Башкортстанның халык чәчәне Фәррах Дәүләтшин турында яңа мәгълүматлар табылды
2019 елның 12 июлендә “РИА Новости” агентлыгы Мәскәүдәге Русия дәүләт әдәбият һәм сәнгать архивында (РГАЛИ) янгын чыкты, дип хәбәр итте. Янгын бинаның өске, дүртенче һәм бишенче катларында дөрләгән. “Росархив”ның матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, кыйммәтле документлар зыян күрмәгән.
Бу архивта бик күп билгеле язучы һәм шагыйрьләрнең, шул исәптән якташыбыз, Башкортстанның халык чәчәне Фәррах Дәүләтшинның кайбер әсәрләре саклана. Шул көннәрдә сукыр Фәррах турында мәгълүматлар сорап архивка мөрәҗәгать иттем. Кулъязмалар янмый, диләр. Шулай булып чыкты...
631нче фондтан мәгълүматлар сорап язган хатка түбәндәге җавап килде: “В ответ на Ваш запрос в Российский государственный архив литературы и искусства о предоставлении копий документов, связанных с творчеством Фарраха Давлетшина сообщаем, что указанные Вами в запросе дела доступны для копирования, за исключением одного: ф. 631 оп. 39 ед. хр. 1757. Давлетшин Фаррах, 1887 г. р., импровизатор, народный сэсэн Башкирской АССР. Личное дело. Личные дела, со времени окончания ведения которых не истекло 75 лет, копированию не подлежат; на их основании может быть составлена архивная справка.
Однако и архивная справка в настоящее время не может быть составлена: в связи с произошедшим в РГАЛИ пожаром документы из фондов учреждений временно не выдаются (личное дело находится в фонде Союза писателей СССР)”.
Русия дәүләт әдәбият һәм сәнгать архивының 1495нче фондыннан Фәррах Дәүләтшинның билгеле “Нурия” бәетенең һәм “Җамбыл картка Фәррахтан сәлам” әсәренең урысчага тәрҗемәсен җибәрделәр.
Архивның шул ук фондыннан үзенчәлекле документның күчермәсе килде. Ул – 1939 елда Мәскәүдә булган вакытта Фәррах Дәүләтшиннан совет филологы, шагыйрь, тәрҗемәче Александр Ромм тарафыннан язып алынган хикәят. Александр Ильич сукыр Фәррах үзе эшләгән җир биләүче Кощеевлар турында ничек сөйли, шулай язып алган: “В нашей Бирской сторона был Кощейский барин. У него был шесть парин. Старший парин была Валяда (Владимир, значит), ему была булшой борода. Второй парин был Петр. Он булна дурной и сам хитер. Своя леса никому не давал один кубометр...”
Фәррах Дәүләтшин белән Мәскәүдә очрашкан әдип турында шуны әйтеп китәргә кирәк. Александр Ромм билгеле кинорежиссер Михаил Роммның абыйсы. Әдипнең “Ночной смотр” (1927) шигырьләр китабы һәм “Дорога в Бикзян” (1939) поэмасы басылган. Ул Флобер, Золя, Уэллс романнарын, Вийон, Гёте, Гейне, Андре Шенье, Бодлер, Мореас, Арагон, А. Лихтенштейн, И. Бехер, Петёфи, Антал Гидаш, Т. Шевченко, А. Блок шигырьләрен тәрҗемә итә. Александр Ильич сугыш башында Дунай хәрби фло-тилиясенә мобилизацияләнә, аннары Кара диңгез флотында хезмәт итә, фронт һәм шәһәр матбугатында эшли. Кызганычка каршы, Александр Роммның язмышы аянычлы: 1943 елның 2 октябрендә ул табель коралыннан атылып үлә.
1939 елда Иваново шәһәреннән Михаил Воронцов Фәррах Дәүләтшин белән очрашу өчен Башкортстанга килә. Ул халык чәчәне турында Мәскәүдә нәшер ителүче “Народное творчество” журналына күләмле очерк әзерли. Аның “Народный поэт Башкирии” дигән күләмле язмасы 1939 елда журналның 3нче санында дөнья күрә.
Михаил Воронцовның журнал редакциясенә хаты һәм мәкаләнең кульязмасы шулай ук Мәскәүдәге Русия дәүләт әдәбият һәм сәнгать архивы фондларында саклана. Пермь крае дәүләт архивында “Народное творчество” журналының миңа кирәкле саны табылды.
Михаил Воронцов “Народное творчество” журналына юллаган хатында болай дип яза:
“Тов. Орешкин!
Письмо моего друга – Николая Ефимовича Добычина – рассказавшего мне о вашем предложении написать о Фаррахе, получил с опозданием. Именно этим и объясняется задержка с очерком. Очень прошу извинить, что не удалось перепечатать на машинке.
С Фаррахом я встретился несколько раз, был у него в деревне. Хорошо, если бы журнал поддержал мысль об организации Всесоюзного съезда народных певцов у Джамбула. Об этом есть в конце очерка. Я подробно разговаривал на эту тему с Фаррахом. Мысль появилась в процессе наших недавних разговоров о фольклоре.
Всего доброго. М. Воронцов.
Мой адрес:
г. Иваново, 1-й Рабочий поселок, ул. Шевченко, дом 45, кв. 4.
Михаилу Павловичу Воронцову”.
Очерк авторы турында мәгълүматлар сорап, ул яшәгән шәһәрдәге оешмаларга хатлар яздым. Ләкин Д.Г. Бурылин исемендәге Иваново дәүләт тарих-туган якны өйрәнү музее һәм Иваново өлкәсе дәүләт архивыннан: “1939 елда Ивановода яшәүче Воронцов Михаил Павлович турында бездә мәгълүмат юк, дип хәбәр итәбез”, дигән җавап алдым. Шулай итеп, Фәррах Дәүләтшин турында очерк язучы автор хакында мәгъ-лүматлар табылмады...
Филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты доценты, әдәби тәнкыйтьче Миләүшә Хәбетдинова “Фейсбук”тагы битендә “Идегәй” дастанының Башкортстанда бер вариантының 1940 елда “Коммуна” гәзитендә басылуы, мөмкин булса, шул гәзитнең күчермәсен җибәрүне сорап мөрәҗәгать иткән иде. “Нәкый Исәнбәтнең кызы Йолдыз апа Исәнбәтне сөендерәсе килә. Ул бу турыда ишеткәч, дулкынланды. Хат бар, Исәнбәт язган, ни өчен бастырмыйсыз, еллар үтә бит дип, ә гәзит юк”, дип язды Миләүшә Хәбетдинова.
Узган елның 26 ноябрендә Башкортстан Матбугат архивына барып, гәзит төпләмәләрен карадым. Күренекле татар язучысы, шагыйрь, драматург, галим, филолог һәм фольклорчы Нәкый Исәнбәт тарафыннан Тамьян-ның – Күсем, Бөрҗәннең Төркмән һәм Нугай авылларыннан язып алынган Идүкәй һәм Морадым эпосы “Коммуна” (“Кызыл таң”) гәзитенең 1940 елның 28-29 апрель саннарында басылган. Аларның күчермәләрен Миләүшә ханымга җибәрдем, “Нәкый Исәнбәтнең архивында Фәррах Дәүләтшин белән бәйле документлар, фотосурәтләр юк микән? Мөмкин булса, кызыннан шул хакта сорасагыз иде”, — дип хат яздым. “Йолдыз Исәнбәткә әле генә шалтыраттым. Ул үзенең рәхмәтен белдерде. Архивында бер фотосурәт тапканын әйтте. Күчермәсен ясап, Аллаһы боерса, җибәрермен”, — дигән җавап килде. Берничә көннән Миләүшә Хәбетдинова Даут Юлтый, Нәкый Исәнбәт, сукыр Фәррах һәм Ченәкәй Уфада төшкән үзенчәлекле тарихи фотосурәт җибәрде. Нәкый Исәнбәтнең кызы Йолдыз апага һәм билгеле галим Миләүшә Хәбетдиновага зур рәхмәт белдерәм.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.