+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Әдәбият
2 декабрь 2019, 20:50

...Күзен кысып, ак кыш җанга карый, үрелеп!

Ниһаять, килде кыш! Шушы сихри ак мизгел шагыйрә, композитор һәм рәссам Флера Шәрипованың нечкә күңелен дә тибрәндергән, әлбәттә. Һәм шигырь туган.

Ниһаять, килде кыш! Шушы сихри ак мизгел шагыйрә, композитор һәм рәссам Флера Шәрипованың нечкә күңелен дә тибрәндергән, әлбәттә. Һәм шигырь туган.
Ак кыш
Төшемме соң?
Әллә өнемме бу? –
Аклык яткан җиргә түгелеп!
Кырын ятып, миңа күзен кысып,
Ак кыш җанга карый, үрелеп!
Хыялларны читкә атып бәреп,
Уй-фикердән туеп, арынып,
Мин кышыма керәм, колач җәеп,
Ак хисләрен аның сагынып...
Хисләр оча, таша, өерелә!
Аклык бит ул пакьлек балкышы!
Сафлыгына чумып җырлый дөнья,
Агачларда чыңлый алкышы!
Флёра ШӘРИПОВА.
Читайте нас