+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Әдәбият
19 ноябрь 2019, 07:30

Халисә апабыз кайсы илләрне ямьләп йөри?

Күренекле шагыйрә Халисә Мөдәррисова Төркия, Болгария, Греция илләре буйлап узган. Ерак мәмләкәтләргә нинди җилләр ташлаган?

Күренекле шагыйрә Халисә Мөдәррисова Төркия, Болгария, Греция илләре буйлап узган. Ерак мәмләкәтләргә нинди җилләр ташлаган?

1992 елдан бирле дөньяның төрле почмакларында Төрки халыклар шигърияте фестивале уза. Моңа кадәр ул Казахстан, Төрекмәнстан, Кипр, Франция, Кыргызстан, Македония һәм башка илләрдә, шулай ук, Татарстанда булды. Быел исә Төркиядә оештырылды. Анда Башкортстан Республкасыннан вәкил булып шагыйрә Халисә Мөдәррисова барды, без аның белән элемтәгә кердек, ул түбәндәгеләрне сөйләде:
- Әлеге вакытта без Истанбулда. Искиткеч каршы алдылар. Болгария белән Грециягә дә сәфәр кылып кайттык. Кайда да төрки халыклар яши, барысы да безнең кебек, шигырь аңлый торган кавем. Дөньяның 24 тарафыннан 56 шагыйрь катнашты. Төрле халык, әмма тел төбе - бер. Төрле хәстәр, төрле уй, ләкин глобаль мәсьәләләр уртак: тынычлык, бәйсезлек, телле булу, татулык, кардәшлек. Шуның белән янып яши безнең туганнар. Мин төрек телендә "Бергә булыйк" дигән шигырьне укыдым. Өч илдә булдык, җирен, халкын күрдек, телләрен тыңладык. Күп сүзләр уртак икән. Иң мөһиме - без холкыбыз, әдәп, әхлак, якты йөз, тыйнаклылык, кунакчыллык, үз-үзебезне тоту ягыннан нык охшаганбыз. Холыклары ягыннан алар безнен әти-әни, әби-бабаларыбызны хәтерләтә. Алар миңа инсафлырак та булып күренде.

Изге сәфәрләр Сезгә, Халисә апа!
Читайте нас