+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Әдәбият
21 гыйнвар 2020, 05:00

“Бу исем безгә бик кадерле…”

“Кызыл таң” журналисты Фәнүз Хәбибуллинның “Фронтовик-шагыйрь Бәдрүш Мокамай” дигән китабына бер карашҮткен күзле әдәбият галиме Суфиян Сафуанов Бөек Җиңүнең 20 еллыгы уңае белән язылган мәкаләсендә Бәдрүш Мокамайны “Бөек Ватан сугышы елларында Башкортстан шагыйрьләре арасында, поэзия өлкәсендә гаять актив эшләүчеләрнең берсе” итеп күрсәтә һәм бу шагыйрьнең иҗат мирасы белән ныграк кызыксынырга, зуррак күләмдә җыентыгын бастырып чыгарырга кирәклеге турында әйтә.

“Кызыл таң” журналисты Фәнүз Хәбибуллинның “Фронтовик-шагыйрь Бәдрүш Мокамай” дигән китабына бер караш

Үткен күзле әдәбият галиме Суфиян Сафуанов Бөек Җиңүнең 20 еллыгы уңае белән язылган мәкаләсендә Бәдрүш Мокамайны “Бөек Ватан сугышы елларында Башкортстан шагыйрьләре арасында, поэзия өлкәсендә гаять актив эшләүчеләрнең берсе” итеп күрсәтә һәм бу шагыйрьнең иҗат мирасы белән ныграк кызыксынырга, зуррак күләмдә җыентыгын бастырып чыгарырга кирәклеге турында әйтә.

Әле яңарак кына Шаһит Ходайбирдин исемендәге Хөкүмәт премия­сенә лаек булган “Кызыл таң” гәзите журналисты Фәнүз Хәбибуллинның “Фронтовик-шагыйрь Бәдрүш Мокамай” китабын галим куйган бурычка җавап кайтару рәвешендәге зур хезмәт буларак кабул итәргә кирәк. Авторның тырышлыгы, бигрәк тә эзтабарлык сыйфаты аркасында Бәдрүш Мокамай безнең арада шәхси тормышы, гаиләсе һәм кабатланмас каләм үзенчәлекләре белән ачыла, аның хакында язылган тәнкыйть мәкаләләре, замандашлары әйткән сүзләр, карашлар белән тулыландырыла. Без моны әдәбият беле­мендә язучы шәхесен өйрәнү өлкәсен­дәге матур бер үрнәк итеп атар идек. Фәнүз Хәбибуллин безнең кайбер тел-әдәбият тикшере­нүчеләрендә әле һаман да күренеп калган совет чоры штампларына, идея-эстетик бизәкләү­гә бирелми, заманга хас булган билгелелек, ачыклык принципларыннан чыгып эш итә. Шуның аркасында шагыйрь турындагы китап кешеләрне, чорны һәм рухны нәкъ булганча, гадел итеп яктыртуга ирешкән, дип саныйбыз.

1909 елның 5 октябрендә Дүртөйле районының Каеш авылында туган Бәдретдин Мөхәммәтҗанов шәхесенә галим Миңнегали Нәдергулов матбугатта нур бөркегән иде: “Аның шагыйрь булып камилләшүендә билгеле татар шагыйре Һади Такташның роле зур була. Аеруча “Мокамай” шигырен ярата Бәдретдин. Үзенең язучылык кушаматын ”Мокамай” дип алуының гыйльләсе дә шунда була”.

Әмма галимнәр арасында тәхәллүс хакында җентекләп уйлаучы булмады шикелле. Ә бит ”Мокамай” поэмасындагы юллар укучыны тетрәндерә:
Син гомереңне усал исем белән,
Канлы пычак белән чикләдең...
Әллә ничек булды синең гомер.
Син, Мокамай, әллә нишләдең...
Шагыйрь, үзе искәрмә ясап, фа­җигале герое хакында болай ди: “Ул Сыркыды авылының иң ярлы бер кешесенең баласы иде. Соңгы елларда авылда, арба тәгәрмәче урлауда гаепләнеп, җыенда кыйналган һәм идән астына ябылып, шунда үзен-үзе суеп үтергән”.
Мондый куркыныч персонажны ничек тәвәккәлләп, каләмеңә кушамат итмәк кирәк? Моны, беренчедән, Һади Такташның нинди шагыйрь икәнен күздә тотканда аңларга мөмкин.
Фронттан язган бер хатында Бәдрүш Мокамай бу күчеш чоры җырчысы хакында сокланып болай ди: “Ул нинди бөек шагыйрь!” Атап әйткәндә, Һади Такташның үтә гуманистик кеше концепциясе – юлдан язган, адашкан кешене дә матур итеп күрү, үзгәртү омтылышы яшь каләмне әсир итә. “Син ярлы идең, ләкин эш сөя идең, синең яхшы иде күңелең” дигән юллары Мокамайны сыйнфый бөлгенлектән, тормыш баткагыннан чыгу өчен көрәшкә кушылган кеше символы рәвешендә күрергә юл ача.
Икенчедән, азатлык, хөрлек, якты тормыш теләп, инкыйлаб юлына чыккан халыкның кайнар вәкиле буларак, Бәдретдин Мөхәммәтҗанов якты киләчәккә ихлас ышана, аның өчен көрәшергә, кирәк икән канын, хәтта гомерен бирергә әзер тора ул.
Безнең кешеләр сөя үзенең илен,
Илнең бәхете — аңа чын бәхет.
Ул сакларга әзер үз Ватанын,
Ул сакларга әзер үз халкын, —
дип яшь шагыйрь элекке батракның яңа замандагы үзгәреш-үсеш юлын билгели. Шулай фаҗигале Мокамай бө­тенләй яңарып, символик гәүдәлә­неш алып, Дүртөйле егетенең иҗатында яши башлый. Инде кушамат хакында кыска гына итеп әйтсәк, Бәдрүш Мокамай — Һади Такташның Башкортстан поэзиясендәге көчле бер яңгы­рашы, кайтавазы ул...

Шунысы куанычлы: бу тәхәллүстән чыккан фараз гына түгел. Фәнүз Хәбибуллин китабындагы әсәрләр тезмәсен, Дүртөйле егетенең сугышка чаклы иҗатын өйрәнеп, анда Һади Такташ стилен, лирик героен, “Мә­хәббәт тәүбәсе”, “Киләчәккә хатлар”, “Сыркыды авылы” кебек популяр поэмаларындагы аерым гыйбәраләрне һәм сатирик, юмористик шигырь­ләрдәге байтак кызыклы мотивларны тоярга була.
“Бәдрүш Мокамай көн кадагына суга торган шигырьләр яза...” дип Һади Такташ үзе матбугатта чыгыш ясый. Бу да Такташ тәэсире... Бәхәссез, кайсы ноктадан килеп карасаң да, иҗатының башлангыч мәлендә Бәдретдин Мө­хәммәтҗанов остазын ныклап өй­рәнгән, аңардан үрнәк алган дип нәтиҗә ясарга мөмкин.
“Фронтовик-шагыйрь Бәдрүш Мокамай” китабында Дүртөйле каһар­маны иңләп һәм төрле сыйфат-рәвешләре белән күрсәтелә. Үз теләге белән сугышка киткән яугир дә, окоптагы шагыйрь дә ул, аяусыз сугыш елъязмачысы да, хатынын, сөекле кызларын өзелеп сагынучы ир һәм әти дә ул.

Билгеле, геройны төрле халәтләрдә ачу өчен кирәкле булган фактик материаллар: истәлекләр, хатлар, публицистик язмалар күктән төшмәгәннәр. Фәнүз Хәбибуллинга аларны эзләргә, табарга кирәк булган. Эзтабарның бик күп архивларда казынуы, киш­тәләрдәге гәзит-журнал төпләмә­ләрен актаруы һәм бигрәк тә шагыйрьнең кызы Линария Батырованы эзләп табып, аның белән әңгәмәсе бик күп “ак таплар”ны ачарга ярдәм иткән. Бәдрүш Мокамайның хатыны Клавдия Архипова белән язышкан күпсанлы хатларына юлыгу китапны тагын да бизи, эчтәлекле итә.

Хәер, яшерен-батырын түгел, журналистның тырышлыгына кул селтәүчеләр дә табылырга мөмкин. Янәсе, шагыйрь, язучыны тормыш иптәшенә, балаларына, туганнарына булган мөнәсәбәтеннән чыгып түгел, ә әсәрләрен җентекләп өйрәнү аша белергә, бәяләргә кирәк!
Сүз юк, дөрес таләп. Ләкин шунысын да онытмыйк: әсәрләрдә каләм иясенең үз җаны ята бит. Герой­лар­ның уңае да, тискәресе дә — каләм иясенең җан кыйпылчыгы, тормышны яратуы яисә нәфрәтләнүе алар.

Шул уңайдан Фәнүз Хәбибуллин китабындагы “Линарияга хатлар” циклына күз салыйк. Хат-хикәяләрне Бәдрүш Мокамай фронттан, хәрәкәт­тәге армия сафыннан торып язган.
“Линария... Мин яшәргә телим. Ләкин кол булып түгел, ирекле булып яшисем килә. Нәкъ менә шуның өчен безгә коллык алып килүче явыз дошманга каршы ярсулы ачу һәм кайнар нәфрәт белән атакага күтәреләм. Яки җиңү, яки үлем. Башка юл юк безнең...”

Кем ул Линария? Әгәр язучының гаилә тормышы караңгы булып калса, укучы бу сорауга җавап таба алмас иде. Ә Фәнүз Хәбибуллин китабы аша Линариянең шагыйрь кызы икәненә төшенгәч, әсәрнең тәэсире бермә-бер арта.
Фатих Кәримнең үз кызы Ләйләгә, Муса Җәлилнең Чулпанына багышлап язган шигырьләре кебек, Бәдрүш Мокамайның хат-хикәяләре дә хисләр ихласлыгы һәм тәэсир куәте белән таң калдыра. Фәнүз Хәбибуллин хаклы, язучының шәхси тормыш хәлләрен, якыннарына мөнәсәбәтен ныграк өйрәнгән саен аның иҗатына хөрмәт, ышаныч арта шул.

Әлеге җыентыкның янә бер матур ягы итеп Бәдрүш Мокамай иҗат иткән заманның әдәби мохите шактый тулы яктыртылуын әйтергә кирәк. Авторның герой-шагыйрь Муса Җәлил шәхесенә игътибар итүе аеруча мөһим. Мәскәүдә татар телендә чыгып килүче “Коммунист” гәзитендә эшләгән Муса Җә­лилнең Дүртөйледәге яшь авторлар иҗатына юнәлеш биреп, тәнкыйть мәкаләсе язуы — үзе зур, кызыклы факт. Ләкин фәнни әйләнештә аның тулы варианты очрамаган. Һаман да журналистның кулы җиңел булуына сокланырга туры килә. Башкортстан матбугат архивында эзләнүләр вакытында, кыек атып туры тидергән мәргән сыман, Фәнүз Хәбибуллин әлеге рецензиягә һәм Дүртөйле иҗатчылары чыгарган “Атака” альманахына юлыга. Бу табыш милли язучыларыбыз даирәсенең шактый киң һәм иҗат өчен бик файдалы булуы турында сөйли.

Китапка теркәлгән хатларда халык шагыйре Сәйфи Кудашның исеме бик еш телгә алынуына карап, өлкән язучының Бәдрүш Мокамай тормышына һәм иҗатына шулай ук зур тәэсир ясаганлыгын аңларга була.

“Бәдрүш Мокамайның исеме — Башкортстанның фронтовик-шагыйрь­ләр исемлегендә, бу исем безгә бик кадерле”, — дип язды халык шагыйре Мостай Кәрим.

Галим Миңнегали Нәдергулов Бәдрүш Мокамайга багышланган хезмәтендә фронтовик-шагыйрь иҗа­ты­ның “Яшь буынны патриотик һәм интернациональ рухта тәр­бияләүдәге әһәмияте зур”, — дип нәтиҗә ясаган иде.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнгән көннәрдә Фәнүз Хәбибуллинның “Фронтовик-шагыйрь Бәдрүш Мокамай” дигән китабы дөнья күрү факты Ватан иминлеге өчен җаннарын аямаган улларны һәм кызларны сагынып җырлау, хөрмәтләү булып яңгырасын!

Сәгыйдулла ХАФИЗОВ,
филология фәннәре кандидаты, әдәби тәнкыйть өлкәсендә Җамал Вәлиди исемендәге премия лауреаты.
Читайте нас