+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Әдәбият
27 март 2020, 08:45

Халыклар дуслыгы – әдәбиятлар дуслыгы

Казан шәһәрендә күренекле башкорт сатиригы Марсель Сәлимовның китап туе үтте

Казан шәһәрендә күренекле башкорт сатиригы Марсель Сәлимовның китап туе үтте

Татарстан Халыклар дуслыгы йортында күренекле башкорт сатирик язучысы, шагыйрь һәм журналист Марсель Сәлимовның “Чорына күрә җыры” дигән китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Әлеге китап узган елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде.

Марсель Сәлимов – Уфа, Мәс­кәү, Казан, Чабаксар, Симферополь һәм Лондон нәшриятларында басыл­ган 45 китап һәм Русия халыклары әдәбияты тарихында тирән эз калдырган сатирик икетомлык авторы. Әсәр­ләре кырыктан артык телгә тәрҗемә ителеп, төрле төбәкләр һәм чит илләр басмаларында да дөнья күргән. Шушы уңайдан Татарстан Милли китапха­нәсе­нең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәт­кәрләре китапханә фондларыннан алынган китаплардан кызыклы һәм эчтәлекле күргәзмә тәкъдим итте. Күргәзмәдә әдип әсәрләренең күпсанлы басмалары һәм аның иҗатын чагылдырган китаплар һәм журналлар урын алды. Аны язучылар, әдәбият галимнәре һәм журналистлар, чакырылган кунаклар зур кызыксыну белән карады. Халыклар дуслыгы йортында татар һәм башкорт әдәбият­ларының хезмәттәшлегенә һәм дуслыгына багышланган кичә бик матур үтте.
Мар.Сәлимнең Татарстан китап нәшриятында яңа җыентыгы дөнья күрү дә артык гаҗәп түгел. Чөнки элек анда ике китабы басылган. Инде менә өченчесе, бу юлы шигырьләр җыен­тыгы.
Кичәдә Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Зәки Әлибаев, Татарстан китап нәш­рия­ты директоры Илдар Сәгъдәтшин, Татарстанның халык шагыйрьләре Роберт Миңнуллин белән Рәдиф Гаташ, “Мәдәни җомга” гәзитенең баш мөхәр­рире Вахит Имамов, “Чаян” журналы һәм “Ватаным Татарстан” гәзитенең элекке баш мөхәррирләре Рәшит Зәкиев һәм Мөнир Әһлиуллин, филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Әлфия Галимуллина, Башкортстаннан чыккан каләм осталары – язучы Галимҗан Гыйльманов, шагыйрь Марат Кәбиров һәм журналист Римзил Вәлиев, Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов, Халыклар дуслыгы йорты каршында эшләүче татар һәм башкорт сәнгать коллективлары чыгыш ясады.
Әдәби кичә бер шигарь – татар белән башкорт халыклары арасындагы дуслык ныгысын, ике тугандаш милләт газиз республикаларын һәм туган телләрен югалтмасын иде, дигән теләк белән тәмамланды.
Икенче көнне Марсель Сәлимов каләмдәше, “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов белән бергә Казанда татар телендә нәшер ителүче “Ватаным Татарстан” гәзите редакциясенә килеп, андагы журналистлар белән очрашты. Башкортстан кунаклары Татарстан Милли китапханәсендә булырга да өлгерде. Мар. Сәлим анда үзенең башкорт, татар, урыс, болгар, инглиз телләрендә дөнья күргән ике дистәдән артык китабын, әсәрләре һәм үзе турында мәкаләләр басылган гәзит һәм журнал саннарын бүләк итеп тапшырды. Әлеге басмалар турындагы библиографик мәгълүмат китапханәнең традицион һәм электрон каталогларында урын алачак.
Шулай итеп, китапханәгә йөрүчеләр күрше Башкортстан әдипләренең иҗаты белән дә танышу мөмкинлегенә ия булачак. Әлеге мөмкинлекне тагын да киңәйткән өчен Татарстан Милли китапханәсе идарәсе Марсель Сәли­мовка олы рәхмәтен җиткерде һәм сәламәтлек, иҗади уңышлар теләде.
Читайте нас