+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Әдәбият
9 гыйнвар 2020, 18:00

Марат Кәримовка – 90 яшь!

Бүген Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримовка 90 яшь тулды. Сәләтле якташыбыз, милләттәшебез, “Кызыл таң”ның даими һәм яраткан авторы Марат абыйны чын күңелдән матур гомер бәйрәме белән котлыйбыз! Аңа иң изге теләкләребезне юллыйбыз һәм һәрвакыт күңелләребезгә соклангыч иҗаты һәм кабатланмас юморы белән яктылык, рухи байлык өләшеп яшәвен телибез!

Бүген Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримовка 90 яшь тулды. Сәләтле якташыбыз, милләттәшебез, “Кызыл таң”ның даими һәм яраткан авторы Марат абыйны чын күңелдән матур гомер бәйрәме белән котлыйбыз! Аңа иң изге теләкләребезне юллыйбыз һәм һәрвакыт күңелләребезгә соклангыч иҗаты һәм кабатланмас юморы белән яктылык, рухи байлык өләшеп яшәвен телибез!
Марат Нәбиулла улы Кәримов 1930 елның 9 гыйнварында Башкортстан Республикасы Зианчура районы Күгәрчен авылында туа.
1947 елда Зилаер педагогия училищесын тәмамлый һәм туган авылына укытучы итеп тәгаенләнә. Тырыш һәм тапкыр сүзле яшь педагогны озакламый яшьләрнең район комитетына чакырып, бүлек мөдире итәләр. Ул анда армия сафларына киткәнче эшли.
1953 елда, хезмәттән кайткач, Марат Кәримов хезмәт юлын журналист буларак дәвам итә. Республика яшьләре өчен чыгып килүче «Ленинчы» гәзитендә әдәби хезмәткәр, ә 1956 елда ВЛКСМ Үзәк Комитеты каршындагы Үзәк комсомол мәктәбен тәмамлагач, шушы ук гәзитнең махсус хәбәрчесе, бераз соңрак «Сәнәк» журналының фельетоннар бүлеге редакторы итеп билгеләнә.
1959 елда Мәскәүдә әдәбият институтында укый башлый.
1964 елдан алып 1968 елга кадәр Марат Кәримов - «Пионер» журналының баш мөхәррире, аннан соң ун ел дәвамында «Сәнәк» журналын җитәкли.
Халык шагыйренең беренче әсәрләре республика матбугатында 1948 елда күренә башлый. Беренче мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы «Бөреләр» дип атала һәм ул башкорт телендә 1956 елда дөнья күрә.
Марат Кәримов 1958 елдан - СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
Марат Кәримов Башкортстан Язучылар берлегендәге татар телле язучылар берләшмәсенә берничә ел җитәкчелек итте. Шул еллар эчендә, республиканың бихисап татар районнарында булып, әдәби иҗатка сәләтле яшьләрне һәм башлап язучыларны табуда һәм аларны җәмәгатьчелеккә тәкъдим итүдә бәяләп бетергесез зур һәм игелекле эшләр башкарды. Аның ярдәмендә әдәбиятка килгән күп кенә татар шагыйрьләре һәм прозаиклары хәзер Язучылар берлеге әгъзалары булып китте һәм үз җыентыкларын чыгарды.
2003 елда Марат Кәримовка "Башкортстанның халык шагыйре" дигән мактаулы исем бирелә.
Читайте нас