+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Әдәбият
22 октябрь 2019, 03:55

“Аякларым юлда, күңелем җырда, Җирдә мин бер шундый юламан”

Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышланган тантаналар Уфада да, әдипнең туган төяге – Чишмә районында да киң колач белән үтте

Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышланган тантаналар Уфада да, әдипнең туган төяге – Чишмә районында да киң колач белән үтте


Русия Хөкүмәте Рәисе күрсәтмәсе һәм республикабыз Башлыгы указына ярашлы, данлы каләм остасының юбилей чаралары федераль дәрәҗәдә үтте. Аларның йомгаклау өлеше җомга-якшәмбе көннәрендә Уфада һәм Чишмә районының Келәш авылында булды.


Бәйрәмгә килгән кунаклар 18 октябрьдә Башкорт дәүләт университетында Мостай Кә­римгә мемориаль тактаташ ачу тантанасында катнашты. Анда Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Эльвира Аеткулова, Мостай Кәрим­нең кызы Әлфия, оныгы Тимербулат та бар иде.

Арытаба кунаклар университет эченә керде, һәр катта аларны төрле милләтләр кие­мендәге студентлар җыр-моң белән каршы алды. Биредә үк халык шагыйре китапларыннан күргәзмә дә оештырылган иде. Мостай Кәрим исемендәге иҗат остаханәсендә аның шигырь­ләре яңгырады. Укуда, фәнни һәм җәмәгать эшчән­легендә зур уңышларга иреш­кән студентларга биредә үк Мостай Кәрим исемендәге фонд дипломнары тапшырылды.

Халык шагыйренең бер гасырлык юбилее чаралары кысаларында Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры фойесында илебезнең данлыклы мәдәният, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклеләре — җырчы, СССРның халык артисты Иосиф Кобзон һәм язучы, публицист, шагыйрь Андрей Дементьев истәлегенә мемориаль тактаташлар ачылды. Биредә аларның исемнәрен мәңгеләш­терү очраклы түгел. Бу шә­хес­ләр ике ел элек “Безнең өйнең яме” спектаклен карарга килде, зал тулы тамашачылар арасында И. Кобзон репертуарындагы иң популяр җырларны башкарды, А. Дементьев шигырь­ләрен сөйләде.

Мостай Кәримнең Профсоюзлар йорты алдындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында республика Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты. Чыгышында ул болай диде:

Биредәге тантанага җыелу­чы­лар алдында, шулай ук, Федерация Советы Рәисе урынбасары Ильяс Умаханов, Русия Президенты киңәшчесе Владимир Толстой, Казах­стан­ның Дәүләт секретаре Крымбәк Күшәрбаев, Русия Язучылар берлегенең беренче секретаре Геннадий Иванов, Дагстан һәм Кабарда-Балкар язучылар оешмалары җитәкче­ләре Магомед Әхмәдов һәм Муталип Беппаев, Кыргызстанның Русиядәге Илчесе Алибәк Джекшенкулов, Татарстан Хөкүмәте Премь­ер-министры урынбасары Вәсил Шәйхразиев, Татарстан­ның халык шагыйре Ренат Харис, Мостай Кәримнең кызы, аның исемендәге фондны оештыручы Әлфия Кәримова чыгыш ясадылар. Сенатор Лилия Гомәрова Русия мәдәният министры Владимир Медин­скийның тәбрикләвен укып ишеттерде.

Һәйкәл алдында, шулай ук, Мостай Кәримнең шигырьләре яңгырап торды.

Шул ук көнне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров халык шагыйренең юбилеена килгән берничә күренекле шәхес — Федерация Советы Рәисе урынбасары Ильяс Умаханов, Казах­станның Дәүләт секретаре Крымбәк Күшәрбаев, Кыргыз­станның Русиядәге Илчесе Алибәк Джекшенкулов һәм Русия Президентының мәдәният буенча киңәшчесе Владимир Толстой белән эшлекле сөй­ләшү үткәрде. Әңгәмә барышында кунаклар бәйрәм чара­ларының югары дәрәҗәдә үтүен билгеләде.

“Торатау” Конгресс-холлында Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышланган тантаналы кичәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты. Чараны Русия Президенты киңәш­чесе Владимир Толстой ачты һәм Президент Владимир Путинның юбилей уңаеннан котлавын укып ишеттерде. Сәхнә­дән, шулай ук, Русиянең Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Казахстан Президенты Касыйм-Жомарт Токаев котлаулары да яңгы­рады. Тамашачыларга “Мастерская” кинокомпаниясе төшергән “Мостай” документаль фильмы да күрсәтелде. Бер үк вакытта “Родина” ки­нотеатрының ике залында да Мостай Кәрим повестена ни­гезләнеп эшләнгән “Өч таган отряды” фильмы тамашачыларга тәкъдим ителде.

Бәйрәмдә катнашучылар 20 октябрьдә Мостай Кәримнең туган төяге – Чишмә районының Келәш авылына килде. Бу көнне биредә яңа мәдәният йорты ачылды. Мәктәп ихатасында, шулай ук, тантаналы шартларда истәлеккә агачлар утыртылды. Республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин, Хөкүмәт вице-премьеры вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова юбилей чараларының җылы, ихлас шартларда үтүен билгеләделәр.

Юбилей чаралары халык шагыйренең туган авылына якын урнашкан Кызлар тавы итәгендә тәмамланды. Биредә авылдашлар очрашты, Мостай Кәрим әсәрләре буенча театрлаштырылган тамашалардан өзекләр күрсәтелде.


Фәрит Фаткуллин.

Читайте нас