда абруйлы остазым Вил Казыйханов миңа гыйлем тавына күтәрелергә һәм үзенең фәһемле киңәшләре белән үсеп килүче яшь буынга аң-белем, тәрбия бирү өлкәсендә бай тәҗрибә тупларга ярдәм итеп кенә калмады, күңелемдә туган төбәгебезгә карата ихлас мәхәббәт уятты, үземне дә чын патриотка әйләндерде...
Кызганычка каршы, ул арабызда юк инде. Танылган фән эшлеклесе, зыялы галим, язучы, шагыйрь, мөгаллим, минем яраткан укытучым һәм остазым Вил Казыйханов фани дөньяда яшәү дәверендә җирдә кабатланмас, якты эз калдырды. Югары әхлакый сыйфатларга, нечкә сәяси тоемлауга, оста идарә итү сәләтенә ия булган, ачык күңелле, гадәттән тыш талантлы кеше иде ул. Дөньялыкта яшәгәндә һәм районыбыз иминлеге хакына янып-көеп эшләгән елларда Вил Суфиян улы үзен оста оештыручы, педагог, тәрбияче итеп танытты. Әлбәттә, ул сайлаган юлны һич кенә дә җиңел дип әйтеп булмый. Аның барлык гомере – каршылыкларны җиңү, куелган максатларга ирешү өчен көчергәнешле, кызу көрәш иде, дисәм дә һич арттыру булмас.
Янә шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк: Вил Суфиян улы халык арасында һәрвакыт әдәпле, хөрмәтле кеше, зур ихтирамга лаек шәхес булды, беркемнән дә үзен өстен куймады. Заманында ул, курку белмәс кыю ир-узаман буларак, үзенең фикерләрен, шелтә-тәнкыйтьләрен һәрчак турыга әйтте, хәтта үзен күпчелектә нахакка рәнҗетсәләр, кимсетсәләр һәм түбәнсетсәләр дә...
Индира РӘКЫЙПОВА-МИФТАХОВА.
1981 ел. Минем Дүртөйледә эш башлаган елым.
Минем язасы кешем, өлкән иптәшем киңәшчем беркайчан да минем хәтердән чыга торган шәхес түгел. Башкортстанда һәм күрше өлкәләрдә билгеле педагог, дәреслекләр-лекцияләр авторы, журналист, партиянең актив әгъзасы, җитәкче, күренекле җәмәгать эшлеклесе һәм, ниһаять, үз төбәгенең, үз иленең патриоты, чын гражданы – Вил Казыйханов турында әйтелергә ашкынып торган сүзләр бу. Аның турында, беренче чиратта, зур хәрефләр белән Укытучы дип язу дөрес булыр. Чын мәгънәсендә педагог, тәрбияче иде ул. Ә инде журналист, язучы, шагыйрь булып китүен шул тәрбия эшендә балаларны гына түгел, урта яшьтәге якташларыбызны-ватандашларыбызны да нәфис дулкыннарда, әхлак кысаларында патриотик биеклекләргә күтәрү өчен кулланылган инструментлар дип карарга булыр иде.
Вил Суфиян улы белән Дүртөйлегә килгән елның беренче айларында ук таныштым. Мин “шәһәр төзүче” предприятие вәкиле булып, партия оешмасы кушуы буенча шәһәрдә төзелеш мәсьәләләрен хәл итүдә катнашырга тиеш булсам, ул үзе директор булып эшләгән мәктәп төзелешендә прорабларга караганда да ныграк активлык күрсәтүче, төзүче һөнәрен вакытлыча үз иткән ир-узаман иде. Партия-хуҗалык утырышларында еш очраштык. Тиз арада уртак тел таптык. Безнең дөньяга, тормышка, сәясәткә карашлар тап килүе моңа нигез булды. Икебез дә – пионер, комсомол, партия мәктәпләрен үтеп, Советлар Союзы гражданы булып җитешкән кешеләр. Совет кешесе идек. Шулай булып калабыз да. Ул да шулай әйтә иде.
Туксанынчы елларның тискәре җилләре безнең идеалларыбызны җимерә алмады, кайбер “хамелеоннар” кебек партбилетны ертып ташламадык, үткән тарихыбызга кара якмадык. “Кеше – кешегә дус, иптәш” лозунгы безгә юлны һәрвакыт яктыртып, күрсәтеп торды. Вил Казыйхановка сынауларның зурысын үтәргә туры килде. Ләкин бернинди “этү-төртүләр” дә аның гражданлык, патриотлык, кешелеклелек позицияләрен какшата алмады.
Киләчәкне төзергә тиеш булган буыннарга белем, тәрбия бирү эшен киметмәде, йомшартмады. Ул нигез салган мәктәп, ул аякка бастырган укытучылар коллективы алдынгы мәктәпләр рәтенә басты, “гимназия” дәрәҗәсен алды. Нинди буталчык чаклар булса да, ул педагогика өлкәсендә эшләвен, гыйльми хезмәтләр, мәкаләләр язуын дәвам итте, яшьләргә белем бирүне яңадан-яңа биеклекләргә күтәрү өчен көч салды.
Патриотик шигырьләр, хезмәт кешеләре турында очерклар аның каләме астыннан чыгудан туктамады. Зур хезмәтләренең бер бүлеге булып Бөек Ватан сугышында батырлыклар күрсәткән якташларыбызның биографияләрен, тарихларын күрсәтү, укучыларга җиткерү булды. Архивларны актарып, сугыш барган җирләрне җәяү үтеп, әле безгә билгеле булмаган батырларны табып, алар турында күпме китаплар язды. Аларда Дүртөйле, Чакмагыш, Илеш, Кушнаренко районнарыннан, илебезнең башка төбәкләреннән чыккан патриот солдатларыбызның якты образлары чагылыш тапкан.
Китаплары нинди бит әле! Бер тын алуда, бер утыруда укып чыгасың. Ветераннардан, яшь укучылардан рәхмәт сүзләрен күп ишетте автор. Башкортстан Диңгезчеләр җыены аны хәрби диңгезчеләрнең батырлыкларын яктыртканы өчен үзләренең почетлы әгъзасы итеп кабул итте. 2012 елда ул югары составтагы офицерларга бирелә торган көмеш кортик белән бөтен шәһәр халкы алдында бүләкләнде. Яшь малайлар кебек, аны алмаш-тилмәш тотып карап, шатланган идек.
Вил Казыйханов янып эшләде. Язды. Иҗат итте. Йөрәкләргә үтә торган җырлар тудырды.
Танылган композиторыбыз Мөфтәдин Гыйләҗев белән берлектә иҗат иткән җырлары сәхнәләрдә, табыннарда җырланды, кешеләрне яшәүгә рухландырды. Вил Казыйханов кайда гына эшләсә дә – тугандаш Татарстан Республикасындамы, Башкортстаныбыздамы – һәр җирдә хезмәтләре белән абруй казанды. Исеме бөтен илгә киң таралды.
Вил Суфиян улы эшендә зур уңышларга иреште. Зур белгеч, зур шәхес. Олуг шәхесләргә генә хас булган андагы тыйнаклыкны да әйтеп үтми булмый. Әдәплелек, гадилек аның юлдашы иде. Казанышларына ярашлы ташламалар, аерым зур йорт, башка дөнья муллыклары сорарга хакы бар иде. Әмма башкалардан аерылырга теләмәде, гади яшәде.
Вил Суфиян улы педагогиканың зур камытына җигелеп эшләде, дөрләп янып яшәде. Очерклары, шигырьләре, тарихи әсәрләре белән бүген дә гражданнарыбызга патриотик тәрбия бирүгә, яшьләрне тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Аның бер китабы аталышын куллансак, “Әле дә соң түгел”.
Ул миңа чорыбызның алдынгы шәхесләре турында язуны дәвам итәргә кушты. Әдәбият өлкәсендә кирәк булачак киңәшләрен бирде. Мин аларны аннан васыять дип кабул итәм.
Русиянең мактаулы нефтьчесе, Журналистлар берлеге әгъзасы.
Яр Чаллы шәһәренең 54нче гимназиясендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән еллар. Гимназиягә шәхесне иҗади үстерүгә юнәлтелгән укыту системасы килеп керде. Бу эшне гимназиягә Башкортстан галимнәре алып килде. Барлык укытучылар коллективы тиз арада яңалыкны өйрәнә, үзләштерә башлады. Тик мин, нишләптер, яңалыкка кереп китәргә ашыкмыйм. Бер-бер артлы семинарлар үтә, барлык укытучылар дәрес бирә, ә мин берникадәр вакытка читтә калам.
Безнең сыйныф өченче катта урнашкан иде. Иҗади үстерү технологиясенә бирелгән кабинет та шушы ук катта. Вил Казыйханов балага, укытучыга якынаю максатыннан һәрвакыт кабинетның ишеген ачык куеп, акрын гына мәктәп тормышын күзәтә иде. Бервакыт минем яныма килеп: “Син бу алым белән укытуны никтер кабул итмисеңдер кебек тоела миңа, әмма укучыларың бик оешкан, өйрәнергә кирәк”, — диде. Ул вакытта минем укучылар өченче сыйныфта укый иде. Вил абый миңа бу сыйныфның тәрбия сәгатьләренә кереп утырырга теләге булуын белдерде. Шулай итеп, безнең иҗади хезмәттәшлек башланып китте.
Вил Суфиян улы мәктәп яшендәге балалар белән тәрбия эшләрен оештыруның серләрен бик тирән белә иде. Балага якын килеп, төрле чаралар уздыру, сыйныфта үзидарә эшчәнлеген дөрес оештыру, укучыларга әдәп-әхлак кагыйдәләрен өйрәтү буенча күп кенә дәреслекләр, методик әсбаплар язды, вакытлы матбугатта тәҗрибә уртаклашып, киңәш итеп язган мәкаләләре шактый укытучыларның өстәл китабына әверелде.
Вил Казыйхановның “Әхлак дәресләре” укытучылар, сыйныф җитәкчеләре һәм тәрбиячеләр өчен дәреслек эшләнмәләре татар һәм урыс телләрендә нәшер ителеп, мәгариф өлкәсендә эшләгән барлык педагогик хезмәткәрләргә олы бер бүләк булды. Бу методик әсбапны мин зур дәүләт бүләгенә лаек методик кулланма дип саныйм. Андагы кагыйдәләр, киңәшләр, төрле тәрбияви алымнар укучыларымның алдагы мөстәкыйль тормыш юлларында зур роль уйнады, чөнки ул укучылар бүген бик югары уңышларга иреште.
Зур тормыш тәҗрибәсе булган, бала күңеле нечкәлеген тойган, олыларны хөрмәт иткән, яшьләренә юл куйган, гаиләсенә ныклы терәк, оныкларына ягымлы картәти булган Вил Суфиян улын Татарстанда нык хөрмәт иттеләр. Татарстан Республикасында милли мәсьәләләргә караган барлык чараларның үзәгендә булды ул. Мәктәпләргә барып, укучыларга дәресләр бирде, әти-әниләр белән җыелышлар уздырды. Ә инде барлык әти-әниләрне шаккатырып, тәү башлап ул әтиләр конференциясе үткәрүне тәкъдим итте һәм ул матур традициягә әверелде.
Яшәгән гомерендә Вил абый таләпчән, тырыш, төгәл, кирәк урында кырыс яисә шаян, шат күңелле була белде. Аның язган шигырьләре тормышка якын, бала күңеленә тиз үтеп керә. Без, укытучылар, Вил абый һәм укучылар белән еш кына очрашулар оештыра идек. Очрашулар вакытында балалар аның шигырьләрен яттан сөйли, шигырьләренә язылган җырларны бик теләп башкара иде, ә үзе исә балалар белән рәхәтләнеп аралаша иде.
Вил абый һәм Фәүзия апа гаиләсе белән без эш буенча гына түгел, тормышта да якынаеп, аралашып яшәдек, бер-беребезгә кунакка йөрештек. Аларның гаиләдә бер-берсенә, балаларына булган мөнәсәбәтләренә соклана идек. Аралар ерагайгач та иҗади хезмәттәшлек дәвам итте, Казан — Уфа арасын суытмадык. Вил абыйның шигъри җанлы булу сере Башкортстан табигатенең гүзәллегеннән киләдер, бәлки. Ул үзенең туган ягының һәр почмагын, табигатен тоя, күренекле шәхесләрен белә, алар белән аралаша, үзенә килгән кунакларны да таныштыра иде. Шуңа да бу шәхестәге талант аларның бакча артында аккан Агыйдел елгасы кебек шаулап, ташып торды.
Мин Вил абыйга шәхсән рәхмәтле булдым, үземнең остазым дип санадым һәм исән чагында ук рәхмәтләремне җиткердем. Һәм бүген дә аларның эшен дәвам итәргә тырышам. Һәм инде, әлбәттә, Вил Казыйхановның хезмәтләре алдагы көндә дә мәктәпләрдә зур файда китерер дигән өметтә калам.
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының башлангыч һәм мәктәпкәчә белем бирү кафедрасы доценты,
педагогика фәннәре кандидаты, Русия мәгарифенең мактаулы хезмәткәре.
Фәүзия Гыйният кызы һәм Вил Суфиян улы Казыйхановлар белән танышу минем өчен көтмәгәндә, бәлки, бик кирәкле, мөһим мизгелдә булгандыр. Үземнең Яр Чаллыда педагогларның белемен күтәрү институтында (Өзлексез педагогик белем бирү институты, 1992 ел) эшли башлаган чор. Бу вакытта күпләп татар мәктәпләре ачылды. Мәктәп директорларына, укытучыларга, балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләргә укыту-тәрбия эшен кызыклы, эчтәлекле итеп алып барырга, яңа укыту-тәрбия технологияләрен аңлатып, гамәлгә кертергә ярдәм итәргә кирәк иде.
Менә шул вакытта без Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә уңышлы гына иҗат итеп ятучы мөхтәрәм Казыйхановлар барлыгын белеп, аларны үзебезгә – Яр Чаллыга эшкә чакырдык. Шулай итеп, миңа алар белән ике дистә ел бергә эшләргә туры килде. Бу еллар искиткеч матур үтте. Бу ике галим иң элек татар мәктәпләрендә эшләүче математика укытучыларына алгарышлы укыту технологияләренә нигезләнгән укыту комплексын эшләп гамәлгә керттеләр. Комплектта дәреслек, укытучыга ярдәмлек, уку дәфтәрләре бар иде.
Мондый уку әсбабы татар мәктәпләре өчен, гомумән, беренче, башлангыч эш булды. Боларны иҗат итү белән беррәттән, укытучыларны шушы технология буенча эшләргә өйрәтү курслары ачылды. Институтта иҗади лаборатория булдырылды, аның җитәкчесе итеп танылган галимне, профессор Әхмәт Зәки улы Рәхимовны чакырдык. Профессор Рәхимов шушы өлкәдә балаларга яңача белем-тәрбия бирү юнәлешендә эзлекле һәм нәтиҗәле эшләп килүче галим иде. Аның җитәкчелегендә Вил Суфиян улы, Фәүзия Гыйният кызы, Альбина Барый кызы һәм башкалар искиткеч зур энергия, омтылыш белән безнең институтта нәтиҗәле эш алып бардылар.
Бу чорда татар мәгарифендә тарихка кереп калырлык эшләр башкарылды. Башлангыч мәктәпләр өчен барлык фәннәрдән дәреслекләр, укытучыларга эшләү өчен уңайлы методик ярдәмлекләр бастырылып таратылды. Вил Суфиян улы “Әхлак дәресләре” дигән бик күп иҗади материаллар эшләде. Без, аларны бастырып, мәктәпләргә тараттык, укытучылар, тәрбиячеләр, ата-аналар өчен белем күтәрү курслары оештырдык.
Тынгы белмәүче, олы ихтирамга лаек Казыйхановлар республикабызның бер районын да калдырмыйча, Казан мәктәпләрендә, балалар бакчаларында бик зур эш алып барды. Аларның хезмәтен танып, урыс мәктәпләрендә дә Вил Суфиян улын чакырып, укытучыларга, ата-аналарга семинарлар үткәрә башладылар. Моның белән генә чикләнмичә, Вил Суфиян улы мәктәпләрдә теләсә кайсы сыйныфта үзе дәресләр үткәреп, педагогларга ярдәм итә иде.
Яза китсәң, бу кешеләр турында бик күп язарга булыр иде. Кыска гына әйткәндә, бу ике шәхес чынлыкта горурланып әйтерлек “Халык Укытучысы” дигән олуг исемгә лаек.
Яшәү ул – мизгел генә. Шул мизгелне кем ничек үткәрә бит. Кемдер халык күңелендә генә түгел, гаиләсе, туганнары хәтерендә дә үзе турында бернинди хатирә калдырмый. Икенчеләре исә Аллаһы Тәгалә биргән вакытын яшендәй ялтырап, үзеннән соң таудай игелекле истәлекләр, изге гамәлләр калдыра. Вил Суфиян улы – менә шундыйларның берсе ул.
Ул Фәүзия Гыйният кызы белән бәхетле яшәде. Алар яраткан эшләре белән иҗади шөгыльләнеп, халык мәхәббәтен яулап, акыллы, күркәм балалар, оныклар үстереп, матур яши белде. Күпме кешеләрнең язмышына уңай үзгәрешләр кертеп, тормышка карашларын баетып, ярдәм кулы суздылар.
Казыйхановлар Яр Чаллыда, гомумән, Татарстанда, искитәрлек зур эшләр башкардылар, милләтебезнең педагогик мирасын баеттылар, чын мәгънәсендә мәгърифәтче булдылар.
Исән чакта ул үзенә, Пушкин сүзләре белән әйтсәк, ким дигәндә өч һәйкәл куйды.
Берсе аның Казыйханов-педагогка куелган. Ул төзеткән, ул җитәкләгән Дүртөйленең 3нче мәктәбе район мәгарифенең әйдәүчесе булды. Ата-аналар горурланып та, мактанып та, сөенеп тә, минем балам Казыйхановта укый, дияр иде.
Укучылар, шапырынып китеп, мин Вил Суфиян улы мәктәбендә укыйм, дип яшьтәшләренә үзен танытыр иде. Югары уку йортларында алдынгылыкны бирмәгән студентлар, башларын югары тотып, мин Дүртөйленең 3нче мәктәбен тәмамладым, дип мактанырлар иде. Өченче мәктәп, анда ургып торган педагогик ялкын, яңа педагогик система, яңа педагогик алымнар, бетмәс-төкәнмәс яңа тәрбияви чаралар безгә, районның башка укытучыларына, үрнәк булып торды.
Кызганычка каршы, Вил абыйны, нахакка рәнҗетеп, бу һәйкәленнән аердылар. Чаллыга китәргә мәҗбур булды ул. Феникс кош кебек, көлгә әйләндерелгән хәлдә яңадан калкып чыкты. Бу юлы педагог-галим булып. Икенче һәйкәленең сурәтләнеше – Казыйханов-галим сыны. Милли һәм дини байлыгыбызга таянып, ул үзенең әхлак дәресләре системасын төзеде. Ул система хәзерге заман өчен кыйммәтле, кешедәге кешелек һәм кечелекне саклап калудагы иң көчле педагогик корал булды.
Өченче һәйкәле – Казыйханов-журналист, язучы, шагыйрь. Вил абый – Советлар Союзы Герое Горшковтан башлап, күпме яугирнең исемен туган җирләренә алып кайткан, халыкка җиткергән кеше.
Бу өч һәйкәлнең дә никадәр мәһабәт икәнен кешеләр үзләре күреп тә, Октябрь Вәлитов, Эльверт Хәмәтшин һәм башкаларның язмаларын укып та беләләр. Ә менә минем һәм минем кебек йөзләгән, меңләгәннәр өчен кем ул Вил абый?
Аны беренче күрүем мине армиягә алганда булды. Безне – призывникларны – Адәм киемендә калдырып, комиссия алдына берәмләп кертеп бастыралар. Шул халәттә басып торучы мине күргәч, хәрби комиссар: “Ник шулкадәр ябыксың?” – дип сорады. Минем җавап юк, чөнки армиягә бик барасым килә. Вил абый яклап чыкты: “Сөякләре бар, ите үсәр. Алыйк”, – диде. Алдылар. Ите дә үсте. Вил абыйның ышанычын акларлык хезмәт итеп, хәрби тәрбия алып, өлкән сержант булып кайттым мәктәпкә.
Роно мөдире янына, Мәскәү дәүләт педагогия институтының аспирантура бүлеге хатын күтәреп, Дүртөйле районы мәктәпләрендә экспериментлар үткәрү өчен рөхсәт сорап кердем. Янында Вил абый белән икенче мәктәп директоры Флүр абый утыралар. Мөдир миңа теге рөхсәтне бирү ягында түгел: “Экспериментларыгыз белән балаларны бозып бетерәсез”, – ди. Вил абый да, Флүр абый да, диссертациямнең темасын сорап, андагы проблемаларның бик актуаль булуын, үзләренең мәктәпләрендә бу экспериментны үткәрергә ярдәм итәчәкләрен әйтеп, мөдирне күндерделәр.
Уңышлы үтте эксперимент. Диссертациямне дә якладым. Районда беренче булып шушы казанышым белән Вил абый котлады. Котлап кына калмады, “Кызыл таң” гәзитендә шул хакта хәбәр дә бастырды. Кеше уңышына шатлана белә иде ул. Мондый сәләт сирәк кешеләрдә очрый. Эчкерсезләр, үзләре олы талант ияләре булган, кешелекле һәм кечелекле кешеләр генә кеше шатлыгына шатланып яши белә.
“Кызыл таң”да беренче шигырьләрем басылып чыккан көнне үк Вил абый шалтыратты. “Фәүзия апаң белән шигырьләреңне ике тапкыр укып чыктык. Әйбәт язгансың. Фәлсәфи фикерләрең бар аларда”, – дип, мине үсендереп җибәрде.
Әсән мәктәбендә балалар белән бергә “Комсомол даны” музее ачканыма да, ул музейга Мәскәү тарафыннан тиешле статус бирелүенә дә шат булды. Үзе дә мәктәбендә музей булдырган, шул музей җирлегендә бетмәс-төкәнмәс тәрбияви эш алып барган кешедән мактау сүзләре ишетү зур куаныч иде минем өчен.
Әйтеп үткәннәрем Вил абый белән очрашып торуның берничә мизгеле генә. Аның белән очрашулар, сөйләшеп торулар минем педагог булып формалашуымның куәтле чыганагы булды. Рәхмәт сиңа, остазым!
педагогика фәннәре кандидаты.
Дөнья гиздем, эчтем сулар,
Урманнар шул, урамнар шул,
Кайттым йөреп, күпне күреп,
Тик аңламыйм – хак булганмы,