+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Әдәбият
18 декабрь 2019, 05:40

Романның төп герое - беренче Президент Мортаза Рәхимов

Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов китапның төп герое булды, дип хәбәр итә “Башинформ” агентлыгы.

Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов китапның төп герое булды, дип хәбәр итә “Башинформ” агентлыгы.
“Мортаза Рәхимов” дигән яңа документаль романны атаклы башкорт прозаигы, Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Галим Хисамов язды. Әсәрнең авторы – 1990 һәм 2000нче елларның төп вакыйгаларында катнашучы, 1994-98 елларда матбугат министры вазыйфасында хезмәт иткән. Роман 2020 елның икенче кварталында “Агыйдел" журналында басылачак.
- "Мортаза Рәхимов” романы авторы тарихка кергән вакыйгаларны гадел рәвештә тасвирлый. Башкорт телендәге төп әдәби журнал редакциясе, 400 битлек роман авторының аны ачу хокукын “Агыйдел” журналы укучыларына ышанып тапшыруы белән канәгать булуын яшерми, - ди журналның баш мөхәррире Рәлиф Кинҗәбаев.
Баш мөхәррир сүзләренчә, “Мортаза Рәхимов” романы - зур әдәби проектның башы гына. Безнең күптән түгел булган тарихыбызның вакыйгалары һәм төп геройлары турында әсәрләр сериясен әзерләү планлаштырыла.
Читайте нас