Бүген, 25 августта, кинәт авырудан, гәзитебезнең күптәнге дусты, даими авторыбыз Рәфгать Рысаев якты дөнья белән хушлашты.
Рәфгать Шәмгун улы 1939 елның 1 августында Стәрлебаш районының Тәтер-Арслан авылында туган.
1957 елда урта мәктәпне тәмамлап, Уфага чыгып китә һәм радистлыкка укый.
1960-65 елларда Башкортстан авыл хуҗалы институтында укыганда әдәби түгәрәккә йөри, республика гәзитләрендә язмалары басыла башлый. Бишенче курста укыган чагында сәләтле егетне "Кызыл таң"ның авыл хуҗалыгы бүлегенә кече әдәби хезмәткәр итеп эшкә алалар. Бүлек мөдире Тамьян Бикмаев белән гәзитнең баш мөхәррире Таһир Ахунҗанов егетне журналист һөнәренә өйрәтәләр.
Тик институтны тәмамлагач, Рәфгать Рысаев укып алган һөнәре буенча эш башлый. Үз районының Турмай ветеринария участогын җитәкли.
Өч елдан район гәзитенә мөхәррир урынбасары итеп күчерелә. Биредә аның язучылык һәм шагыйрьлек сәләте тагын да ныграк ачыла.
Арытаба ул янә авыл хуҗалыгы тармагында эшли һәм язучылык белән дә шөгыльләнә. Рәфгать Рысаев - дистәләгән китап авторы.
Каләмдәшебезнең авыр туфрагы җиңел булсын. Якыннарының олы кайгысын уртаклашабыз.