Зөһрә Исламованың яңа китабына бер караш.
Зөһрә Исламованың исеме вакытлы матбугатта соңгы елларда еш күзгә чалына башлады. Журналист эшчәнлеге белән беррәттән, ул тормыштагы материалны әдәбиләштереп, катлаулырак формаларга да төреп бирергә омтыла. Тәкъдим ителгән китап та гыйбрәтле язмышларга, тетрәндергеч вакыйгаларга нигезләнгән язмалардан тора. Аларда автор-хикәяләүченең ихласлыгы, күңел борчылулары ачык чагыла.
Җыентыкның тәүге өлешендә бирелгән бер төркем язмаларда бәхетле балачак хатирәләре тергезелә. “Нәнәем сандыгы”, “Сыерчык оясы”, “Посылка”дан — күңел җылылыгы, аклык бөркелеп тора, алар балачакның алма исе сеңгән бер истәлеге буларак кабул ителә. Әлеге фикер авторның “Нәнәйле балачак”, “Сикәлтәле тормыш сукмаклары” язмаларында да дәвам итә. Беренчесендә — әтисе, икенчесендә — әнисе ягыннан булган нәнәсе, картәнисенең язмышлары, тормыш юллары белән танышабыз. Биредә балачакның якты хатирәсе булып калган истәлекләр биографик материал белән кушылып, хисси-эмоциональ ноктага җиткерелә: язмалар тулысы белән якыннары, газиз кешеләре рухына дога багышлау кебек кабул ителә.
Кешелеклелек сыйфатлары турында уйлануны, буыннар арасындагы бәйләнешне “Бер чынаяк чәй” язмасында да ачык күрәбез. Олылар һәм балалар дөньясындагы аерманы, хыял һәм чынбарлыкның бәрелешен Актырнак вакыйгасы ачып сала.
“Энҗе чәчәк”, “Кызыл раузалар” парчалары хатын-кыз күңеленең нечкәлеген, тормышның катлаулы булуын ассызыклый. Хәер, З. Исламова гәүдәләндергән хатын-кыз образлары төрле характерлы. Алар арасында үзен генә кайгырткан, үз рәхәтенә генә яшәгән чибәрләр дә (“Ташкурчак”), күңелләрендә бер-берсенә ачу-үпкә саклап йөргән каенана-киленнәр дә (“Соңгы сәфәр”), иреннән җәбер-золым күреп тә, үз язмышын кулына алырлык көче булмаган зат та (“Тозак”) бар. Ә шулай да авторның күпчелек геройлары саф күңелле, ихлас, тиз ышанучан, самими.
Кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне, тормыштагы күп кенә иҗтимагый мәсьәләләрне дә күтәргән “Яңа йорт”, “Әтиле бер ел”, “Бер генә шарт” әсәрләре — һәркайсы ялгызлык мотивы белән сугарылган. Гаиләдәге ир-хатын, килен-каенана мөнәсәбәтләре тагын да зуррак проблемаларга — эчкечелек, ятимлек мәсьәләләренә кадәр үстерелә. Гомумән, күп кенә язмаларда чагылдырылган эчкечелек проблемасы эшсезлек, кешенең рухи йомшаклыгы белән аңлатыла. Бу проблемалар исә Себер темасына алып керә. Авторның үзенең дә Себер якларында берничә ел гомер итүен искә төшерсәк, вакыйгаларның тарихи җирлеге барлыгын ачык күрәбез.
Бу уңайдан “Җирсү” хикәясе укучыны битараф калдырмас, дип уйлыйм. Артык катлаулы булмаган эчтәлектә туган җир, туган нигез төшенчәләре калкытып куела. Себергә эшкә чыгып киткән Искәндәрнең туган җирен сагынуы, сагышлы уй-хисләре телебездәге ифрат киң мәгънәле “җирсү” сүзе аша бирелгән. Авылда, туган нигездә яшәүче әнисе һәм абыйсының аракы белән мавыгуы геройга тагын да ныграк күңел газаплары, сызлану алып килә.
Туган һәм торган җир арасында бәргәләнү геройның үлеме белән тәмамлана. “Җирсү” — вакыйгалар аерым бүлекләргә чыгарылган шактый күләмле хикәя. Соңгы елларда татар хикәясенә яңача караш кузгаткан (В. Әминева), татар әдәбиятында урнашып килүче “озын хикәя” жанры сыйфатлары тулысы белән чагылып китә.
“Ышаныч”, “Яраткан булса...”да бирелгән сөю-яратышу тарихлары геройларның яшьлек хатирәсе буларак кына түгел, ә гомерлек үкенече кебек тә аңлашыла. Тәүге сөю хисләренең беренче сынауны да уза алмавы геройларның кыюсызлыгына, хәтта ки җавапсызлыгына бәйләп аңлатыла.
“Караҗиләк” хикәясе мәхәббәт, гаилә мөнәсәбәтләренә багышланса да, әлегәчә әдәбиятта күренмәгән, тапталмаган теманы яктырта. Лилиянең чит илгә китү, анда бәхетле тормыш кору хыялы белән кара тәнле егеттән бала табу вакыйгасы ышандырырлык итеп бирелгән. Шушы ашыгу, сөрлегү мотивы әсәр ахырына кадәр үзен сиздерә килә. Хикәя гаилә кыйммәтләре турында уйлануларга чакыра: Лилиянең әтисе белән әнисе арасындагы мөнәсәбәтләр дә киеренке ноктада тәмамлана. Әсәр халкыбызның “Иртән уңмаган — кич уңмас, кич уңмаган — һич уңмас” дигән мәкален искә төшерә. Кая гына барсаң да шул “кара сакалың” ияреп йөриячәк, бу очракта, ни кызганыч, ул кара тәнле бала — аның газиз нарасые кыяфәтен ала. Геройны бәхетсезлеккә китергән беренче сәбәп — үзенең беркатлылыгы, җавапсызлыгы булса, икенчесе — тирә-яктагыларның тормышны күнегелгәнчә генә кабул итәргә әзер булуында чагыла.
Иҗатчының башлангыч чор, тәҗрибә туплау вакытына караган язмаларына вакыйгаларны кыска гына сюжет сызыгына сыйдыру сыйфаты хас. Ә менә “Җирсү”, “Яңа йорт” хикәяләрендә геройларны гәүдәләндерү чараларына, аларның уй-фикерләренә, детальләргә игътибар ныграк бирелә, нәтиҗәдә, образ тудырыла, классик хикәя жанры сыйфатлары чалымлана.
Зөһрә Исламова язмаларында, шулай ук, нәсер, парча жанрына хас сыйфатлар байтак. Эмоциональлекне арттыру чарасы буларак, табигать күренешләрен, төрле кабатлауларны, сурәт чараларын куллану иҗатчы каләмен бары тик баета гына. Авторның телне сизгер тоемлавы, милли гореф-гадәтләргә хөрмәте ачык сизелә.
Ә шулай да, китап белән танышкач, тормыш сынаулардан гына тора икән, дигән уй да килә кебек. Автор-хикәяләүче күп кенә язмышлар, геройлар белән таныш, алар кичергәннәрне үз күзләре белән күргән я үз колагы белән ишеткән, дигән тәэсир кала. Бәхетсез, гыйбрәтле язмыш ияләренең юлда (поездда, автобуста) үз язмышларын сөйләве ышандыру көчен өсти. Укучыларны уйландырырлык вакыйгалар, күп очракта, әхлакый нәтиҗә белән төгәлләнә.
Авторга берничә теләгем дә бар. Өйрәнчеклек чорын үтеп, әдәби иҗатка чумган кеше белергә тиеш хакыйкать: әдәбият кануннары чынбарлыкта күргән-белгәннәрне әдәби уйланма белән кушып, икмәк әвәләгән кебек, аерым бер формага төреп бирүне таләп итә. Тормышның һәр почмагыннан үзенә язар чимал эзләгән кеше — бары тик аучы гына әле! Син аулаган киектән өстәлгә тәмле ризык килсен өчен оста пешекче булуың да сорала. Бу очракта язучылык сәләте ярдәмгә килә дә инде. Ул, әлбәттә, Зөһрә Исламовада бар. Тик тынгысыз иҗат итәргә, күргән-кичергәннәрне күңел иләге аша үткәреп язасы гына кала! Геройларның язмышын милли җирлектә, милли характер сыйфатлары белән ачылуны тагын да көчәйткәндә, алар тагын да укымлырак булачак.
Авторның үзенең дә милли мирасыбызга зур кызыксыну белән каравын беләбез. Ул — аш-суга да, кул эшләренә дә оста хуҗабикә. Аның кулларыннан төшкән калфак, алъяпкычлар үзгә бер нәфислеге белән аерыла. Шуңа да бу нәфис куллар тоткан тылсымлы каләмнең дә берсеннән-берсе күркәм, күңелне сафландырырлык әдәби язмалар тудыруына гаҗәпсенәсе түгел. Теләгем бер генә: киләчәктә дә энҗе чәчәкләрдән тамган тылсымлы моң тынмасын, күңелгә ямь биреп, чыңлап торсын!
Альбина ХӘЛИУЛЛИНА,
филология фәннәре кандидаты,
М. Акмулла исемендәге БДПУ доценты.