+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Әдәбият
30 октябрь 2019, 06:30

Зәйнетдин биеде, кызлар пилонга басты, Хәбиров бүләк вәгъдә итте

Билге җырчы һәм музыкант Зәйнетдин дусты белән Кызыл мәйданда башкортча биеде һәм үзе артыннан иярүчеләр өчен флешмоб игълан итте.

Билге җырчы һәм музыкант Зәйнетдин дусты белән Кызыл мәйданда башкортча биеде һәм үзе артыннан иярүчеләр өчен флешмоб игълан итте.
Аны биючеләр генә түгел, республика Башлыгы да хуплады һәм иң шәп биючегә кыйммәтле бүләк әзерләвен белдерде.
- Безнең яшьләр ил һәм дөньяның танылган урыннарында бию модасын алды. Миңа алар берәүгә дә комачауламый кебек тоела... Киресенчә, кешеләр шатлана һәм аларны фотога төшерә. Әйдәгез, республикадан читтә дә, аның эчендә дә иң матур башкорт биюен башкарыйк, әмма Башкортстан чигеннән килгән кунак белән! Бер-ике айдан соң шәхси призымны тапшырачакмын, - дип язды ул Инстаграм битендә.
Шушы уңайдан Уфа биючеләре гадәти булмаган номер ясаган. Алар бии торган пилоннарга ябышып башкортча биегән.
Әлеге видеоны Венера Нуриәхмәтова Фейсбук челтәренә куйган. "Зәйнетдин башкорт биюен иң оригиналь башкаруга флешмоб игълан итте. Җиңү шансы бармы?" - дип язган ул.
Пилонны стриптиздан башка күз алдына да китермәүчеләр өчен Википедиядән мәгълүмат:
"Пилонда бию - хореография, акробатика, спорт гимнастикасы элементлары кергән бию".
Шушы урында - сезнең чыгыш, укучыларыбыз! Нинди фикерләрегез бар?
Читайте нас