Бүген — Башкортстанның халык язучысы Нәҗип Асанбаевның туган көне
Нәҗип Асанбаев — балачагы фаҗигале вакыйгаларга туры килгән, утлы сугыш юлларын башыннан ахырынача үткән, Җиңү таңы атканнан соң да әле берничә ел армия сафында калган, “Кызыл таң” гәзите журналисты буларак халкыбыз тормыш-көнкүрешен энәсеннән җебенә кадәр өйрәнгән, кешеләрнең күңел тирәнлекләренә юл салган, шул редакциядәге өлкән каләмдәшләре ярдәмендә язу осталыгына ирешкән драматург, прозаик һәм публицист. Башкортстанның халык шагыйре (язучысы) дәрәҗәсенә күтәрелгән элекке алты “Кызыл таң”чының берсе. Ул үзе дә: “Иҗат кешеләренең туган йортлары берәү генә булмый. Минем дә икенче туган йортым — “Кызыл таң” редакциясе. Бу коллективта мин әдәбиятка ныклап аяк бастым, һәрчак теләктәшлек һәм ярдәм тойдым”, — дип еш кабатлады.
Гәзит эшеннән 1959 елда (38 яшендә) китеп, бөтен булмышы белән әдәби иҗатка чума. Ул заманда (алтмышынчы-сиксәненче елларда) республикабызда бармак белән генә санарлык мәшһүр драматургларның берсенә әйләнә. Бер арада Мәскәүдәге Югары әдәби курсларда укып чыга. Бераз вакыт Салават башкорт дәүләт һәм Башкорт академия драма театрларына җитәкчелек итә (директор кәнәфие иҗат кешеләре өчен түгел икәнлеген тиз аңлый). Язучылар берлеге идарәсендә дә җаваплы эштә була. Бу чорда гәзитебездә сирәк-ара мәкаләләре, ә ешрак — башка авторларның аның иҗаты (сәхнәләштерелгән спектакльләре) турында язмалары басыла.
Төгәл 25 ел элек (мин бүгенгедәй хәтерлим: октябрь-ноябрь айлары иде бу) 73 яшьлек Нәҗип Асанбаев исеме гәзитебез сәхифәләрен, публицист һәм очеркист буларак, яңадан балкытып җибәрде. Илебезнең, халкыбызның хәле турында йөрәк канына манчылып кәгазьгә төшкән язмалары бер-бер артлы басыла торды. Ул вакытта әле матбугатның көче дә, тәэсире дә, абруе да зур иде. Өлкән каләмдәшебез үз фикерләрен, киңәшләрен, кисәтүләрен халыкка җиткереп калырга ашыкты. Замандаш, остаз, яудаш, каләмдәш, сәхнәдәшләре, үзе туып-үскән Бакалы районы кешеләре турында ялкынланып язды. Ил һәм республика өчен ыгы-зыгылы, хәвефле заманда ул хәтта драматургияне бер читкәрәк куеп торып, усал телле, ялкынлы публицист буларак матбугатта чыгышлар ясады. Башкортстанның мөстәкыйльлеген яклаган, халыклар дуслыгын данлаган “Гомер буе бәйге тотам”, “Әдәп һәм әдәпсезлек”, “Изгелек һәм явызлык”, “Әтиләр һәм балалар”, “Оран”, “Боз кузгалды” һәм башка кылычтан да үткен тел белән язылган әсәрләре публицистика үрнәге булып тора. Мәдәният, әдәбият, театр сәнгате дөньясының актуаль мәсьәләләре буенча үз фикерен әйтеп торуны да бурычы дип санады. Кискен проблемалар күтәрелгән һәм аларны хәл итү юллары күрсәтелгән чыгышларның кайберләре буенча “Кызыл таң” битләрендә ел буе фикер алышу барган чаклар да булды. Менә шундый материаллар өчен Нәҗип Асанбаевка ике ел рәттән “Кызыл таң” лауреаты” исеме бирелде. Редакция аны, бик күп гәзит укучылар теләген исәпкә алып, ике тапкыр “Ел кешесе” дип атады. Авторның бу жанрдагы әсәрләре соңрак “Хызыр Ильяс илендә” (2001 ел, 560 бит), “Гомер юлы” (2008 ел, 816 бит) дигән китапларында да урын алды.
Матбугатның көче аның читтән язышып торучы авторларында булуын халык та, җитәкчелек тә яхшы аңлый иде ул чакта. Нәҗип абый гомеренең ахырына кадәр (ул 2013 елның 28 мартында 92нче яшендә вафат булды) иң актив авторыбыз булды. Шуңа да без аның туган көнен ел саен гәзит битендә искә алып үтәбез. Түгәрәк дата булу-булмавына карамастан.
Ә ул туган көне — 7 ноябрь белән горурлана иде. Совет властена дүрт ел тулган көндә Бакалы районының Ахман авылында хәлле крестьяннар рәтендә йөргән Василий Петрович белән Анна Васильевна гаиләсендә дөньяга килгән. Аңа Николай дип исем кушканнар. Колхозлар оештырылган елда, Асанбаевларны кулак дип санап, йорт-кураларын тартып алалар, колхоздан чыгаралар. Сөргенгә озатылган мәлдә гаилә башлыгының йөрәге ярылып үлә. Дүртенче сыйныфны тәмамлаган Коляга инде арытаба мәктәп ишекләре ябыла. Ул нык җитдиләнә. Әдәби әсәрләр укудан җанына юаныч таба. Такташның “Мокамай”, “Киләчәккә хатлар”ын яттан белә. Галимҗан Ибраһимов ул вакытта “халык дошманы” дип игълан ителмәгән була әле, аның “Яшь йөрәкләр”, “Тирән тамырлар”, “Казакъ кызы” романнарын “су кебек эчә”.
Авылларында Минзәлә театры Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәле”ен куйгач, үсмернең баш очында күк кабагы ачылгандай була. Өстәвенә, Уфадан Исмәгыйль дигән кеше Бакалыда театр оештыра, сәхнәдә уйнарлык егетләр, кызлар эзләп, Ахманга килеп чыга. Аның янына Коляны чакырып китерәләр һәм суфлер итеп эшкә алалар. “Автор”, “драматург” дигән сүзләрне үсмер шунда беренче тапкыр ишетә. Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану”ын әзерләгәндә Исмәгыйль кинәт юкка чыга, коллектив режиссерсыз кала. Соңыннан билгеле булуынча, аны кулга алганнар. “Мин режиссерлыкны булдыра алыр идем”, — ди ундүрт яшьлек Коля. Һәм өлкәннәрнең ышанычын аклый. Хәтта вак-төяк пьесалар да яза: керәшеннәр тормышыннан, чик сакчылары һәм шпионнар белән вакыйгалардан.
Бик уңган, эшчән хатын буларак, Анна түти шундый хәлдә дә күмәк хуҗалыкка ярдәмләшеп яши, 1935 елда гаиләне яңадан колхозга алалар. Коляга да “Ахман авылы гражданы” дигән белешмә бирәләр, һәм ул Мостафа мәктәбенең бишенче сыйныфына керә. Бер апасы институт тәмамлап, кияүгә чыгып, Куергазы районында эшли икән. Әнисе белән Коляны да үзе белән шунда алып китә. Бер авыз урысча сүз белмәгән үсмер шушы район үзәге Ермолаевкада укый башлый. Шуннан Яңа Муса дигән башкорт авылына барып эләгә. Баязит Бикбай, Сәгыйть Агиш, Рәшит Нигъмәти кебек башкорт әдипләренең иҗаты аның рухи дөньясын баета. Үзе дә шигырьләр язып, Уфага “Яшь төзүче” гәзитенә җибәрә, кайберләре басылып та чыга.
1938 елда Бакалыга 7нчене тәмамлап кайткан егет Уфага җәяүләп килеп, финанс-икътисад техникумына укырга керә. Тик әдәбиятка көннән-көн ныграк тартылу үзенекен итә һәм ул бер елдан педагогия институтында укый башлый. Каләм тибрәтүче яшьләргә Язучылар берлеге акчалата ярдәм дә күрсәтә хәтта. Николай аннан бирелгән акчага яхшы пальто алып кия. Тагын бер елдан читтән торып белем алуга күчеп, Ярмәкәйгә татар теле һәм әдәбияты укытырга китә.
Анда да озак эшләргә насыйп булмый — армиягә алына. Аннары — сугыш. 21 яшендә капитан дәрәҗәсенә ирешкән Асанбаев взводка һәм батареяга командалык итә. Ике “Кызыл йолдыз”, “Ватан сугышы” орденнары, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. 1945 елда туган якка кайтып, электән танышкан Авыргазы районының Балыклыкүл авылы кызы — педагогия институты студенткасы Наилә Ваһаповага өйләнеп, аны хәрби хезмәте дәвам иткән частька алып китә.
1949 елның ахырларына таба армиядән азат итүләренә ирешә һәм Уфага кайтып, “Кызыл таң”га эшкә керә. Редакциядә бераз чарлангач, гәзитнең Октябрьский шәһәрендәге үз хәбәрчесе урыны буш булуын белеп, шунда — нефть ургылып чыккан, төзелешләр гөрләп барган төбәккә җибәрүләрен сорый. Яңа үз хәбәрче буровойлардан, промыселлардан, төзелеш мәйданнарыннан кайтып керми. Тормышны өйрәнеп, 1952 елда бер-бер артлы “Бораулаучылар”, “Якты нурлар”, “Күбәләк”, “Минем героем” дигән хикәяләр язып, барысын да “Әдәби Башкортостан” (хәзерге “Агизел”) журналында бастыра. Тагын ике елдан китап нәшриятында “Якты нурлар” дигән җыентык чыгара.
Яңа мохиттә эшләү, яңа кешеләр белән аралашу омтылышы танылып баручы, исем-шәрифләрен дә Нәҗип Вилдан улы дип үзгәрткән яшь драматургны Салават шәһәренә үз хәбәрче итеп алып килә. Нефть-химия сәнәгате үзәге. Җитез үсүче чиста, яшь шәһәр. Өстәвенә, Авыргазы колхоз-совхоз театры да анда күчкән. Асанбаев тиз арада “Кыю кешеләр” дигән пьеса иҗат итә. Салават театры сәхнәсенә аны Уфадан Арслан Мөбәрәков килеп куя. Яңадан-яңа уңышлар белән рухланган драматург Октябрьскийда яза башлаган “Рәйсә” пьесасын төгәлләргә хыяллана. Бәхеткә, СССР Язучылар берлегеннән Уфага шундый эчтәлекле телеграмма килә: “Әдәби әсәрләр язу өчен, тиешле шартлар тудырып, ике айлык иҗади командировка оештырабыз, Башкортстаннан дүрт яшь әдип җибәрегез”. Гали Ибраһимовны, Габдулла Әхмәтшинны, Нәҗип Асанбаевны һәм Әсгать Мирзаһитовны сайлап алалар. Отпуск исәбенә түгел, хезмәт хакы саклана, өстәп өч мең сум акча да бирәләр. 1957 елның җәй башында була бу. Дүрт язучыны дүрт шәһәргә тараталар. Асанбаев Ленинградны сайлый. Аны матур табигать кочагындагы бик яхшы аерым өйгә урнаштыралар. Менә шунда “Рәйсә”не өр-яңадан язып чыга. Сүз уңаенда әйткәндә, 29 яшьлек элекке “Кызыл таң”чы Әсгать Мирзаһитов бу командировка чорында Мәскәүдә “Әниемнең чал чәчләре” дигән атаклы пьесасын иҗат итә. Менә кайда ул СССР дәүләтенең милли яшь талантлар турында күргән хәстәрлегенең анык мисалы.
“Рәйсә” 1958 елның язында Башкорт академия драма театры сәхнәсенә менә. Төп рольләрне Рәгыйдә Янбулатова белән Рим Сыртланов башкара. Театр шунда ук Казанга гастрольгә китә, анда авторны да чакыралар, спектакль гаять зур уңыш белән бара. Бу әсәрне Сибай һәм Салават, шулай ук Урта Азиянең кайбер театрлары үз репертуарына ала. Аның дәвамы булган “Фәйзи” пьесасы 1962 елда сәхнәләштерелә. Тагын утыз ел үткәч, Лек Вәлиев аларның икесен кушып, “Рәйсә+
Фәйзи” дигән исем белән спектакль әзерли башлаган иде. Бу шәхеснең гомере вакытсыз өзелгәч, аның эшен Рифгать Исрафилов тәмамлап куйды.
Шул дәвердә республиканың төп театры сәхнәсендә аның “Безгә егетләр килде”, “Рәйсә”, “Фәйзи”, “Кәләш әйттергәндә”, “Кеше бәхете”, “Таң йолдызы”, “Күктән төшкән бәхет” дигән комедия һәм драмалары бара. Аларга “Зәйтүнгөл”, “Су юлы”, “Миләш-Миләүшә”, “Алтын бишек”, “Ак сиреньнәр”, “Яралы язмыш” һәм башкалар өстәлә.
СССРның Якын Көнчыгыш дәүләтләрендәге беренче дипломаты Кәрим Хәкимов турындагы “Кызыл паша” драмасы Нәҗип Асанбаев иҗатын яңа биеклеккә күтәрде. Аны язар өчен автор төрле чыганаклардан бик күп тарихи материаллар туплый, илченең Мәскәүдә яшәүче хатыны, кызы, Уфадагы һәм Бишбүләктәге туганнары белән озаклап сөйләшә, Ямәнгә һәм Сириягә иҗади командировкага бара.
1983 елда драматургка, режиссер Лек Вәлиевка, төп рольне башкаручы Әхтәм Абушахмановка Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе бирелә. Спектакль шул ук елда Мәскәүдә дә күрсәтелә, башкала тамашачылары белән бергә аны Якын Көнчыгыш һәм башка илләр дипломатлары да карый. Аның нигезендә СССРның Үзәк телевидениесе төшергән фильм-спектакль белән социалистик илләр халкы да таныша, аны 22 гарәп дәүләте сатып ала. “Кызыл паша” СССР Дәүләт премиясенә тәкъдим ителә.
Нәҗип Асанбаев үзенең киң колачлы икенче әсәре — Зәки Вәлидигә багышланган трилогиясе өстендә 10 ел эшли. Төркиягә бара, Вәлидинең хатыны, балалары, аны белгән кешеләр, хезмәткәрләр белән очраша. Әсәр өч өлештән тора: “Актамыр”, “Тарих язар идем ташына”, “Исемкәең кайтты, Вәлиди!” Бу трилогияне хаклы рәвештә уникаль күренеш, монументаль драма-эпопея дип атадылар.