Уфада Илшат Сибәгатуллин иҗатының 20 еллыгына багышланган концерт үтте
Илшат Сибәгатуллин иҗатының 20 еллыгына багышланган концертка килгән тамашачылар өч сәгать диярлек моң дәрьясында йөзде. “Башкортостан” дәүләт концерт залында тамашачыларны кунакка кабул иткән юбиляр җырларын баянга кушылып башкарды. Һәркем уйланып, хисләнеп утырды. Ул җырлар арасында бер генә очраклысы да юк. Мәшһүр Фәридә Кудашеваның үз вакытында, Илшатның җырлавын тыңлаганнан соң, сәхнәгә менеп, аңа кулындагы сәгатен салып бирүе дә әнә шул тәэсирләнүдән булгандыр. Аллаһ урынына күргән шәхес яшь җырчыга: “Сине шулкадәр дулкынланып тыңлыйм! Күңелемнең иң нечкә кылларын чиртәсең. Үземне гүзәл Агыйлделкәй өстендә канат каккан коштай хис итәм. Рәхмәт сиңа!” – дигән сүзләрне әйтә. Җыр бөркете Илһам Шакиров та яшь җырчыга фатыйхасын бирә: “Тавышың Урал тауларыннан ургылган саф сулы елга агышын хәтерләтә, энем, Казанга консерваториягә укырга кил!” – ди ул.
Мәшһүр җырчыларны сокландырган Илшаттагы моң чыганагы әти-әнисенә барып тоташа. Илеш районының Югары Манчар авылында дөньяга килә Илшат. Әтисе Әнәс Миңлеәхмәт улы гармун уйнап, әнисе Сафия Ярулла кызы җырлап утырган кичләр еш була. Әнисе бик күп шигырьләр дә язып калдырган. Кызганычка каршы, бүген алар икесе дә якты дөньяда юк инде. Әти-әнисенең шулай моңлануы Илшат күңеленә дә сеңә бара, әлбәттә. Мәктәптә укыганда ук җыр-моң аның асылына әверелә.
Үзенең остазларын радиодан, грампластинкалардан тыңлап үскән Илшат, тугызынчы сыйныфтан соң Уфа сәнгать училищесына укырга керергә бара, әмма язмышы башка юлдан алып китә. Озак еллар үткәч кенә Уфа сәнгать академиясенең фольклор бүлегендә укый, мәшһүр педагог Миләүшә Мортазинадан вокал дәресләре ала. Ә әлегә, 46 яшендә генә әтисе бакыйлыкка күчкәч, өйдә әнисе, картәнисе, бишенчедә укып йөргән энесенә ярдәм итәргә кирәк була. Һәм Илшат авылга кайта, төре эшләрдә йөри, хәтта көтү дә көтә, тик җырдан гына аерылмый. Очраклылык белән Дүртөйледәге Семилетка бистәсе мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли башлый. Аның өч елга сузылган сәхнә тормышы башлана. Шул чорда Илшат татар җырларын башкаручыларның “Туган тел” конкурсында көчен сыный. “Озын көй”, “Ирәндек моңнары”, Илһам Шакиров исемендәге конкурслар лауреаты була. Нефтекамада үткән “Дуслык моңы” бәйгесендә Гран-при яулый, автомобиль белән бүләкләнә. 24 яшендә генә “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән исемгә лаек була. Бүген инде Илшат республиканы халыкара конкурсларда да таныта. Мәскәүдә, Казахстанның Нур-Солтан шәһәрендә үткән бәйгеләрдә җиңүгә ирешә.
Илшат Әнәс улы үзе дә җырлар иҗат итә. Алар арасында мәхәббәт турындагылары да күп. Аның бер канаты – җыр-моң булса, икенчесе – гаиләсе, әлбәттә. Туган авылында йорт төзегәч кенә гаилә кора ул. Илеш районының Исәнбай авылы кызы Зирина белән өйләнешәләр. Бүген кызлары Гөлшат белән уллары Илһам үсеп килә. Алар инде – кечкенә сәхнә йолдызлары.
Илшат – бик уңган һәм тынгысыз кеше, булдыклы гаилә башлыгы. Үз куллары белән салган йортын хатыны белән гөл кебек итеп тоталар. Төп эшеннән тыш, Илшат җәйләрен умарта карый, кышларын гөмбә үстерә.
Илештә яшәгән егетнең Уфага килеп искиткеч концерт куюы аның сәләте, осталыгы гына түгел, зур тырышлыгы, кешеләр белән аралаша, олыны – олы, кечене кече итә белүе турында сөйли. Аның шундый булуына без, “Кызыл таң”чылар, республиканың төньяк-көнбатыш районнарында “Кызыл таң”ның 100 еллыгы уңаеннан тантаналар оештырып йөргәндә инандык. Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин белән очрашуларны үзенең моңнары белән бизәде ул, якташыбыз сүзләренә язылган җырларны башкарды. Уфадагы юбилей концертында “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире, Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе урынбасары Фаил Фәтхетдинов Илшат Әнәс улын коллектив исеменнән тәбрикләде. Аңа Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең Мактау грамотасын тапшырды. Чакырылган кунаклары зурдан иде җырчының – Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе Раил Әсәдуллин, Русиянең Дәүләт думасы депутаты Зөһрә Рәхмәтуллинаның ярдәмчесе Илза Булгакова, Башкортстанның халык шагыйре Гөлфия Юнысова, республика мәдәният министры урынбасары Ринат Халиков, Башкортстан Яшьләр хөкүмәте рәисе Ислам Төхвәтуллин җырчыга изге теләкләрен җиткерделәр. Бөтендөнья башкортлар корылтае рәисе Искәндәр Юлдашев Илшат Сибәгатуллинны “Ал да нур чәч халкыңа” медале белән бүләкләде.
Дүртөйледән килгән “Сөмбел” халык биюләре ансамбле концертның бер бизәге булса, Казан кунаклары Алина белән Азат Кәримовларның чыгышы – үзе бер бүләк булды. Курай моңнарын – Башкортстанның атказанган артисты Азат Бикчурин, баян моңнарын Башкортстанның атказанган артисты Фирдүс Шәрәфуллин һәм аның укучысы Кәрим Моратов яңгыратты. Концертны Газиз Әбделмәнов алып барды.
– Җыр – ул минем гомер юлдашым. Авыр вакытта – таянычым, терәгем. Туктап калган мәлләрдә җан өрүче дә. Җыр – ул мин үзем! – ди Илшат Сибәгатуллин.
Шулай гына булсын, Илшат! Ә без концертыңның исеме белән бергә булыйк, дибез!