+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Әдәбият
22 сентябрь 2020, 08:16

“Үз ягыма кайтсам…”

Күренекле язучы Ибраһим Абдуллинның тууына — 100 ел.Ибраһим Әхмәт улы Абдуллин 1920 елның 20 сентябрендә Шаран районының Зирекле авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. 1939 елда Уфа геология-разведка техникумын тәмамлап, берничә ай эшләгәннән соң ук армиягә алына. Сугыш башлангач та фронтка китә. Сталинград өчен барган алышларда каты яралана. Госпитальдән соң Югары хәрби курсларның (“Выстрел”) Уфадагы филиалын тәмамлый. Фронттагы батырлыклары беренче дәрәҗә “Ватан сугышы”, “Кызыл йолдыз” орденнары, медальләр белән билгеләнә.

Күренекле язучы Ибраһим Абдуллинның тууына — 100 ел.

Ибраһим Әхмәт улы Абдуллин 1920 елның 20 сентябрендә Шаран районының Зирекле авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. 1939 елда Уфа геология-разведка техникумын тәмамлап, берничә ай эшләгәннән соң ук армиягә алына. Сугыш башлангач та фронтка китә. Сталинград өчен барган алышларда каты яралана. Госпитальдән соң Югары хәрби курсларның (“Выстрел”) Уфадагы филиалын тәмамлый. Фронттагы батырлыклары беренче дәрәҗә “Ватан сугышы”, “Кызыл йолдыз” орденнары, медальләр белән билгеләнә.
Алты елга якын сузылган хәрби хезмәттән авыруы сәбәпле демобилизацияләнә. Озак еллар “Совет Башкортостаны” гәзитенең Туймазы төбәгендәге үз хәбәрчесе булып эшли. 1954-56 елларда СССР Язучылар берлегенең Югары әдәби курсларында һәм М. Горький исемендәге Әдәбият институтында укый.
Ибраһим Абдуллинның “Көймәнең һәлакәте”, “Вагонда”, “Алты батыр” хикәяләре һәм “Ал яулык” пьесасы техникумда укыганда ук языла. “Ул Уралдан иде” дигән тәүге хикәяләр җыентыгы 1946 елда басылып чыга. Яшь язучы әдәбиятта беренче адымнарыннан ук зур проблемалар күтәрергә омтыла. Хәбәрче булып эшләгәндә нефтьчеләр тормышын тирәнтен өйрәнә һәм “Икенче Бакудан хатлар” дигән очерклар сериясе яза. 1946-47 елларда иҗат иткән “Тирән сулыш” (“Девон фонтаннары”) драмасын тамашачы һәм җәмәгатьчелек уңай бәяли, республика конкурсында ул беренче премия ала.
Ибраһим Абдуллин утызга якын зур күләмле, илледән артык бер пәрдәле пьесалар авторы иде. Аның “Вәгъдә онытылмый”, “Без аерылышмабыз”, “Баҗалар”, “Тиле яшьлек”, “Их, Уфа кызлары!”, “Яратам, яратам”, “Җыр булып кайтырмын”, “Күңелләргә пәрдә кормагыз”, “Айсылуның айлы кичләре”, “Төшләр озын булмый”, “Йөрәк белән шаярмыйлар”, “Ялкынсыз яна йөрәк” кебек әсәрләре театрлар сәхнәләрендә озак еллар дәвамында зур уңыш белән барды, кайберләре әле дә бара.
Драматургия әдипнең яраткан өлкәсе булса да, ул бөтен иҗат гомере буена күпсанлы проза әсәрләре дә язды. Берничә дистә повесть, дистәләгән хикәяләр, нәсерләр китабы чыгарды. “Кояш баемый да баемый” китабы өчен 1996 елда аңа Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе бирелде. Популярлык яулаган “Хуш, Рим!”, “Тол хатыннар еламый”, “Кош юлыннан барам”, “Тау артында таулар бар” романнары авторы да иде ул. Аның сүзләренә язылган бихисап җырлар даими яңгырап тора.
Әдәбиятка алты дистә ярым ел хезмәт иткән Ибраһим Абдуллин 2005 елда вафат булды. Бер гасырлык юбилее уңаеннан без бүген аның каләмдәше һәм коралдашы, партия һәм дәүләт эшлеклесе, язучы Таһир Ахунҗанов истәлекләреннән өзек тәкъдим итәбез.


...1994 елның җәендә туган якларда бер мәҗлестә утырам. Көтмәгәндә бер сеңелкәш көчле матур тавыш белән уйчан гына җыр башлады:
Үз ягыма кайтсам,
җиргә ятып
Тыңлар идем үлән үскәнен...
Бер мәлгә тынып калган табын аңа кушылды (җыр бирегә төрле яктан кайткан кунаклар кәефенә хуш килде, күрәсең):
Тыңлар идем чалгы тавышларын,
Кичке җылы җилләр искәнен...
Җыр тәмамлангач, кызыксындым:
— Ә бу җырның кем сүзләре, кем музыкасы икәнен беләсезме?
— Белми тагын! — диештеләр. — Ибраһим абый Абдуллин сүз­ләренә Рим Хәсәнов көе. “Айсы­луның айлы кичләре” спектакленнән.
Шул чакта Ибраһим Абдуллин белән танышлыгыма шатландым да, аңардан иптәш­ләрчә көнләштем дә. Аның сәхнәдән төшеп халык арасына таралган, табыннарга күчкән башка җырларын хәтерләдем: “Баҗалар”, “Зөлфия”, “Ялкынсыз яна йөрәк”, “Көзге таңнар”, “Өчәү сөйдек бер сылуны” (Таһир Кәримов музыкасы), “Ничә тапкыр шомырт чәчәк атты...” (Хөсәен Әхмәтов), “Билгесез дус” (Мәсәлим Вәлиев), “Их, Уфа кызлары!..”, “Яратам, яратам” (Шамил Колбарисов)... һәм “Уфа утлары”н.
Мин “Кызыл таң”ның мөхәррире чакта гәзитнең бер санын тулаем Уфаның төнлә эшләүчеләренә — завод-фабрикаларда, төзе­лешләрдә икенче-өченче сменада хезмәт итүчеләргә, таксистларга, йөк төяүче-бушатучыларга, җыештыручыларга, полиграфистларга һәм башкаларга багышларга булдык. Белүебезчә, аларның күпчелеген татар, башкорт тәшкил итә иде. Ниятебезне Ибраһим Абдуллинга сөйләгәч, ул тиз арада “Уфа утлары” дигән лирик шигырь язып китерде, аны Хөсәен Әхмәтов музыкага салды. Гәзитебезнең әлеге саны шул “Уфа утлары” (сүзләре һәм нотасы) белән ачылды. Җыр һаман яши, димәк, халык күңеленә хуш килде.
“Үз ягыма кайтсам”ны тыңлаганда мин тагын автор белән кайчан танышуыбызны хәтерләдем. 1954 елның җәе иде. Мин – КПСС өлкә комитеты пропаганда һәм агитация бүлеге мөдиренең матбугат буенча урынбасары вазыйфасына яңа тәгаенләнгән кеше — Шаран районына урак, дәүләткә ашлык тапшыру кампаниясен үткә­рергә өлкә комитеты вәкиле итеп җибә­релдем. Китәр алдыннан өлкә комитетының беренче секретаре Семен Игнатьев мине аерым үзенә чакыртып алды.
— Урындагы барлык көчләрне шушы мөһим эшләргә юнәлт. Үзең­нең гәзитчеләреңне күтәр — йоклап йөрмәсеннәр, кермәгән, күрмәгән тишекләре калмасын! — Әйтергә кирәк, Игнатьев матбугатның көчен яхшы аңлый, югары бәяли, аның белән даими кызыксына, гадәттә эш көнен республика гәзитләренә күзәтүдән башлый иде. — Минем белүемчә, — дип дәвам итте Семен Денисович, — анда Абдуллин дигән гәзитче яши, ул нефтьчеләр хакында эшлекле генә әйберләр яза. Аны җик....
Мин Абдуллинны белә идем. Әлеге очракта иң мөһиме — аның җиде ел буе “Совет Башкор­тос­та­ны”ның үз хәбәрчесе булып эшләве. Ә төбәге нинди җаваплы: Октябрьский шәһәре әле салынып кына ята, Туймазы нефтьчеләре югары темпта яңа промыселлар үзләштерәләр, даннары бөтен илдә гөрли, шаранлылар да тик ятмый. Шуңа да үз хәбәрченең матбугатта һәр чыгышында — проблема, тәнкыйть, хәл ителәсе мәсьәләләр. Игнатьевның ул язганнар белән хәбәрдар икәнлеге мине канәгатьлән­дерде: ни дисәң дә, безнең бүлек кадры...
Барып төшкәч тә мин аны райкомга үз яныма чакырттым. Кояшта янган яшь чырайлы ир, ишектән үк тешләрен ялтыратып кереп, кулын сузды:
— Сәлам, палнамуч!
Мин дә шаян тон алдым:
— Саумы, каләм юлбасары, корресбандит!
Көлештек тә “син”не дәвам итеп, хәл-әхвәл сораштык һәм дусларча гәп башладык. Сүз урып-җыюга, дәүләткә ашлык тапшыруга җиткәч, Ибраһим:
— План — план, — диде, — ә тор­мыш — тормыш, колхозчының да ашыйсы килә, җитмәсә, алдагы елда да иген үстермәкче. Шулай булгач, обком вәкиленең бурычы — мәсьәләнең урта бер җирен табып, шуңа басым ясау.
— Ә мин уйлаган идем — бер­гәләп ашлык тапшыруны ашыктырырбыз. — Сүземне куәтләр өчен өстәдем:
— Иптәш Игнатьев та...
— Ашыккан ашка пешкән, ди. Иптәш Игнатьев — Алла кебек, без аңа табыныйк, ә доганың иң кирәген генә укыйк.
— Ниндирәген соң?
— Колхозчының тамагы тук, өсте бөтен, мал-туары исән булса, дәүләт тә көчле булыр. Ә инде ашлыкны сәбәпсез тотып, яшереп ятучылар булса, мин тукмашырга әзер.
* * *
1985 елда Ибраһим Абдуллин тәкъдиме белән һәм аның катнашлыгында (мөхәрририят әгъзасы буларак), Бөек Җиңүнең 40 еллыгына багышлап, Башкортстанның 24 яугир-әдибе турында өч блок буклетлар басылып чыккан иде. Сугыштан алар түшләренә орден-медальләр тагып, тәннәрендә яра эзләре белән, кайберләре култык таякларына таянып кайттылар да, әдәбиятыбызның төп көченә әверелделәр, республикабыз данын еракларга тараттылар. Ибраһим Абдуллинның, мәсәлән, әсәрләре, башкорт теленнән тыш, татар, урыс, инглиз, итальян, венгр, эстон, казах, кыргыз, төрекмән, чуваш, мари, бурят, урду һәм башка телләрдә дөнья күрүе шул хакта сөйләмимени?!
Буклетларда әдипләрнең яшь, хәрби чактагы һәм бүгенге фоторә­семнәре бирелгән, аларның тормыш кредосы, иманы булырлык сүзләре китерелгән. Абдуллин биредә болай ди: “Күпме газаплар чигәргә туры килмәде!.. Сталинград үзе генә ни тора! Ләкин мин Җиңү көненең беренче шатлыгын — сандугач моңын беркайчан да йөрәгемнән чыгармадым... Иң зур бәхет — җиңү бәхете, иң гүзәл музыка — җиңү музыкасы икән”.
Ибраһим Әхмәт улының тормышын һәм иҗатын мин сандугачлы-былбыллы дияр идем. Моннан ярты гасыр элек аның “Сандугачлар разъезды” дигән кечкенә хикәясен укып, зәңгәр томан артында калган яшьлегемне хәтерләдем; әсәрне укыгандагы тойгыларымны һаман күңе­лемдә саклыйм (ярты гасыр!). Исемсез, номер белән генә атап йөр­телгән, биредә поездлар бер-ике минутка бер-берсенә юл бирер өчен генә туктаган разъездга яшьләр якындагы каенлыкны шаулатып сайраган кошлар исемен кушалар. Кайчандыр биредә поезд каршылап-озатып йөргән шаян авыл гармунчысы Зөлкарнәй, сугыш утын-суын кичеп, танкист-полковник булып кайтып төшә. Төшә һәм сандугачлар сайравында, каеннар шаулавында, салкын чишмә чылтыравында, язның тәүге чәчәкләре — умырзаяларда күңе­лендә мәңге сүрелмәс беренче мәхәббәте юлдашларын күреп, моңга тала. Авторга ияреп, мин дә шул исемсез разъездда тәгәрмәчләрнең әдәпле генә тыкылдавын, сандугач­лар җырын тыңлап, яшьлегемнән урап килдем.
Әдип үзе дә таланты тудырган ләззәтле хисләрдән, “үз ягына”, яшьлегенә кайту тойгыларыннан арына алмады, күрәсең: унбиш елдан соң хикәядәге хисләрне-тойгыларны “Тиле яшьлек” пьесасына салды һәм меңнәрнең йөрәген яулап алды. Талантлы режиссер Лек Вәлиев сәхнәләштергән әсәр Башкорт академтеатрында 14 ел аншлаг белән барды; берничә ел “тәнә­фес”тән соң коллектив пьесага яңадан кайтып, тамашачыларны куандырды. “Тиле яшьлек”не Татарстанның Әлмәт театры өч тапкыр куйды, әсәр илебезнең егермеләп театры сәхнәсендә гөрләп барды.
Әйтергә кирәк, Ибраһим Абдул­линның пьесалары, гомумән, лирика, романтика белән сугарылган. Бу сыйфатлар бигрәк тә аның “Гөлмәрфуга”, “Урман кызы”, “Йөрәк белән шаярмыйлар”, “Бер мәхәббәт язмышы”, “Онытыл­ган ант”, “Тәрәзәләргә пәрдә кормагыз”, “Төшләр озын булмый”, “Көзге романс” драмаларына хас.
Минем китап киштәсендә Ибра­һим Аб­дуллинның китаплары күп. “Кош юлыннан барам” романын ул миңа, “Әгәр мине теге дөньяда да күрергә теләсәң, Кош юлыннан эзләрсең. Сугыш ветераннарының юлы ул...” дип, автограф язып бүләк иткән иде.
“Кош юлыннан барам” — оригиналь төзе­лешле, 31 новелладан торган психологик роман. Ул Мишкә районында туып, сугыш чорында легендар Николай Кузнецов батырлыгын Киев подпольесында кабатлаган Фәтхинуров (романда Фәтыйхов) турында. Сүз уңаенда шуны да әйтеп узыйм: Абдуллин берәр вакыйга яисә кеше хакында әсәр өстендә эшли башласа, җиренә җиткермичә туктала торганнардан түгел. Бу романын язганда ул героеның биографиясен энәсеннән җебенә кадәр юллап чыгудан тыш, Киев архивларын актарды, Украинада фашизмга каршы көрәш материалларын өйрәнде. Ул гынамы: үзебездә “инстанцияләрнең теңкәсенә тиеп”, геройның туган авылы колхозына аның исемен куштыруга иреште. Ә “Хуш, Рим!” рома­нының төп персонажын Уфада очратып танышкач, Италиягә барып, Икенче бөтендөнья сугышы чорында Италиядә фашизмга каршы көрәштә катнашучыларны тапты, алар хәрәкәт иткән урыннарда халыкның гореф-гадәтен өйрәнде, әллә күпме итальян сүзләре отып кайтты. “Тол хатыннар еламый”ны алыгыз: аның героинясе — Уфа кызы Венгриядә фашизмга каршы көрәштә батырлык күрсәтә; автор укучыны Будапештның Гелерт тавына мендереп кенә калмый, шәһәрнең урамнарында, тыкрыкларында йөртә, әллә күпме мадьяр дуслар белән очраштыра. “Кояш баемый да баемый”, “Тау артында таулар бар” романнары да күп эзләнүләр, уйланулар нәтиҗәсе.
Ибраһим Абдуллин яшьлегенең алты елын Кызыл Армия сафында үткәргән, Сталинградта каты яраланган, фронтта дусларын, туганнарын югалткан, хәрби хезмәтен гаскәрнең иң хәтәр төре — пехотада батальон командиры урынбасары булып тәмамлаган кеше. Ул үзен гомере буе горурлык белән “пехотный капитан” дип атады. Сугыш темасы аңа якын һәм изге, шуңа да күп кенә пьесаларын, романнарын, хикәялә­рен аңа багышлады.
Ә инде Башкорт атлы дивизиясе сугышчылары, легендар генерал Шәйморатов турында аңардан да күбрәк, ныграк яратып язган әдип бар микән? 1956 елда ук алар Шакир Насыйров белән берлектә “Генерал Шәйморатов” драмасын иҗат ит­кәннәр иде. Академтеатрда Габдулла Гыйләҗев сәхнәләштергән спек­такльдә ул заманның (ул заманның гынамы!) иң якты йолдызлары Арслан Мөбәрәков, Вәли Галимов, Рим Сыртланов, Зәйтүнә Бикбулатова, Газим Тукаев, Хаҗи Бохарский, Хөсәен Кудашевлар башкарган рольләр әле дә күз алдында. Шул спектакль өчен Таһир Кәримов иҗат иткән “Почтальон” җыры һаман яши, һаман сокландыра, дулкынландыра.
Соңрак Ибраһим Абдуллин, Шәйморатов темасына кире кайтып, “Йолдызларга алып кит” дигән драма язды; ул “Агыйдел” журналында басылып чыкты. Бөек Җиңүнең 50 еллыгына драматург генерал хакында яңа әсәрен тәмамлады: “Генерал Шәйморатов авылына кайта”. Әсәр­нең жанрын автор “пьеса-легенда” дип атады — легендар шәхес турыңда легенда иҗат итү һич гаҗәп түгел.
Ибраһим Абдуллинның “Солдат флягасы” исемле хикәясе дөньяда унтугыз ел гына яшәп, Туган ил өчен һәлак булган энесе Мәсгутькә багышланган.
Сугыш ыгы-зыгысында (вакыйга Ибраһим үзе сугышкан Сталинград янында, Дон даласында бара) күп кан югалтудан, сусаудан хәлдән таеп, үлеп яткан солдатка якташы-полкташы, авызыннан өзеп, флягасы белән соңгы тамчы суын биреп китә. Яраланган солдат исән кала һәм озак еллардан соң үзен коткаручыны эзләп юлга чыга. Авылдан авылга йөреп, ул теге сугышчының гаи­ләсенә — тол хатынына һәм инде ир-егет булып җиткән улына тап була. Була да, коточкыч ачыш ясый: коткаручысы шул үзе үлеп яткан алышта һәлак була. Төсе итеп, солдат фляганы коткаручысының улына тапшыра. Агачлар арасында утырып, алар яньчелгән флягадан коньяк уртлыйлар. “Шулвакыт, — дип хикәя итә автор, — якында гына кәккүк чакыра башлады: “кәк-күк, кәк-күк...” Кинәт йөрәгем кысылып куйды — кәккүкнең сагышлы тавышында мин агачлар утыртып, җирне бизәгән кешеләргә гимн, ә шушы гүзәллекне саклап һәлак булган батырларга мәңге яңгыраячак реквием ишеттем”. Бер караганда, бу алым ничектер штамп сыман, ә миңа, сугыш ветеранына, хикәя нәкъ шулай тәмам­ланырга тиеш тоелды.
...“Үз ягыма кайтсам”ны тыңла­ганда мин шуларны уйладым...
2004 ел.

Фәрит Фаткуллин әзерләде.


Читайте нас