+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Әдәбият
21 Октября 2019, 12:17

“Сез – соңладыгыз, без кабаландык...”

Әтисе аның яныннан гына дөбер-шатыр үтеп китте. Зөлфиянең, аның таң белән сытык йөзен күреп, йөрәге "ык" итеп калды. Башы әйләнде, күңеле болганды. Йөзен яшереп, әнисенең йокы бүлмәсенә үтте. Кичә, әтиең белән сөйләшеп карармын, дигән иде, күрәсең, ипкә килмәгәндер. Әнә бит, тузынып йөри. Уф, нәрсә була инде..?! Өстәл артына утырдылар. Зөлфия сизеп тора, атасы ачудан шартлардай булган, үзен чак тотып тора.

Әтисе аның яныннан гына дөбер-шатыр үтеп китте. Зөлфиянең, аның таң белән сытык йөзен күреп, йөрәге "ык" итеп калды. Башы әйләнде, күңеле болганды. Йөзен яшереп, әнисенең йокы бүлмәсенә үтте. Кичә, әтиең белән сөйләшеп карармын, дигән иде, күрәсең, ипкә килмәгәндер. Әнә бит, тузынып йөри. Уф, нәрсә була инде..?! Өстәл артына утырдылар. Зөлфия сизеп тора, атасы ачудан шартлардай булган, үзен чак тотып тора.
– Уйнаштан туган балага минем өемдә урын юк! – дип сөрәнләде һәм авыр йодрыгы белән өстәлгә сукты, аш түгелде, җиргә калак шалтырап төште. – Кара, дип күпме әйттем мин сиңа. Акча тап, дәваханәгә үзең алып бар! Син мине әллә эштән кудыртырга итәсеңме? Ул бит безнең барыбызны да тырнак белән чебен сыткан кебек изеп куячак. Смотри! Үзенә дә, бичәсенә дә эндәшмә! Малайларын яклаячаклар. Тимурны әйтә инде, Тимерҗанны. Яңа елдан дуслашып йөрделәр. Үзе быел авыл хуҗалыгы институтына укырга керде, Зөлфиягә – техникумда тагын ике ел укырга...
– Таһир, кабаланмыйк, чак кына көтик, – әнисе ялынды, кызганыч тавыш белән еламсырады.
– Нәрсәсен көтәсез? Туй машиналары белән килеп төшүләрнеме? Шатлыклардан кочаклап алуларынмы? Булмаячак! Мин аларны беләм, борылып та карамаячаклар. Хәзер ничә атна? – Әти кеше тамчы тынычлангандай итте.
– Өч атна... – диде әнисе калтыранган тавыш белән.
– Өч атна?.. Как раз өлгерәсез. Бүген үк алып бар, югыйсә, үзем тотынам. Бәйләп алып барып салам. Сезнең аркада мәсхәрәгә калып, эшсез каласым юк.
Тимурның әтисе хакимияттә башлык урынбасары булып эшли. Туры килүен әйт, Зөлфиянең әтисе бер бүлектә төзелеш өчен җавап бирә. Эш буенча еш кына бәхәсләшеп алырга туры килә икән. Әтисенең эше авыр, үзе дә авыр кеше, юкка гына да кызып бара, вазыйфасын югалтудан да курка.
Таһир ишекне шартлатып ябып чыгып китте. Зөлфия үкереп елап җибәрде. Әнисе кызын кочагына алды:
– Абау, кызым, Тимур белән сөйләшеп карадыңмы соң? Мин бит аны ипле генә егеткә охшаткан идем. Әнисенә-әтисенә әйтеп карамаганмы? – диде еламсырап.
– Әнисенә әйтергә курка...
– Башка чара юк, кызым, әйдә, кузгалыйк, сиңа укып бетерергә кирәк. Әтиең болай да тузынды. Кичкә калмыйк.
– Әнкәй, әнкәем! Минем барасым килми!
– Әйтте бит, ни көтәсең? – Әнисенең тавышы катыланды. – Тиз бул, киен! Борчылма, беренче тапкыр гына авыр була ул.
Озак киенделәр, кыз җәзага барган хөкем ителүче кебек тагын бер тартылды, укшып алды, елап җибәрде.
***
Кич белән атасы килеп кергәч тә:
– Бардыгызмы? – дип каты эндәште.
– Әнә ята, такси белән чак алып кайттым.
Таһир ышанмаган кебек, үрелеп, кызны карады һәм тынычлангандай булды.
Шулвакыт кыюсыз гына итеп ишек кыңгыравы чыңлады. Ипле генә шакып та алдылар. Таһир авыр атлап тимер ишекне ачты.
– Сезгә мөмкинме, Таһир Гимранович? – диде ышанычлы һәм акыллы тавыш. – Гафу итегез, алдан әйтеп тормадык инде.
Ишектә Тимурның әтисе һәм әнисе күренде.
– Саумысыз, бәхетле кичләр булсын! – Тимурның әнисенең тавышы йомшак кына икән.
– Үтегез, үт!.. Әнисе, чыксаңчы... Безгә кунаклар килгән.
– Кунак, дип инде... Яшьләр мәшәкате белән йөреп ятабыз. – Тимурның әтисе күңелле генә итеп көлеп җибәрде. – Көтмиләрдер, дидем дә.
– Тимурның әтисе белән әнисе булабыз без, – дип, әнисе кушылып көлде. – Мәшәкать, дип өркетмә әле, шул да булган мәшәкать. Тормыш бит, төрле чаклар була. Һәрнәрсәнең үз вакыты. Әгәр яшьләр кушылган икән, без каршы түгел.
– Әллә каршы булыр идеңме? Синнән сорап тордылар, ди. – Тимурның әтисе тунын элде, ботинкаларын салды. – Балигъ булганнар, язмышларын хәл итеп куйыйк. Тимерҗан улым, кая чәчәкләр?
– Әти, менә... – Тимерҗан ялт итеп зур гына гөлләмә китереп чыгарды.
– Бәй, ник миңа бирәсең? Зөлфиянең әнисенә тоттыр. Ә Зөлфия үзе кая? Әллә дәрестән кайтып өлгермәдеме?
Таһир өтәләнде, кая басырга белми, Зөлфия ягына үрелеп карады.
– Кая, безнең киленне күрсәтегез әле... Фотосын күргәнебез бар. Бүген Тимерҗан әйткәч, аптырап калдым. Эндәшми йөргән бит әле хәйләкәр малай. Әйдә, сөйләшеп-килешеп, вакытында туен үткәреп куйыйк. Бәлки, Зөлфиянең үзен чакырырсыз?
Кызның әнисе, өтәләнеп, Зөлфия янына килде.
– Зөлфия, кызым, ишетәсеңме? Безгә килгәннәр...
Караватта яткан кыз калкынырга иткәндәй булды һәм ярты-йорты торып утырды.
Әтисе үзалдына сөйләнгәндәй:
– Зөлфия, тор, әнә сиңа килгәннәр, – дип мыгырданды.
Кыз акрын гына торды, ике куллап караватның башына ябышты һәм җансыз, битараф күзләрен Тимурның әтисе белән әнисенә төбәде, бер кулы белән чәчләрен җыярга теләгәч, алары, тузылып, тагын битен каплады.
– Абау, Ходаем, әллә Зөлфия чирлиме? – Тимурның әнисенең тавышы калтыранды. – Врач чакырмадыгызмы?
– Чакырмадык, – диде Зөлфиянең әнисе. – Сез соңладыгыз, без кабаландык кебек...
Карават башына куш куллап ябышып торган кыз урталай сынгандай булды һәм урынга яңадан ауды.
– Әни, минем башым әйләнә.
Кунаклар, нәрсә эшләргә белмәгән кебек, урыннарында таптанды.
– Юкка ашыккансыз... – Тимурның әтисенең тавышы калтыранды, ярдәм көткәндәй, бер хатынына, бер улына карады. – Ярый, китик. Гафу итегез, сезне юкка борчыдык кебек...
Ф. Ильясова.
("Агыйдел" журналыннан).
Читайте нас