Ришат Төхвәтуллин тагын бер мактаулы исемгә ия булды.
Җырчының "Башкортстанның атказанган артисты" дигән мактаулы исеме бар иде.
Аңа "Татарстанның атказанган артисты" исеме бирелгән. Бу хакта "Болгар радиосы" милли-музыкаль премиясен тапшыру тантанасы вакытында хәбәр иттеләр.
Җырчыны мактаулы исем алуы белән тәбрик итәбез! Соңгысы булмасын, Ришат!