+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Әдәбият
16 октябрь 2020, 08:40

Әдәбият — мәдәният корабының штурвалы ул!

Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Зәки ӘЛИБАЕВ белән әңгәмә.Зәки Әлибаев 1967 елның 10 гыйнварында Белорет районының Зөяк авылында туган. Туган авылында урта мәктәпне, БДУның филология факультетын, шунда ук аспирантура тәмамлаган. Филология фәннәре кандидаты. 1992-2009 елларда БДУда, аннары М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында эшли. Башкорт теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты. Башкортстанның мәгариф отличнигы һәм атказанган мәгариф хезмәткәре. Русия һәм Башкортстан Язучылар берлекләре әгъзасы, 2017 елның 31 мартыннан – Язучылар берлеге рәисе. Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты.

Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Зәки ӘЛИБАЕВ белән әңгәмә.

Зәки Әлибаев 1967 елның 10 гыйнварында Белорет районының Зөяк авылында туган. Туган авылында урта мәктәпне, БДУның филология факультетын, шунда ук аспирантура тәмамлаган. Филология фәннәре кандидаты. 1992-2009 елларда БДУда, аннары М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында эшли. Башкорт теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты. Башкортстанның мәгариф отличнигы һәм атказанган мәгариф хезмәткәре. Русия һәм Башкортстан Язучылар берлекләре әгъзасы, 2017 елның 31 мартыннан – Язучылар берлеге рәисе. Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты.


— Зәки Арсланович, Язучылар берлегенә рәис булып сайлануыгызга өч ел ярым вакыт үтеп тә киткән. Бу — берлек тарихында буталчыграк еллар иде. Ул чакта ниндирәк уй-хисләр кичердегез?
— Язучылар берлеге студент чорыннан ук тик уңай ягы белән хәтердә калган. Беренче курста укыганда Гали Ибраһимовның “Кинҗә” романы буенча язучы белән очрашу үткәрергә туры килде. Гали ага олпат шәхес булып хәтергә уелды, чара да шулкадәр җылы тойгылар калдырды. Ул чорда БДУның “Шоңкар” әдәби түгәрәге эше гөрләп бара иде: башка республикаларның югары уку йортлары әдәби түгәрәкләре белән дуслык күперләре урнашкан, стена гәзитләре чыга, альманахларда басылабыз, әдәби форумнар үтә. Шулай беренче курста укыганда Татарстаннан килгән кырык студентны туган ягым Белорет районына кунакка алып кайтуны миңа тапшырдылар. Аларның моңарчы бер дә тау күргәне булмаган — тауларга күңелле сәяхәт оештырган идек.
2017 елда Равил ага Бикбаев миңа Язучылар берлеге рәисе вазифасына сайланырга тәкъдим иткәч, аптырап, икеләнеп калдым. Инде егерме биш ел студентлар белән эшлим, укыту эшләре уңай бара иде. Әмма теләктәшләр, ышаныч белдерүчеләр күп булгач, ризалык бирдем. Биредә эш башлау белән шуны аңладым: эш тавык чүпләсә дә бетәрлек түгел һәм дүрт аяклы ат та абынырга мөмкин. Беренче урынга шундый принципны куйдым: гауга куптармау. Киңәшле эш таркалмый, диләр, проблемаларны уртага салып сөйләшү, киң җәмәгатьчелеккә чыгармау юлын хуп күрдек, аларны сабырлык, акыл белән, эмо­ция­ләргә бирелмичә хәл итәргә тырыштык. Һәм, уңай тради­цияләрне юкка чыгармыйча, ниндидер яңалыклар кертергә, яшьләр белән эшләү өчен тапталмаган алымнар, яңа ысуллар эзләргә кирәк иде. Чөнки заман шулкадәр тиз үзгәрә, берничә елдан түгел, иртәгә нәрсә булачагын күзаллау читен.
— Нинди проектларыгыз хуплау тапты?
— 2018 елда “Башкорт­станның әдәби мәктәбе” дигән проектыбыз Русия Президенты грантына лаек дип табылды. Биредә 25 яшькә кадәрге яшьләр, мәктәп укучылары катнашты. Алар белән семинарлар, очрашулар үткәрелде, 250 бәйгече арасыннан 30ы финалга үтте, аларның әсәр­ләре аерым җыентык булып урыс, башкорт һәм татар телләрендә дөнья күрде. Проект әдәби иҗатка этәргеч биргәндер, дим, ул яшьләрнең әсәрләрен матбугатта күреп сөенәбез.
Әдәби бәйгеләр гадәттә
Г. Тукай, Ш. Бабич, М. Кәрим һәйкәлләре янында шигырь укуларга тоташып китә. Башкалабызда шундый әдәби мәйданчыклар барлыкка килүе — бик уңай күренеш. “Баш­кортстанның әдәби мәктәбе” проекты хәзер Башкортстан Башлыгы грантына дәвам итә һәм быел, пандемия шартларын исәпкә алып, онлайн форматта бара.
Соңгы чордагы яңалыклар­ның берсе — шигъри атнакич­ләр. Агыйдел яры бик матур итеп төзәтелеп, файдалануга тапшырылды. Аның бит мәдәни контенты да булырга тиеш. Сентябрьдән башлап һәр пәнҗешәмбе ачык һавада әдәби очрашулар үткәрелә. Биредә теләгән һәркем үзенең әсәрләрен укый ала.
Яшь көчләрне барлау җәһә­теннән БДУ укытучысы Лилия Сәгыйдуллинаның эш­чәнлеге бәһаләп бетергесез. Ул, татар теле һәм әдәбияты кафедрасы әгъзалары белән берлектә, менә инде берничә ел рәттән мәктәп укучылары, студентлар өчен “Җанлы сүз”, “Туган як шигърияте” әдәби бәйгеләрен үткәрә. Шулай ук “Тулпар” журналы оештырган “Илһамлы мизгел” нәсер-парчалар конкурсы финалында яшь көчләрне күрү күңелле булды.
Гомумән, иҗатчылар халык белән якыннан аралашырга тиеш, дип уйлыйм. Бу җәһәт­тән берлек идарәсе район башлыкларына хатлар белән мөрәҗәгать итә, әдәби атналыклар оештыру тәкъдиме белән чыга. Алар, гадәттә, пәнҗешәмбе, җомга көннәрне оештырыла, мәктәпләр, китап­ханәләр җәлеп ителә. Иҗат очкыны булган балаларга яшьтән үк юл ачу, канат кую мөһим. Юкса, алар югалып кала, үз эченә йомыла, 50-60 яшьләргә җиткәч кулына каләм алып карый, ләкин, кагыйдә буларак, бу инде үзен акламый.
— Җәмгыять тарафыннан әдәбиятка, иҗат­чы шәхесенә кызыксыну сизеләме?
— Вакыт сынавы барысын да үз урынына куя. Чын әдәби сүз, чын иҗат еллар үтү белән югалмый, өр-яңа яклары, төсмер-мәгънәләре белән балкый башлый. Мисал өчен, Муса Җәлил, “Моабит дәф­тәре”н язганда, аның дөнья­күләм яңгыраш алырын уйлады микән? Зур язучыла­рыбызның юбилейлары аеруча мәртәбәле итеп билгелә­нә. Яңарак Шаран районында Ибраһим Абдуллинның бер гасырлык юбилеена багышланган чаралар үтте. Шаранлылар район үзәгенең зур бер яңа урамына язучының исемен биргән, урам башланган урынга җыйнак кына стела куелган, анда фото, шигырь юллары беркетелгән. Шулай ук чишмәсен тергезгәннәр. Наҗар Нәҗми, Мостай Кәрим, Якуп Колмый чишмәләре дә барлыгын беләбез. Республикада кайбер гимназияләргә язучылар, шагыйрьләрнең исемнәре бирелә. Мисалга, Авыргазы районы үзәге Толбазыдагы китапханә Галим­җан Ибраһимов исемен йөртә, язучының Солтанморатта йорт-музее, бюсты бар. Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында Зарема Әхмәтҗанованың 75 еллыгына сайланма әсәрләре нәшер ителде, аны басмага, ахирәтенең архивын җентек­ләп барлап, каләмдә­шебез Гөлнур Якупова әзерләде. Чиләбе өлкәсенең Аргаяш районында исә Кәтибә Кинҗә­булатованың 100 еллыгы уңаеннан аның исемендәге әдәби премия булдырганнар. Яңарак Мәләвездән хат килеп төште: шагыйрь Марис Нәзи­ров исемен мәңгеләште­рү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткәннәр. Һичшиксез, каләм әһелләренә бу дәрәҗәдә игътибар булу — әдәби сүзне хөрмәт итүнең бер чагылышы, бер үк вакытта бик үтемле тәрбия чарасы да. Мондый башлангычларның өстән кушып түгел, шул төбәктә яшәгән халыкның теләге белән эшләнүе аеруча кыйммәтле.
Быелгы әдәби ел Бабич елы буларак үтә. Шагыйрьнең тууына 125 ел тулуны Башкортстан язучысы Наил Гаетбай “Бабич” романы белән каршыласа, якташы — Дүртөй­ле районының Әсән авылында туып-үскән, Татарстанда яшәп иҗат итүче Галимҗан Гыйльманов — аңлатмалар, астөшермәләр белән Бабич әсәрләренең яңартылган җыентыгын әзер­ләп чыгарган. Бабич белән бәйле урыннар бездә өчәү. Мишкә районында аның нәселеннән 360 кеше яшәве ачыкланды. Шагыйрь Зилаерда һәлак булган. Туган авылы Әсәндә аның истәлеген аеруча кадерлиләр: Бабич сукмагы булдырдылар, юбилейга кил­гән кунаклар аның туган нигезе янында алмагачлар утыртты. Йөз тапкыр сөйләгәнче, бер кат эшлә, ди: бу алмагачларны тәрбияләп үстергән укучы балалар Бабич турында әллә ничә мәртәбәләр ишетәчәк. Ә шагыйрьнең даны якташларына игелек-бәрәкәте белән әйләнеп кайта: Әсәндәге яңа модельле китапханә шәһәр­некенә биргесез.
Әдәби сәфәрләргә чыкканда күзгә шул ташлана: пандемия тәэсиреме, кешеләр җанлы очрашуларга сусаган. Һәм мондый сәяхәтләрдән без яңа иҗади шәлкемнәр, яңа авторлар табып кайтабыз. Күпләр шигырь, хикәяләр яза, ләкин аларны ничек матбугатка тәкъдим итәргә, ничек нәшриятка тапшырырга мөм­кинлеген белми, үзнәшер китап бастыру белән чикләнә.
— Берлек әгъзалары Сезгә, гадәттә, ниндирәк сораулар белән мөрәҗә­гать итә?
— Язучының иң зур теләге — язганнарын китап рәве­шендә күрү. Күпчелектә — китаплар заман таләбенә туры килә, дип саныйм. Зәвык түбән түгел. Без, ни дисәң дә, классик әдәбият укып үскәнбез, әле дә шул югарылыкны эзлибез. Кулъязмалар байтак. Аларның язмышын тәүдә — идарә утырышы, аннары махсус комиссия хәл итә. Китап нәшриятына сайлап алырга мөмкинлек бар. Язучылар берлеге әгъзалары биш елга бер үз китабын чыгару хокукына ия. Ләкин төп таләп — сыйфат, шунлыктан үз чиратыңны көтү озаккарак та сузылырга мөмкин.
— Жанрлар кытлыгы бармы?
— Пьесалар юк, дип, гадәт­тә, театр режиссерлары чаң сугарга ярата. Әмма драматургларны юк димәс идем. Мәсәлән, соңгы чорда Мөнир Кунафин һәм Салават Әбү­зарның драма әсәрләре республика театрлары сәхнәлә­рендә уңыш белән бара.
Шулай ук балалар әдәби­ятында, гәрчә өч томлы антология дөнья күрсә дә, бер­никадәр бушлык сизелә. Бу — иң авыр өлкәләрнең берсе, тырышып кына балалар язучысы булып булмый, балалар язучысы булып туарга кирәк.
Тагын бер зур проблема — тәрҗемә. Тәрҗемә булмаса, әдәбият үз казанында гына кайнарга дучар. Әле мин чечен язучысы Канта Ибра­һимовның романнарын укыйм. Ул үз халкының 90нчы еллардан алып бүгенге көннәргә кадәр яшәешен, рухи дөнья­сын ачып сала. Тәрҗемә ителмәсә, аны укып булмас иде бит. Тәрҗемә — әдә­бият­ны күрсәтү, әдәби бәйлә­нешләрне ныгыту дигән сүз. Совет чорында тәрҗемә дәүләт карамагында булган, республикада “Агыйдел” дигән махсус серия нәшер ителгән. Бу өлкәгә, һичшиксез, дәүләт тарафыннан игътибар таләп ителә, бигрәк тә яшьләрне тәрҗемә эшенә җәлеп итү, иң яхшы әдәби казанышларны башка халыкларга җиткерү кирәк.
Дөрес, омтылышлар юк түгел. Мәсәлән, Татарстан белән эшләр көйле: “Дуслык киштәсе”ндә ике республика иҗатчылары әсәрләре даими дөнья күреп тора. Мәскәүдә, М. Горький исемендәге Әдә­бият институтында республикадан 8 кеше тәрҗемәче белгечлегенә укый. 2017–19 елларда яшьләр өчен оештырылган илкүләм фестиваль­ләрдә Кристина Андреева җитәкчелегендәге төркемнәр катнашып кайтты. “Литературная газета”да елына ике тапкыр башкортстанлыларга мәйдан бирелә: бер хикәя (күләме 9 мең билгедән артмаска тиеш), өч шигъри шәлкем бастыру мөмкинлеге бар. Теләүчеләр булса, ида­рәгә мөрәҗәгать итү кирәк.
15-16 октябрьдә Башкортстанда Бөтенрусия тәрҗемә­челәр фестивале үтә. Аны шагыйрә Светлана Чураева оештыра. Кунаклар М. Акмулла исемендәге БДПУның Чишмә районындагы “Салих” социаль-мәгариф сәламәт­ләндерү үзәгендә урнашып, теоретик һәм гамәли дәресләр алачак. Тәрҗемәдә көч сынап карау өчен Рәсимә Ураксина исемендәге конкурста катнашкан 55 укучы баланың ши­гырьләре тәкъдим ителәчәк.
— Зәки Арсланович, Сез — әдәбият галиме, тәнкыйтьче дә. Тәнкыйть өлкәсендә бүген хәлләр ничек?
— Тәнкыйть — язучы әсә­ренә ачкыч ул. Заманында Фәрит Исәнгулов әсәрләрен Роберт агай Баемов шулкадәр популяштырган иде. Бүгенге көндә исә язучылар һәм тәнкыйтьчеләр аерымланыбрак яши кебек. Яңарак берничә югары уку йорты укытучысыннан яңа чыккан китап­ларга күзәтү ясауларын үтен­дем. Югыйсә, кайчак 20-25әр ел хезмәт түгелгән китаплар басылып чыга, ә игътибар тими, әсәрләр онытыла, әдәби процесстан төшеп кала. Язу­чыларның үзләреннән дә активрак булулары сорала. Китап чыкты да бетте түгел, аның хакында матбугатта хәбәр бирергә, рекламаларга, очрашулар үткәрергә кирәк, бу — заман таләбе.
— Соңгы чорда әдәби вакыйга булырлык нинди әсәрләрне атар идегез?
— Башкорт телендә иҗат итүчеләрдән Мөнир Кунафин иҗаты игътибарга лаек. Әдәби мәйданга шигырь белән килеп кереп, бүгенге көндә драматургия һәм прозада җиң сызганып эшли, роман жанрын иярли алды. Урыс язучыларыннан Александр Хватков­ның “Яшьләр тавышы” се­риясендә нәшер ителгән “Ритм времени” шигъри җыентыгы шәхсән минем өчен ачыш булды. Татар телле иҗатчылар­дан мәрхүм Мөхәм­мәт Заки­ровның элегрәк чыккан “Кылычка кунган сандугач” китабын югары бәялим. Марат Кәримовның “Агыйдел” журналында басылган көндәлек сәхифәләре кызыклы һәм фәһемле тоела.
— Җәмгыятьтә Сезне нинди күренешләр борчый?
— Күңелне иң кырганы — тел язмышы. Тел кайда бар, әдәбият шунда яши. Тел бетсә, әдәбият та, мәдәният тә саега. Студентлар белән эшләгәч, күренә: әдәби тел генә түгел, сөйләм теле дә ярлылана бара. Һәм бу башкорт телендә сөйләшүчеләр арасында гына түгел, урыс яшьләре сөйләмендә дә күзәтелә. Бәлки, бу хәлнең тамыры 90нчы еллардан ук киләдер. Матди кыйммәтләрне генә алга кую кәефе киң таралу сәбәпчедер... Лексика чикле, синтаксик конструкция­ләр ярлы булганда тел ничек үссен дә, аның аһәңе, нечкә­леге ничек саклансын? Яшь буында сөйләмне үстерү төп мәсьәләләрнең берсе булырга тиештер. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның балалар бакчаларында башкорт телен өйрәтә башларга тәкъдим итүе күңелдә өмет уятты.
Тагын бер күренеш — дөреслек, гаделлек таләп итеп, аерым шәхесләрнең акланмаган адымнарга баруы, үз-үзен һәлак итүе. Поезд астына ташланып кына җәмгыятьне үзгәртеп булмый бит. Урам чоры үтте, бүген күп нәрсәләрне корбаннар аша түгел, демократик юл белән дә хәл итеп була: сөйләшүләр, бәхәсләр аша. Бу яктан каләм ияләре җәмгыять өчен алыштыргысыз хезмәт күрсәтә: халык күңелендә яткан иң тирән уй-фикерләрне иҗтимагый мәй­данга, уртак мәгълүмати кырга чыгара. Әдәбият — халык күңеленең көзгесе һәм әдәбият мәдәният корабының штурвалы ул.
— Иҗатчылар бүген нинди кәефтә?
— Иҗатчы — нефтьче кебек. Тир түкмичә булмый. Хезмәт төбе — сары алтын. Иҗат ләззәтенә хезмәт аша гына ирешергә мөмкин. Бүген күп язучы-шагыйрьләребез матбугатта хезмәт салырга мәҗбүр. Ләкин, ничек кенә булмасын, иҗат беренчел булырга, ул хоббига гына әверелеп калмаска тиештер, дим. Бүген зарланасы түгел, аудитория җитәрлек. Иҗатның төп күрсәткече исә — укучы бәһасе.
— Эчтәлекле җавап­лары­гыз өчен рәхмәт, Зәки Арсланович. Каләм­дәшләрдән йолдыз булып балкырдай талантлы әсәрләр көтеп калабыз.

Дилбәр БУЛАТОВА әңгәмәләште.
Читайте нас