Уфада башкорт телендә «Йөрәк һуҙе» — «Слово сердца» телевизион шигырь конкурсы финалы узды.
Төп бүләккә телетапшырулар алып баручы, Башкортстанның атказанган артисты Земфира Байбулдина ия булды. Ул, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгать институтының театр факультетын тәмамлап (курс җитәкчесе - Рифкать Исрафилов), инде күп еллар телевидениедә һәм эстрадада эшли. Земфира әзерләгән телепроектлар арасында «Бәллүр сандугач» дип аталган җыр конкурсы аеруча ихтирам казанды.
Җиңүчегә автомобиль сатып алу өчен 500 мең сумлык сертификат тапшырылды.
Тамашачы сөюе призын "Юлдаш" радиосы алып баручысы һәм җырчы Фәрваз Урманшин яулады.
Быел конкурс Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллыгына һәм Русиядә Театр елына багышланган иде. Конкурста беренче тапкыр һөнәри актерлык яисә режиссерлык белеме булганнар гына катнашты.
Финалга чыккан 16 артист арасында башкорт һәм татар театрларының танылган актерлары Суфия Корбангалиева, Римма Каһарманова, Илгиз Таһиров, Гөлназ Мөхәммәдиева, Фәнис Рәхимов, Зөлфия Хәлилова, Шаһидулла Хамматов, Нәүфилә Якупова, Морат Рәфыйков, режиссер Зиннур Сөләйманов һәм башкалар бар иде.
Проектның авторы һәм җитәкчесе — Наилә Сәфәргулова. Ярышның комментаторлары - һәрвакыттагыча, Фирдәт Галиев һәм Александр Кузьменко. Сәхнә һәм экран йолдызлары Олег Ханов, Хөрмәтулла Үтәшев, Наилә Галәветдинова, Флүрә Мурзина шигъри дуэлянтларга бәя бирде.
Җиңүчеләрне чын күңелдән тәбриклибез!