+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Әдәбият
4 декабрь 2019, 09:20

“Ачыладыр, нурланадыр күңелем, күзем”

“Башкортостан” дәүләт концерт залында Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятының 100 еллыгы һәм республика Язучылар берлегенең 85 еллыгы уңаеннан матур бәйрәм үтте.

“Башкортостан” дәүләт концерт залында Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятының 100 еллыгы һәм республика Язучылар берлегенең 85 еллыгы уңаеннан матур бәйрәм үтте.

Башта кече залда нәшриятта һәм әдәбиятта матур уңышларга ирешкән хезмәткәрләр, язучылар, ветераннар Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, медальләр белән бүләкләнде. Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Эльвира Аеткулова һәммәсен дә җылы тәбрикләп, китапларның күбрәк басылуын теләде. Русиянең Китап нәшер итүчеләр ассоциациясе президенты Константин Чеченев язучыларның һәм китап нәшер итүчеләрнең хезмәте бәясез булуын билгеләде, уңышлар, зур тиражлар, һәр китапның укучылары күп булуын теләде.Соңыннан бәйрәмнең тантаналы өлеше зур залда дәвам итте. Премьер-министр урынбасары Фәнүр Ягафәров республика Башлыгы Радий Хәбировның котлау сүзләрен укып ишеттерде, республиканың рухи тормышын баеткан иҗатчыларга рәхмәт белдерде, уңышлар теләде һәм алдынгыларга дәүләт бүләкләре тапшырды.
“Китап” нәшриятын котларга килүчеләр арасында Мәскәү, Казан, Ижевск, Грозный, Төмән шәһәрләреннән югары кунаклар бар иде. Алар җылы котлау сүзләре әйтеп, нәшрият директоры Илһам Яндәүләтовка бүләкләрен, китапларын тапшырды.
Язучылар берлеген тәбрикләүче Белорусь, Дагыстан, Казахстан, Татарстан кунакларының истәлекле бүләкләрен берлекнең рәисе Зәки Әлибаев кабул итте.
Казаннан килгән халык шагыйре Рәдиф Гаташ Татарстандагы иҗатташ дусларының сәламен җиткерде, Башкортстан язучыларын тәбрикләп, аларга ихтирамын белдерде.
– “Сөт калыр, ватан китәр”, диелгән. Китапларыбыз – халкыбызның безгә тапшырган бөек сөте, – диде ул ялкынлы чыгышында. – Мондый кичәләр бик кирәк, алар дуслык җепләрен ныгыта, рухи байлык бирә.
Кичә матур концерт программасы белән үрелеп барылды. Башкортстан иҗатчылары чарадан кабатланмас кичерешләр алып, җылы аралашып, күтәренке рух белән таралышты.


Читайте нас