Мин сугыш арты баласы. Дөрес, гарасат ялкыны, аның зәһәр сулышы тәнемне куырмады. Әмма җан... Күрәсең, атам-анам каны аша ул гарасат эчкә, күзәнәкләргә үк сеңгән. Һәм мин инде, ир уртасы булсам да, аның албасты булып үземә кагылуын сизәм. Төшләремдә бастырылам, өнемдә исә тиктомалдан бик еш хисләр, уйлар киеренкеләнә, хәтта аяз көндә дә яшен атуын көткәндәй сагаюлы бер халәттә калам. Шуңадыр да хәзергеләрдәге сыман дан, дәрәҗәгә омтылу, урын яулау гаме тамчы да булмады миндә. Зиннәтле фатир, дача, машина алу кебек хыяллар да башка һич кереп чыкмады. Күңелемне биләгәне, әледән-әле пошындырып торганы — ил-көндәге яшәеш гаме, замандашларның күңел халәте, дөнья вәзгыяте булды. Нишләтәсең, асылымдагы яшәү инстинкты бу — берүк аяз күкне янә сугыш сөреме капламасын... Иминлек, татулык, матурлыкны сакларга кирәк!
Хәер, сугыш афәтләреннән акрынлап арынып, рәтләнеп килгән илленче елларда яшүсмер күңелен җилкеткән хәлләр дә аз булмады. Безне җилкендерүче, канатландыручыларның берсе сыйныфыбызның яраткан мөгаллимәсе Мөслиха апа Нәгыймова иде. Аның сөйләгәннәрен бүгенгедәй хәтерлим мин: “Укучылар, белегез, без әле өйрәнә торган “Намус” романын ил башлыгы Сталин үзе укыган бит. Ул әсәрне бик ошаткан, аны иң югары бүләккә — Дәүләт премиясенә тәкъдим иткән һәм дөньяның зур телләренә тәрҗемә итәргә кушкан”. Бу инде безнең өчен Ньютон законыннан һич ким булмаган ачыш иде. Мәктә-бебездә балалар саны күп булгач, урта һәм югары сыйныфларда төштән соң укырга туры килде. Ул көн вагы-төяге белән әле дә күз алдымда тора... Мәктәп-кә җыенам, ә Мәскәү радиосы Габдрахман Әпсәләмовның “Сүнмәс утлар” романыннан өзекләр яңгырата. Урысча булса да, татар кешеләренең гамәлләре, уйлары, сөйләшүләре күңелгә май булып ята... Инде бәрәңге ашап, чәй эчелгән, өс-башка киелгән, ә мин һаман радио тыңлыйм, могҗизага сөенәм. Мәскәүдән безнең язучының әсәрен укысыннар әле! “Бар инде, укуыңа соңлыйсың бит, хыялый!” — дип әни кырыслангач кына ишек тоткасына ябышам.
Муса Җәлилнең тоткынлыктагы батырлыгы һәм рухландыргыч иҗаты өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелүе һәм Ленин премиясенә лаек дип табылуы да төпкелдәге авыл малаеның туган теле, әдәбияты белән горурлану хисен күкнең җиденче катына күтәрде. Әйе, безне үстергән заман, туган төягем язучы, шагыйрьләргә, рух узаманнарына гына түгел, җырчы, көйчеләргә, сәхнә йолдызларына да тирән хөрмәт, ярату хисен тәрбияләве белән аерылып торган икән... Мишәрләр эчтән үтә дә хисчән, йомшак бәгырьле, сүз кадерен белә, җыр ярата торган кавем. Аралашу офыгын киңәйткән “радио” дигән нәрсә көнкүрешкә килеп кергәч, авылыбыз өйләренә генә түгел, урамнарга да репродукторлар элде. Тормыш кинәт бизәкләнде, могҗизаның барлыгын раслады. Эфирдагы зиннәтле сүз, җыр, көй күңелләрне ямьләп җибәрде. Дөнья кинәт үзгәрде! Көтү куган мәлдә үк телгә килгән Уфа радиосы (Башкортстан ике сәгатькә бездән алда уяна) Бөгелмә артындагы Лашман халкын да ихлас сәламли, җыр-моң тарата. Әллә нинди сер, тылсым бар озын, сузынкы башкорт көйләре, җырларында! Табигатьнең үз тавышын, үз хәрәкәтен сынландырган камыш курай, кыл кубыз яңгырашын әйтәсеңме, яисә кобаер, мөнәҗәтләрдәге кеше җаны, рухының әллә кайсы борылышларына, яшерен почмакларына кадәр үтеп кергән һәм һәр яшәү рәвешендә бакыйлык кануннарына буйсыну барлыгын искәртеп, сине мәңгелек агышына кушылып, керсез, риясыз гомер кичәргә чакырган лирик аһәңне әйтәсеңме — халык бик яратты. Шаманнарныкы кебек шалтыравык заман ритмына иярмәве, “үзгәреш җилләре”нә бирешмәве белән дә ул халыкка кадерле, дип өстәргәдер бәлки? Кыскасы, һич арттыру юк, Фәридә Кудашева, Мәгафур Хисмәтуллин, Гомәр Әбделманов, Мәгъфирә Галиева, Илфак Смаков сыман сәнгать осталары эфирга чыкса, безнең халык, олысы-кечесе, эшен ташлап радиоалгычлар янына елышты. Җырның, чынлап та, дәвалау сәләте бар икән шул! Катарсис тудырып, сагыш-сулкылдау, сөенү-елмаю, йөрәктәге боз-ташны эретеп, юып җанны сафландыру юлы белән дәвалый бит ул...
Апалар, әбиләр, өлкән яшьтәге ир-аттагы сыман, минем йөрәккә боз-таш утырырга өлгермәгән, күрәсең, сулкылдамый. Әмма күңел кылларына килеп кагылган җыр мине һәрчак хыялга батыра. Кояш чыгышыннан килгән моңнарны тыңлап, әбиләрнең йомшак чал чәчедәй кылганлы, рәшәле киң далада йөрим, кымыз бияләрен, башбирмәс чаптарларны күзлим. Шоңкарлар чаңы астында Урал кыяларына күтәреләсе, мүкләнгән күк ташына утырып, мәһабәт зәңгәрсу манзарага текәлеп күңелне хушландырасы килә. Суы салкын, дулкыны алкын Агыйделкәй нинди икән, аны да күрәсе иде! Салаваттай батыр, кыю, җиңел сөякле башкорт егетләре әле дә далада җир тетрәтеп ярсу атлар-чаптарларда җилдерәме? Ә башкорт кызлары ниндирәк икән? “Әй душа мой, душа мой, билдә каеш бушамай, тегене эшлим, моны эшлим, кашым кара, билем нечкә, кай җирләрем ошамай?” дип тәтелдәп торган кыз алчактыр, тапкыр телледер, мөгаен... Егетләр йөрәген яндырмый калмас мондый сылу...
...Сызылып киткән кара мыек
Буялган мыек икән...
Буялган мыеклыларга
Ышану кыен икән...
Беркөн озата килде дә
Әллә кая югалды, —
дип уфтанучы чибәрләр дә бар, югыйсә...
Җырдагыча “Уфа юллары такыр” булса да, әкияти илгә барып чыгар сәбәп, мөмкинлек табылыр микән?
Дөрес, Христофор Колумб кебек океаннар кичәсе түгел дә соң, әлегә ун чакрымлык Чирмешәннән дә ары чыгып китә алмаган мишәр малаена илгизәрлек бәхете каян тәтесен? Кыскасы, менә шундый самими уйлар, йөгәнсез кичерешләргә чумып, мин ерактагы башкорт илен романтик бизәкләр белән күзалладым. Бәлки ул күпләрнеке кебек минем аңымда да һаман шундый төстә калыр иде. Урта мәктәпне тәмамлар алдыннан ямьле бер яз иртәсендә яраткан радиобыз күңелемә бик үзгә тоелган җыр яңгыратты. Авторларын искәрмәдем, әмма атамасы хәтергә сеңде: “Авылымның айлы кичләре”... Тәннән сөенечле елдырам үтте. Әсәр, Мөслиха апабыз теле белән әйткәндә, чын реализм, типиклыкны гәүдәләндерү үрнәге. Әйе, җырдагы лирик герой кичерешләрен үз йөрәгемдә дә тоям бит. Әйтер-сең лә, ул, ерактагы Башкортстан егете, минем игезәгем! Туган авылым Лашманны мин дә аның үз авылын яраткан кебек яратам, айлы кичләренә гашыйкмын бит:
...Урамында тәмле булып аңкый
Яңа пешкән икмәк исләре,
Иркәләнә гармун моңнарында
Авылымның айлы кичләре...
Бу әсәр авыл өстенә генә түгел, минем күңелгә дә балкып торган ай элде. Шуның яктылыгында мин Башкортстан җырларын да яңа омтылышлар белән тыңлый, бәяли башладым. Бәхеткә, ике халыкның күңел уртаклыгын, рухи кар-дәшлеген раслаган җырлар белән танышу дәвамлы булды. Гыйлемдар Рамазановның “Имәннәр шаулый”, Әкрам Даутовның “Әниемә хат” җырлары безнең авыл өстендә дә яңгырый башладылар...
Зур фанер чемоданны күтәреп тәү тапкыр олы дөньяга чыгар өчен таш юлдагы тукталышка килеп баскан мәлдә Башкортстан радиосы Казанныкы белән чиратлашып авыл өстендә ял концертын яңгырата иде. Күңел йомшарды. Алдагысын күзаллап туган нигез, аунап-тәгәрәп үскән яшел чирәмле Җир-ана белән хушлашканда, сабан тургаедай биектә, баганада җыр-моңнарын сибеп торган радиоалгычка да эндәшми кала алмадым: “Рәхмәт сиңа, рухи кардәш! Сине тыңлап җаным нурланды, игезәгемне таптым, дөньям киңәйде. Инде хушлашыйк. Зур һөнәрләргә ия булыр өчен безнең халык Казанга юнәлә. Җырчы, музыкант, язучы, артист булырга теләгәне дә бит шунда юллана. Ай-һай, ыгы-зыгылы, шанлы, һавалы бу калада ишетә, тыңлый алырмын микән мин сине, төпкелдәге төягемә килеп сердәшкә әверелгән юлдашым?!”
* * *
Совет заманында кеше бәхетенә карата өметле һәм ышанычлы караш тудырырга теләп, язмыштан узмыш бар, дип раслаучы гуманистлар байтак булса да, борынгылар сабагы минем үземә төплерәк тоела. Тәкъдиреңә ниләр язылса, шуны күрәсең. Язмыштан узмыш булмый... Хәер, язмышны үземчә ясыйм, дигәне дә, үзеннән дә биегрәк сикерә алмый шул; хәятнең утырган кануннары хөкеменә юлыгып, үзенең булмышына кайтарыла һәм үзенә тиясен ала... Бар ул, бар, шәригать кануннарыннан узалмый тәкъдиргә буйсынып яшәү. Мине аеруча шунысы гаҗәпләндерә — язмышыңны Хак Тәгалә генә түгел, ә үз асылың да шулай әтмәлләп, коеп куя бит!
Казанда үз заманында Ленин укыган университетны тәмамладым. Аннары керәшеннәр авылы Федотовкада ике ел мөгаллимлек иттем. Соңрак аспирантура, диссертация өстендә эшләү. Инде фәнни эшкә дәгъва кылган яшь галимне СССР халыклары әдәбиятлары буенча белгеч ясап Кыргызстанга, Ош шәһәрендәге педагогия институтына җибәрергә җыеналар. Ашау байдан, үлем Ходайдан, дип мин карышмыйм, документлар әзерләп ятам. Тик көенечкәме, сөенечкәме, дигәндәй, Чыңгыз Айтматов иленә, Ыссык-күл якларына мөгаллим булып бару миңа насыйп булмады. Хәер, барыбер заманында казах, кыргыз далаларын иңләп балалар укыткан Галимҗан Ибраһимов сыман ят тормышны өйрәнеп “Казакъ кызы” шикелле мәшһүр роман яза алмас идем. Чит-ят туфракта югалуда нинди мәгънә бар? Әлеге рәсми ният килеп чыкмагач, мине тиз ара кулга юллама биреп Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасына җибәрү мөмкинлеген таптылар.
Болгавыр заман. Тик хәтәр вәзгыять мине куркытмады. Үз төбәгемдәгеләрнең шәҗәрәләрен ныклап өйрән-гән кешемен. Мишәр заты элек-электән, начармы, яхшымы ил хакименә, бөек әмергә буйсынып килә. Русия патшасының зур-зур йомышларын үтәгән күндәм, әмма башына төшкән авырлыкларга бирешми, әмәлен табып эшли, хәятен төзи торган иҗтиһадлы халык. Шуның өстенә күңелдә бик яшьли тамырланган хыялны да таптап узалмадым: “Җырлы-моңлы башкорт илен күрергә бик ымсынган идең бит, йә инде, теләгеңә иреш, илгизәр җаным”, — дип мин Башкортстандагы иң зур, мәртәбәле уку йортының ишеген ачтым.
Сәгыйдулла ХАФИЗОВ,
филология фәннәре кандидаты, Башкортстан һәм Русия Язучылар берлекләре әгъзасы,
Татарстан Язучылар берлегенең Җамал Вәлиди исемендәге
премиясе лауреаты.
(Дәвамы бар).