Кушнаренко районы авылларында үзешчән драма түгәрәкләре үстерүгә игътибар зур. Аларның берсе - Карача-Елга авылында.
Авыл Мәдәният йортына яңа җитәкче килгәч, сагаеп калучылар да булгандыр. Резеда Мортазина моңа кадәр хисапчы хезмәтен башкарган, ире Дим Зыя улы белән мал үрчетеп, җир эшкәртеп көн күргән, кыскасы, мәдәнияттән ерак торган кешеләр.
Авыл старостасы Эльвира Фәрәхетдинова әйтүенчә, аның оештыру сәләте әлегәчә сизелеп кенә бармаган булып чыкты. Ул быел җәй "Саумысыз, авылдашлар!" бәйрәмен оештыруда күренде. Анда ул башлап йөрүчеләрнең берсе булды.
Авыл сәхнәсендә спектакль куюлар инде онытыла барган бер заманда, Карача-Елгада ул яңа сулыш алды. Биредә Әсфәр Яруллинның "Тутый кош" музыкаль комедиясен сәхнәләштерделәр. Сәхнә бизәлеше, актерлык осталыгы, тел-сөйләм маһирлыгы - барысы да эш барышында үзләштерелде. Нәтиҗәдә, сәхнәдә менә дигән тамаша барлыкка килде.
Вакыйф һәм Нурия образларын ирле-хатынлы Гөлназ һәм Артур Ширһазиннар тудырды. Алар икесе дә бик матур җырлый да.
Сафа ролен башкаручы Рөстәм Ахунов - гармунчылар нәселеннән. Аның кулында әле балачагында ук Гаффан картәтисе алып биргән гармун. Әтисе Мәгънәви абый да, энесе Инсаф та бик оста гармунчылар иде. Алар бакыйлыкка күчкәч, Рөстәмнең гармун телләренә сагыш та кагылды, шулай да, алар тагын да өздеребрәк "сайрый" башлады.
Римма ролен Резеда Мортазина үзе башкарды. "Коеп куйган "әртис" бит бу!" - диделәр, аңа сокланып, авылдашлары.
Алар спектакльгә бертавыштан "биш"ле куйдылар!