+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
8 декабрь 2020, 12:25

Озак сайра, сандугач!

Шагыйрә Нәҗибә Әминевага — 75 яшь.

Шагыйрә Нәҗибә Әминевага — 75 яшь.
Нәҗибә Әминева... Шигърият дөньясына үткән гасырның икенче яртысында килеп кергән һәм тиз арада күпләрнең күңелен әсир иткән үзенчәлекле шагыйрә... Нәҗибә ханымның шигырьләрен беркемнеке белән дә бутап булмый. Һәркем күңелендә яткан уйларны,
хис-кичерешләрне, борчу-шатлыкларны гади һәм тормышчан, зәвыклы шәһәр интеллигентларының да, авылда гомер кичерүчеләрнең дә күңеленә үтеп керерлек итеп,
шигъри юлларга салып әйтеп бирә ул.
Гадәттә, шигърият күгенең биеклекләренә күтәрелә алган шагыйрь һәм шагыйрәләр авылда туып үсә һәм... шәһәрдә төпләнә. Ә менә Нәҗибә Әминева — гомере буе туган төбәгенә тугры булып, туып-үскән авылында гомер кичереп иҗат итүче шагыйрә. Шәһәр читлегенә эләгеп,
иркенлекне, туган ягын сагынып сайраучы сандугач түгел ул, шул иркенлектә яшәүче, табигатьнең сихри гүзәллеген тоеп сайраучы сандугач ул!
40 ел (!) буе җиңелләрдән булмаган мөгаллимә хезмәтен башкаручы, авыл тормышының бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләрендә кайнап яшәүче, өч бала тәрбияләп үстергән бу ханым ничек соклангыч шигырьләр иҗат итәргә, укучыларына дистәдән артык китап бүләк итәргә өлгергән, дисезме? Җавап гади – бар булмышы белән шагыйрә ул.
Шунысы игътибарга лаек – Нәҗибә Зәкәрия кызы бар яклап – гаилә учагы җылысын саклый белүче соклангыч хатын һәм үрнәкле әни (өч баласы да югары белем алып, тормышта үз урыннарын тапкан), ихтирамга лаек мөгаллимә, Башкортстанның атказанган укытучысы һәм зәвыклы шагыйрә буларак та матур үрләр яулаган, зур уңышларга ирешкән кеше.
“Кызыл таң”да ярты гасыр дәвамында басылып килүче, гәзитебезнең даими авторы,
яраткан шагыйрәбезгә шушы көннәрдә 75 яшь тула. Нәҗибә Зәкәрия кызын чын күңелдән
матур юбилее белән тәбриклибез һәм озак еллар илһамланып иҗат итүен, сау-сәламәт булып, шатлык-сөенечләргә төренеп яшәвен телибез!
Сүнмәсен күңелең кояшы...
Кулымда Нәҗибә Әминеваның быел сентябрьдә “Китап” нәшриятында басылган “Кил син, бәхет!” китабы. Мин аны берничә тапкыр укып чыктым. Ә һаман да укыйсы килә! Ничек итеп Нәҗибә апа минем күңелдәге уйларны, кичерешләрне белгән дә, аларны оста итеп шигъри юлларга сала алган икән дип сокланам. Хәер, болай уйлаучы бер мин генә түгел, күп авылдашларым, хезмәттәшләрем дә шулай ди. Әйе, Нәҗибә Әминева кеше психологиясен, тормышны бар тирәнлегендә аңлый белүче каләм остасы, чын шагыйрә шул.
Нәҗибә апа белән без озак еллар бер коллективта эшләдек. Һәммәбез өчен үрнәк булырлык, белемле һәм зәвыклы, соклангыч укытучы булды ул. Нәҗибә апаның ачык дәресләрен карарга керергә теләүчеләр һәрвакыт күп булды, чөнки ул дәресләр осталык үрнәге, белем бирүнең гаҗәеп матур, үзенчәлекле ысулы иде. Нәҗибә апаның укучылары чын артистлардан калышмаслык итеп татар әдипләренең шигырьләрен сөйли, әдәби әсәрләр сәхнәләштерә, соклангыч иншалар яза, матур итеп иҗади фикерләүләре белән аерылып тора иде. Нәҗибә апа укыткан елларда безнең Әхмәт мәктәбенең даны еракларга таралды, бөтен республикага яңгырады. Аның укучылары районда гына түгел, республика олимпиадаларында күп тапкырлар җиңү яулап, Башкортстан вузларының филология факультетларына (татар теле һәм әдәбияты бүлегенә) имтихансыз керүгә ирешә алды. Нәҗибә апа шәкертләре Башкортстанда гына түгел, Татарстанда, Казан шәһәрендәге олимпиадаларда катнашып та, матур уңышларга иреште. Нәҗибә Зәкәрия кызы укыткан елларда мәктәбебездә күп тапкырлар фәнни-гамәли конференцияләр үтте, анда катнашучылар сәләтле туган тел укытучысының ачык дәресләрен карап, югары бәя бирде, белем йортыбызның дәрәҗәсе күтәрелде. Нәҗибә апаның мәктәпне ямьләп укытучылык иткән еллары сагынып сөйләргә генә калды инде...
Сер түгел, мәктәбебездә эш башлаучы яшьләрнең күбесе Нәҗибә апага охшарга тырыша иде. Ул белем бирү дәрәҗәсе белән генә түгел, укытучыларга хас матур итеп киенә белүе, үз-үзен тотуы, сөйләшүе-аралашуы белән дә күпләргә үрнәк булды. Шул ук вакытта аңардан ниндидер бер ихласлык, хәтта беркатлылык бөркелә иде. Чын шагыйрәләр нәкъ шундый булырга тиештер ул!
Их, ул шигырьләр... Борчу-сагыш тулы минутларда да, шатлык-сөенеч кичергән мизгелләрдә дә Нәҗибә апаның шигырьләр китабын кулга аласы килә. Чөнки нинди генә вакытта аның китабын ачма, күңелдәге хис-кичерешләреңә аваздаш юллар табасың... Мәсәлән, “Гади түгел” шигыре:
Үз холкы, үз сыйфаты бар
Безнең бөтенебезнең.
Кайберебез куркаграк,
Кайберебез батыр безнең.
Кайберебез ялкаурак,
Кайберебез тырыш безнең.
Һәммәбезгә бер остаз, тик
Остазыбыз – Тормыш безнең.
Ул остаз да кайчак гадел,
Кайчак бик гадел дә түгел...
Мәсьәләсе кайчак гади,
Кайчак бик гади дә түгел.
Кайбер шәкертен барыбер
Яратарак төшә шул ул.
Мәсьәләне аның өчен
Кайчак үзе чишә шул ул.
Кайчак остазга хәйләле
Карый белә шәкерте дә,
Мең холыклы остазына
Ярый белә шәкерте дә...
Хәйләм юк. Һәм остазның да
Мин түгел күзе төшкәне –
Бүгенгәчә юк данымның,
Юк малымның җитешкәне.
Шәп түгел кыска гомердә
Бу дан, мал дип тырышу да...
Гади түгел шәкертләр дә,
Гади түгел тормышы да...
Я, әйтегез, кайсыбызның үзен тормышның бик яратып бетмәгән шәкерте итеп хис иткәне юк?! Гәрчә, кайберәүләр сезнең хакта нәкъ киресенчә уйласа да...
Мин Нәҗибә апага һәрвакыт сокландым һәм гаҗәпләндем. Укытучы хезмәте — бөтен булган вакытны ала торган, җаваплы, авыр хезмәт. Бу хез­мәтне лаеклы башкарырга һәм шул ук вакытта шундый соклангыч шигырьләр иҗат итәргә ничек мөмкин соң?! Өстәвенә, гаилә, балалар, авыл тормышы... Башта бер-бер артлы дөньяга килгән балаларын үстерсә, соңыннан оныклар мәшәкатенә чумды Нәҗибә апа. Һәм, әлбәттә, нәнәй образы да аның иҗатында матур чагылыш тапты. Шагыйрәнең кайгыртучан Ана, хәстәлекле нәнәй булуы иҗат җимешләрендә ярылып ята. Мәсә­лән, “Аналарга теләк” шигыре:
Барысы йоклый.
Куанычтан иртүк
Торып бастым бер мин.
Бу иртәдән рәхәт иртәне мин
Бик күптән белмим...
Балаларым якын гына ята,
Оныкларым монда.
Моннан зуррак бәхете дә бүген
Юк миңа, чын да.
Риза-канәгатьмен
тормышымнан
Һәм тынычмын бик.
Шулай һәр көн бергә генә яшәп
Булмый икән ник?
Балаларым,
оныкларым дип, мин
Нишләргә белмим.
...Балалар дип,
оныклар дип янган
Түгелдер бер мин.
Мин кичергән хисне кичерүче
Аналар сансыз.
Яшәүләрең яшәүмени инде
Көтү-сагынусыз?!
Балалар, оныклар...
Барыбызга
Алар бик якын.
Көтәсең:
“Уф, кайчан гына
Кайтырлар тагын?..”
Сау кайтсын да алар,
Без гел сөенеп
Күрешсәк иде.
Бар аналар шул бәхеткә –
Зур бәхеткә
Ирешсә иде!..
Гомумән, Нәҗибә апаның һәр шигырен тормышыбызда мисал итеп китерерлек. Аның иҗат киңлеген бер мәкаләдә генә ачып бирү мөмкин тү­гел. Иң яхшысы – китабын үзеңә алып уку һәм күңелеңә бетмәс илһам, юаныч табу.
Искә алганыгыз бардыр, тормышта соклангыч парлар бар. Юк, андыйлар­ның гомер юллары бер киртәсез, шома гына дип уйламагыз. Ләкин алар шул киртәләрне дә бергә кулга-кул тотынышып үтә, авыр хәлләрдә дә бер-берсенә терәк-таяныч була белә. Нәҗибә апа белән Рәфит абый нәкъ шундый пар иде. Алар гомер буе бер коллективта эшләде, балаларын лаеклы тәрбияләде. Күпләргә остаз булган, белемле, чын интеллигент Рәфит абыйның вафатына да дистә елдан артык вакыт үтте. “Без икебез бер кояш” дип искә алган иде Нәҗибә апа шигырендә хәләлен. Шулай да “ярты кояш” булып калган Нә­җибә апаның җылысы күңеллә­ре­безне эретерлек итеп җылытырлык әле. Безнең Кушнаренко районының горурлыгы булган талантлы, соклангыч авылдашымның күңел кояшының озак балкуын, яңа­дан-яңа иҗат җимешләре белән сөендерүен телисе килә.
Фәридә Арсланова,
Башкортстанның атказанган укытучысы, РСФСРның мәгариф отличнигы, педагогия фәннәре кандидаты.
Читайте нас: