+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Әдәбият
11 гыйнвар 2020, 20:50

Яңа ел белән!

Нәрсә, тагын дисезме? Әйе, елның иң могҗизалы киченнән соң, озайлы яллар үткәч, тагын бер бәйрәм бар әле. Ул безнең илебезгә генә хас - иске Яңа ел. Аны чит илләрдә аңламыйлар да, аеруча бу сүзтезмәнең тәрҗемәсен ясый алмыйлар, диләр. Иске Яңа ел белән, дуслар!

Иске елның ак карлары,
Шыгыр-шыгыр сукмаклар.
Яңа елга ашыгып атлый
Иске елдан кунаклар.
Ак бураннар, кар өереп,
Очыра яңа елга.
Сырынтылар берни түгел
Бәйрәм иткән халыкка.
Яңарсын иске карашлар,
Онтылмасын үткәннәр.
Сабак булсын үзебезгә
Үткән ел кичергәннәр.
Күп этлекләрне дә күрдек,
Ат булып та җигелдек.
Елан җылыттык куенда,
Сыерга да тиңләндек.
Куркак куяндай яшәдек,
Сарык кебек кыркылдык.
Маймылланып алган булдык,
Тавыктай кытакладык.
Үткән ел хуҗасы – дуңгыз,
Симерүе җиткәндә,
Җитәкләп безне чыгара
Тычкан дигән хикмәткә.
Уңыш символы ул, диләр,
Шул кечкенә җәнлекне.
Бергә кичереп, белербез
Ялганмы бу, дөресме?
Шулай итеп алыштыра
Һәр яңа ел исемен.
Гореф-гадәтләр сынала
Сәбәп итеп җисемен.
Ел исемнәре аталып,
Яхшылыкка юралсын.
Үткәннәрдәге хаталар,
Бер дә кабатланмасын.
Әнәс САФУАНОВ.
Туймазы районы.
Читайте нас